"Хезмәт" газетасында басылган мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
Тормышка гашыйк кыз бала | 35 КБ |
Тормышка гашыйк кыз бала.
Һәрберебез өчен кояш чыга,
Һәрберебез өчен таң ата.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
Әйе, бу дөньяда һәрбер кеше бәхеткә лаек. Без, гарип булмаган кешеләр, үз аягыбызда йөрүне, күрү, ишетү сәләтләрен күп вакыт бәхеткә санамыйбыз. Һаман нәрсәгәдер ачуланабыз, сукранабыз, бер-беребезне ишетмибез. Ә бит чынбарлыкта, бу – иң зур бәхет! Таза – сау кешенең бу тормышта мөмкин-лекләре бик күп. Ул теләгән җиренә бара ала. Күзләре күргән кеше бу дөнья-ның бөтен матурлыгын күрә ала. Матур итеп таңнар атканын, кояш баюын, йолдызлы-айлы күкләрне, җем-җем иткән кар бөртекләрен күреп куана ала ул.
Ләкин бу тормышта бар нәрсә дә кешеләр теләгәнчә генә түгел шул. Тор-мышның үз кануннары бар. Бармаклар тигез булмаган кебек, кешеләр дә бер төсле булмыйлар. Әмма, минем уйлавымча, барыбер тормышны яратырга кирәк.
Минем бу тормышны бик-бик ярата торган, рухи яктан көчле булган бер кыз бала турында язасым килә. Аның исеме – Эльвина. Аңа унике яшь. Ул безнең кебек гап-гади кыз бала, безнең яшьтәшебез. Безнең кебек үк мәктәп-кә дә йөрергә тиеш ул. Ләкин Эльвинаның бер генә көн дә мәктәпкә укырга барганы юк, чөнки тумыштан аяклары авырта аның.
Без, 6 нчы “А” сыйныфы укучылары, гел аның янына барып торабыз. Эль-винага мәктәп яңалыкларын, кызыклы хәлләрне сөйлибез. Ул укый да, яза да белә. Эльвина безнең килүне бик шатланып көтә. Минемчә, без аның тормы-шына күпмедер яктылык өстибез. Ул – бик шат күңелле кыз. Эльвина бер минутын да бушка уздырмый. Матур итеп бәйли, күп укый. Ул һаман яңа-лыкка, үзгәрешкә омтыла, бик кызыксынучан. Эльвина бервакытта да язмышына зарланмый. Мин, Эльвина янына барган саен, аның көчле шәхес булуына чын-чынлап сокланам. Мөмкинлекләре чикле булса да, бу тормыш-тан матурлык һәм ямь табып яши белә. Бүгенге катлаулы тормышта үз урынын табарга тырыша бу чиста һәм саф күңелле кыз. Менә нинди ул Балтач кызы Эльвина!
Альбина Сабирҗанова
Балтач урта гомуми бе-
лем бирү мәктәбенең
6нчы А сыйныфы укучы-
сы
Заявка
Укучының фамилиясе, исеме | Туган елы | Районы | Мәктәбе | Мәкаләнең темасы | ИНН | Страховой танык-лыгы номеры | Йорт адресы (ин-дексын күрсәтеп) | Паспорт мәгълүмат лары(серия,номер,, | Уытучының фами-лиясе, исеме,әтисе-нең исеме) |
Сабирҗанова Альбина | 20.10.1996 | Балтач районы | Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе | “Тормышка гашыйк кыз бала” | - | - | 422250 Балтач ш.т.п. Төзүчеләр урамы , 3 нче йорт, 7 нче кв. | I- ИР № 324526 (туу турында таныклык) | Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы |
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Как зима кончилась
Твёрдое - мягкое
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
По морям вокруг Земли