Уку дәресләрендә балаларның сөйләм телен үстерүгә игътибар итәргә тырышам. Алар белән әкиятләр, хикәяләр иҗат итәбез. Уңышлы чыкканнарын район балаларының махсус газетасына җибәрәбез.
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_kone_gorlp_utte.docx | 15.37 КБ |
Әниләр көне гөрләп үтте.
Без быел гына мәктәпкә килдек. Мәктәптә безгә бик ошый. Укытучыбыз Рузия Габделбаровна белән бик тырышып укырга һәм язарга өйрәнәбез. Дәрестән тыш вакытларда уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз, кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Төрле уен- ярышларда, конкурсларда, кичәләрдә катнашабыз.
Күптән түгел “Әнкәй – җирдә иң зур кеше” дип аталган бәйрәм үткәрдек. Башта бәйрәмгә зурлап әзерләндек. Иң алдан сөекле әниләребезгә үз кулларыбыз белән бүләкләр әзерләдек. Яхшы шигырләр, матур җырлар, кызыклы биюләр өйрәндек. Барысы да әзер булгач, әниләребезне кунакка чакырдык.
Бәйрәм бик күңелле узды. Мәктәптәге барлык укучылырның да әниләре килгән иде. Алар көлешә- көлешә безнең чыгышны карадылар. Күңелләре бик шат иде. Димәк, бәйрәмебезгә әйбәт әзерләнгәнбез.
Нигәмәтҗанова Әдилә, 1 нче сыйныф укучысы.
1 сыйныф укучылары.
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
По морям вокруг Земли
Пятёрки
Любимое яичко