Хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
Хикәя | 14.68 КБ |
хикәя
Алия бик матур кыз. Ул 5 нче сыйныфта укый. Алия гаиләдә бер генә бала. Шуңа күрә аны әти-әнисе дә, дәүәнисе, дәүәтисе дә бик яраталар, иркәлиләр.
Тиздән Алиянең туган көне җитә. Ул туган көненә дус кызларын чакырачак. Алсуны, Гөлияне, Фәридәне, Гөлфияне, Энҗене чакырыр. Аларның әти- әниләре байлар, әйбәт бүләкләр дә китерерләр. Ә менә Гөлнурны чакырыргамы икән? Ул әнисе белән генә яши. Киемнәре дә байдан түгел. Ярар инде, әйдә килсен, бер ул гына читтә торып калмас бит.
Менә көтеп алган көн дә килеп җитте. Алия, әнисе белән, бик матур өстәл әзерләде. Ул, тәрәзәдән карап , дус кызларын көтте. Әнә, урам башында, аның бергә укыган сыйныфташ кызлары күренде. Алия, аларны каршыларга, урамга йөгерде. Менә кызлар, көлешә-көлешә, өйгә килеп керделәр. Кызлар аны туган көне белән котладылар, матур теләкләр теләделәр. Алсу бик матур ваза, Гөлия матур алкалар, Фәридә хуш исле розалар, Гөлфия кыйммәтле ислемай, Энҗе матур сумка бүләк итте. Ә Гөлнур, читенсенеп кенә, Алиягә бер китап сузды. Аңа китап ошамады, әлбәттә. “Фу, нәрсәгә инде бу миңа, мин барыбер китап укымыйм бит,” –дип уйлады ул эченнән. Кызлар туган көндә төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алия бу китапны ачып та карамады һәм аның турында шул ук көнне онытты.
Беркөнне , татар теле укытучысы, Фәния Мансуровна кызыклы өй эше бирде. Кем күбрәк татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен белә, язып алып килә, шул бишле ала, җиңүче була. Алия борчуга төште. Кайдан табарга инде бу китапны , шундый тиз арада? Ул ашыгып өенә кайтып керде дә чишенергә дә онытып китап киштәсен актара башлады. Менә аның кулына, теге вакытта Гөлнур бүләк иткән китап килеп керде. Анда “Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәре” , -дип язылган иде. Алия, шатлыгыннан кулларын чәбәкләп, сикерә башлады. Аның , шундый кирәкле бүләк биргәне өчен, Гөлнурны кочаклап ,чын күңеленнән рәхмәт әйтәсе килде.
“Биргәннең битенә бакма”,- дип юкка гына әйтмәгән шул халык.
Хөсәенова Әдилә 5 нче сыйныф
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
3 загадки Солнечной системы
Свадьба в Малиновке
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Извержение вулкана