Автор җырларындагы кош образларының бирелешен тикшерү. Анда татар халык җырларында мөрәҗәгать ителә торган сандугач, былбыл, аккош, киек казлар, карлыгачлар телгә алына.
Вложение | Размер |
---|---|
no1_publikatsii_uchashchikhsya.docx | 18.21 КБ |
“Автор җырларында кош образы”
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе” 11”а” сыйныфы укучысы Миннеәхмәтова Айзиләнең чыгышы.
Хәерле көн! Без сезне “Автор җырларында кош образы” дип аталган фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре белән таныштырырга телибез.
“Җыр - халык лирикасының иң киң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган поэтик-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр”, димәк, җыр ул халыкның хис-кичерешләрен ачып бирүче сәнгать әсәре. Җырларны фольклор һәи әдәбият галимнәре Марсель Бакиров, Илбарис Надиров, Ким Миңнуллин һ.б. өйрәнә, аларның эчтәлеген, поэтикасын тикшерүгә күп көч куя.
Бүгенге ФМ радиоларында нинди генә җырлар яңгырамый. Аларның кайберләрен тыңлагач, колаклар авырта башлый. Җыр текстлары рифма өчен генә тезелгән, аларда халыктан килгән матур образлар бөтенләй юк дип әйтерлек. Шуңа без җыр текстларын тикшерегә теләдек. Нәкъ менә кош образларына мөрәҗәгать иттек.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты: автор җырларындагы кош образларының бирелешен тикшерү. Хәзерге көндә иҗат ителгән җырларның текстлары аерым китап булып басылмаган. Шуңа күрә без Узган гасыр урталарыннан 90нчы елларына кадәр иҗат ителгән, ретро җырлар кергән җыр текстларын өйрәндек.
Халык иҗатында образлар системасы бик төрле, ләкин аларның барысы да халыкның яшәү рәвеше, аны әйләндереп алган тирә-як мөхит белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә бу образлар халыкның милли рухын күрсәтеп тора дип тә әйтә алабыз. Җырларның образлар системасын берничә төркемгә бүлеп карарга була. Алар түбәндәгеләр: хайваннар дөньясы; үсемлекләр; табигать күренешләре; географик атамалар.
Җырларда хайваннар дөньясын чагылдырган образлар аеруча күп. Бу төркем үз эчендә дә ике бүлеккә бүленергә хаклы. Алар: кошлар, җәнлек-хайваннар. Халык җырларындагы образлар системасы инде шактый өйрәнелгән. Җырлар хакындагы хәзмәтләрдә без моны күрдек. Шуңа күрә үзебезнең фәнни-тикшеренү эшендә автор җырларына игътибар итәргә булдык.
Автор җырлары – билгеле бер авторлар тарафыннан иҗат ителгән профессиональ сәнгать әсәрләре. Аларның барлыкка килүе язма әдәбият барлыкка килү һәм үсү белән тыгыз бәйләнештә. Профессиональ җырларыбызның дөньяга чыгуы үзган гасырның 20нче еллардагы сәхнә әсәрләренә бәйле. Әмма, күп тә үтми, спектакльләрдә яңгыраган шул җырлар тәэсирендә мөстәкыйль әсәрләр туа башлый, һәм 30нчы елларда инде алар аеруча киң тарала. Ә 1934-1936нчы елларда исә әлеге җырлардан торган “Безнең сафлар җыры” исемле җыентыклар да басылып чыга. Аларның беренчесен шагыйрьләр Нур Баян һәм Хәсән Туфан төзегән.
Без карап чыккан җырлар арасында иң күзгә ташланганы кош образы ул – сандугач. Сандугач төрле максатларда кулланыла. Күбесенчә, сандугач гашыйк булган кешенең сөйгән ярын белдерә. Сандугач образының тагын бер киң таралган вазифасы – туган җирнең матурлыгына соклану, гүзәллеген мактау.
Татар халык җырларындагы кебек үк. Кайбер очракларда авторлар сандугачны ялгыз калган моңлы бер кешенең юлдашы итеп бирәләр.
Сандугач образына бик якны торган бер образ – былбыл. Былбыл күп вакыт сандугач атамасын алыштырып килә, “күп кенә телләрдә дә төрле фонетик вариантагы былбыл атамасы сандугач мәгънәсендә йөри” дип билгели Ким Миңнуллин, Былбыл образы, инде алда билгеләп үтелгәнчә, сандугач кебек үк мәхәббәт җырларында очрый. Ким Миңнуллин былбыл белән сандугач образларының, татар халык җырларындагы кебек үк, парлап бирелү очраклары да барлыгын әйтә. Ул: “Саҗидә Сөләйманованың “Туй җыры” (Ш.Кашапов көе) әсәрендә исә былбыл образы метафора булып килә, ягъни кияү белән килен пар былбыллар итеп сурәтләнә:
Ай-кояш йөзләре,
Кояшлы көзләре ...
Кавышкан, табышкан
Пар былбыл үзләре.
Автор җырларында еш очраган кошларның тагын берсе – аккош. Аккош – борын-борыннан сөйгән ярларны символлаштыручы образ булып тора. Җырларда да шул ук вазиваны үти. Әмма күпчелек очракта аккош бәхетле парларны түгел, ә ялгыз калган кешене, канаты каерылган, ягъни мәхәббәте белән аерылган яки аның белән кавыша алмаган кешене белдерә.
Аккош – сафлык, матурлык, гүзәллек билгесе дә. “Туй күлмәге” (Н.Касыймов шигыре, Р.Әхиярова көе) җырында бу образ нәкъ шул максатларда куллланыла:
Туй күлмәге ак ефәктән,
Кызлар, гүя, аккошлар.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын әйдә алкышлар.
Туган якның матурлыгын тасвирлау өчен акчарлак образы да бик иркен кулланыла. Ул бигрәк тә туган якның елгаларын уңышлы сурәтләүдә уңышлы образ булып тора. Акчарлак образы моннан тыш туган илдән аерылучы яки, гомумән, ялгыз каоган бәхетсез кеше белән дә янәшә куела.
Кәккүк дигән атамасына ишетүгә, күңелгә иң беренче гомер агышы, сагыш турындагы уйлар килә. Автор җырларында да бу кош гомернең үткән елларын санаучы буларак күп очрый:
Сана, кәккүк, сана, таңнарымны,
Сана кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремне салдың кәккүк моңы ...
Кочагыңа алдың кемнәрне?
(“Кәккүк” Разил Вәлиев сүзләре, Рәшит Абдуллин көе).
Җырларда бик еш очрый торган кош образларының тагын берсе – каз яки киек каз. Киек каз күп очракта туган илдән китү, туган як белән саубуллашу турындагы моңсу җырларда кулланыла. Хәсән Туыан сүзләренә Марс Макаров иҗат иткән “Киек казлар” җыры шундыйлардан. Туган яктан китүнең авырлыгын автор киек казларның елавы аша чагылдыра. Ул Казларның елавында кешеләрнең аерылу кайгысын да күрә, кешеләргә дә шулай кыен булачак дияргә теләгән кебек:
Киек казлар каңгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит дип
Елашалар микәнни?
Кайбер җырларда киек казлар умет символы буларак ачылалар. Инде берничә дистә ел элек иҗат ителсә дә, һаман актуальлеген һәм халыкчанлыгын югалтмаган “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырында да гомер үтү турындагы фикер үткәрелә.Марсель Галиев сүзләренә Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән әлеге җырда киек каз образы бирелми, ләкин каз каурые тотып су буеннан кайтып килүче әнкәй образы бар. Ул үзенең гомерен анализлаган кебек бирелә. Мостафа Ногман сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән “Киек казлар китә” җырында киек казлар китүнең гомернең агышы белән чагыштырылуының тагын да аермачык тасвирлана.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә.
Тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Автор җырларында тургай образы да бик еш очрый һәм төрле яклап ачыла.
Автор җырларында сирәгрәк кулланылган кош образлары да бар. Болар – бөркет, карчыга, лачын, күгәрчен, торна, карлыгач. Эшнең тулы текстында
Без аларга мисал китердек. Әмма чыгышымның вакыты чикле булганга, сөйләп тормыйбыз.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, әлеге эшебез без автор җырларында кош образларының куллану үзенчәлекләрен тикшерергә омтылыш ясадык.
Автор җырларында, халык җырларындагы кебек үк, кош образларының мәгънә төсмерләре гаять күптөрле. Безнең фикеребезчә, бу кошларның язмышы бик тә кешеләрнекенә охшаш булуга бәйле:
Гомумән, кош образларының барысы да төрле темага, төрле чорда язылган җырларда очрый. Халык һәм аерым авторлар да шатлык-сөенечен дә, кайгыларын да, яратуын да, сагынуын, сәламнәрен дә кош образлары аша чагылдырырга мөмкин. Без күзәтү ясаган җыр текстлары шуны исбатлый.
Финист - Ясный сокол
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Если хочется пить...
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды