"Су тамчысы сәяхәте" кызыклы, мавыктыргыч әкият. Су тамчысының дөнья буйлап сәяхәтендә табигый күренешләрнең төрлесе чагылып үтә.
Вложение | Размер |
---|---|
su_tamchysy.docx | 13.44 КБ |
Су тамчысы cәяхәте.
Яшәгән, ди, булган ди кечкенә генә су тамчылары. Алар диңгез дулкыннары өстендә сикерешеп уйныйлар, икенчеләре агач яфракларында ялтырап яталар, өченчеләре җирдә яшиләр. Ә зәңгәр күк йөзендә якты кояш елмая.Тамчылар кояш нурларына сәлам бирделәр һәм җиңеләеп өскә таба оча башладылар. Алар биеккә – биеккә күтәрелделәр. Ә һава һаман суына барды. Су тамчылары бик нык өшеделәр һәм кечкенә генә бозчыкларга әверелделәр. Алар бер - берсе белән кочаклаштылар һәм зур болытка утырдылар. Болытка яңа тамчылар килә тордылар, болыт зурайганнан – зурая барды һәм җир шары буйлап йөзеп китте. Тамчылар кулга – кул тотынышып, кар бөртекләре булып куыша – куыша, бии –бии җир өстенә коелдылар. Аларны күреп балалар шатландылар, кар атышып уйнадылар. Кар бөртекләре диңгезгә, елгага,өй түбәләренә, агачларга төштеләр һәм бөтен дөньяны матур, сихри аклыкка күмделәр.
Ямьле яз җиткәч, алар яңадан су тамчыларына әйләнәчәкләр һәм сәяхәтләрен дәвам итәчәкләр.
Миргалиева Азалия
Просто так
Лист Мёбиуса
Ветер и Солнце
Сочинение
Белый лист