Укучыларның әниләр турында язган хикәяләре.
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_turynda_-balalar.docx | 13.45 КБ |
Актаныш районы
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яза.
Әнием.
Дөньяда иң кадерле кеше – Әни. Минем әниемнең исеме Ләйсән. Ул 1984 нче елның 6нчы апрелендә Актаныш районы Меңнәр авылында Раушания белән Исмәгыйльгаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, үрнәк укучы булган. Әнием читтән торып Минзәлә педагогия көллиятендә укып укытучы һөнәрен үзләштергән. Хәзерге вакытта авылда китапханәче булып эшли.
Әниемнең бер белмәгән эше дә юк. Әни бәйрәм саен миңа берсеннән -берсе матур күлмәкләр тегә. Әнием мине төрле һөнәрләргә өйрәтә. Без аның белән бергәләп тегәбез, бәйлибез, ашарга пешерәбез. Мине әле ул сәхнә һөнәрләренә: җырларга, биергә дә өйрәтә. Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам. Аңа исәнлек-саулык, бәхет телим.
Мотавалова Әлфия, 3класс.
Иң якын кешем.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә.Аларга булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне бик ярата, тигез күрә.Минем абыем, апам үстеләр инде, аерым яшиләр. Мин төпчек кыз. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, ярдәмчел итеп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләреңне хәтеремдә саклармын. Сәламәт булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә, әнием!
Хамзина Наилә, 3класс.
"Морская болезнь" у космонавтов
Вокруг света за 80 дней
Красочные картины Джастина Геффри
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Хитрость Дидоны