6 сыйныф укучычы Камалова Альбинаның фәнни эше
Вложение | Размер |
---|---|
rober_min_ana_obrazy.docx | 37.94 КБ |
участника XI республиканской научно-исследовательской
конференции «Рождественская чтения»
Секция
Татарская литература для детей татар
Исследовательская работа
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ АНА ОБРАЗЫ
Камалова Альбина
МОУ «Школа №66», Московский район, г. Казань
6 класс
Научный руководитель
Хисматуллина А.Р.
учитель татарского языка и литературЫ
Казань2012
КЕРЕШ
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Р.Миңнуллин
Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне,галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана төн йокыларын калдырып баласын үстерә, кичләрен бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли. Безнең әниләр колхоз-совхозларда, завод-фабрикаларда, уку йортларында эшлиләр. Сәламәтлек саклауда, мәктәпләрдә эшләүчеләрнең яртысыннан артыгы – хатын-кызлар. Үзләре табып үстергән балаларга гына түгел, кеше балаларына да мәрхәмәтле алар. Балаларда кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр, принципиальлек, патриотизм, интернационализм кебек олы хисләр тәрбияләү анадан башлана. Бөек рус язучысы Максим Горький: «Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене – ананы олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне яшәүгә мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан башка, шагыйрь дә,герой да юк», - ди. Күренекле совет педагогы Сухомлинский ана кешене ана каз белән чагыштыра. Сап-сары, йоп-йомшак бәбкәләрен ияртеп яшел аланга алып чыга да ана каз аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән килмиме дип, әледән-әле янтаеп күккә карый. Берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә нәни бәбкәләрне канат астына җыя. Әниләр дә шулай.
Ничә гасырлар дәвамында татар канын саклап калган, караңгы, давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз сез. Кол Галиләрне, Тукайларны, Туфаннарны дөньяга бүләк иткәнсез, Идегәйләрне, Батыршаларны, Колшәрифләрне, Җәлилләрне биргәнсез, мәшһүр ханнарны, каһарманнарны, җырчыларны һәм шагыйрьләрне тудыргансыз. Ни кызганыч, сезнең хакта тарих бөтенләй диярлек белми. Әмма сезгә булган ихтирам хисләре татар күңелендә һәрвакыт сакланыр.
Күпне күргән, күпне кичергән аналар! Ничә тапкырлар газиз ирләрегезне, улларыгызны яу кырларына озаткансыз. Еллар буе тәрәзәдән, басу юлларыннан күзләрегезне алмагансыз, Күпмегезгә кара кәгазьләр килгән дә, кара табутлар кайткан. Күз яшьләрегез ничек җиткәндер, сабырлыкларыгыз ничек бетмәгәндер. Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән ташу ерып орлык ташыгансыз — ат урынына эшләгәнсез. Ничек түздегез икән? Каяннар килде икән сезгә ул кадәр көч-куәт, сабырлык?!
Сез — тыйнак та, сөйкемле дә, сез — эшчән дә, түземле дә, сез — иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торгансыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән, сезгә тел-теш тидергән кешенең эчендә җаны булмас; сезне рәнҗеткән, кимсеткән кешене Алла сугар, сезне ташлаучыларның, онытучыларның кеше булырга хакы юк.
Шөкер, безнең халкыбыз үз анасына кул күтәрү дәрәҗәсенә җиткән, үз анасын танымаслык хәлгә килгән маңкорт түгел әле. Татарда анага булган мәхәббәт яши. Үз анасын яраткан халык үзе дә озын гомерле булыр. Изге татар аналары булганда яши әле безнең халкыбыз!
Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала усеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласы үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаж икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Борынгы заманнардан ук җырчылар Аналарны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында Ана образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз, ягъни Ана образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»(1212-1233) поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызларның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.
Хатын-кыз – илнең тоткысы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди! Без дә әлеге хезмәтебездә Р.Миңнуллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләрен өйрәнергә алындык. хезмәтебезнең темасы – Роберт Миңнуллин шигырьләрендә ана образы. Максатыбыз – шагыйрьнең ана образына мөнәсәбәтен, шигъриятендә ана образының бирелешен тикшерү.
Әлеге масатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
4)Шагыйрьнең әниләргә багышлап язган шигырьләренең тәрбияви ролен ачыклау;
5)Нәтиҗә ясау;
Эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты: татар әдәбиятында ана образын яктырту.
IБүлек Шагыйрь иҗатының татар әдәбиятында тоткан урыны
Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән дә безне хәйран калдыра.
Талантларның күп төрле булуы да бик табигый. Шуның белән алар кызык һәм кирәкле дә. Киресенчә, алар бертөрле булсалар, без пошаманга калыр идек.
Роберт Миңнуллинның да милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә әнә шундый башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар[1].
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970), «Безнең бәйрәмнәр» (1975) исемле яшь шагыйрьләр җыентыкларында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә.
Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар[2].
Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баета, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килә. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Роберт Миңнуллин кертә. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый.
Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде.
Ул – алтмыштан артык китап авторы. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы укучылар арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр гыйбарәләр белән сугарылган. Ул, беренче әсәрләреннән үк, укучыларнын күңелен һәркемгә газиз, олы хис-тойгылар белән яулый һәм бүгенгә кадәр үзе сайлаган рухияткә тугры булып кала.
Роберт Миңнуллин шигърияте туган ягы Сөннән башланып, олы поэзия диңгезенә барып кушыла. Әмма көзен очкан сыерчыклар язын үз оясына кайткан шикелле, аның күңеле һаман әле Сөненә кат-кат әйләнеп кайта. Аның туган ягын сагыну, юксыну хисләре әнисен ярату хисләре белән үрелеп китү әнә шул турыда сөйли. Истәлек-язмаларыннан да шагыйрьнең әлеге хәләте чагыла.
“Мин еш кына бала чагыма кайтып киләм, үзебезнең кечкенә өебез сагындыра. Ничек сыйганбыздыр без анда? Хәзер инде хәллерәкләрнең дача йортлары да аңардан күпкә зуррак. Ә бит шунда биш бала үстек. Әтиебез вафат булгач, дөньяның ачысы да, төчесе дә күрелде инде. Әле ярый әнкәбез булдыклы, акыллы, алдан күрүчән булып чыкты. Таратмады, ач итмәде, ялангач йөртмәде. Көнозын эштә була торган иде, ә төннәрен тегү текте. Әнкәйнең төннәр буена тегү белән шөгыльләнүе миңа да файдага булды. Шул лампа яктысында төнге икеләргә, өчләргә кадәр китап укып ята идем.
Ай-һай авыр булгандыр әнкәйгә.[3]”
Гомумән, Роберт Миңнуллинның иҗаты әнкәйләргә мәхәббәттән генә тора дисәк тә ялгыш булмас. Әйе, гүзәл затларыбызны, иң нык хөрмәт итүче, алар турында берсеннен-берсе матур һәм популяр җырлар иҗат итүче, аларга мәдхия җырлаучы, танылган шагыйрь ул Роберт Миңнуллин.
II Бүлек Шигырьләрдә ана образы
Нинди генә дөнья мәшәкатьләренә чуммасын (ул — Татарстан халык депутаты, Югары Совет Президиумы әгъзасы, республика балалар фонды рәисе, “Сабантуй” балалар газетасының баш редакторы һ. б. җаваплы эшләр башкаручы), Р. Миңнуллин әниләр турында иҗат итүдән туктамый. Аның “Әнкәй” шигыре исә шагыйрьнең иҗади визит карточкасына әверелде:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Биредә романтик шартлылык, тарихи масштаблылык, күңелләрне үзенә җәлеп итәрлек милли язмыш бар. Аның тиз арада бөтен дөньяга таралып, миллионлаган йөрәкләрне җилкендерерлек канатлы җырга әверелеп китүе һич очраклы түгел:
Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык,
Биш кайгысы булды кайчакта.
Әрнүле моң, фаҗигале оптимизм белән сугарылган шигъри юллар символлашкан милли аһәңгә әверелгән.
Без биш бала үстек - бер йодрык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык,
Биш кайгысы булдык кайчакта.
“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан..." Җырга әйләнгән шушы шигырьгә Роберт абыйның бөтен тормыш юлы сыйган: бер үк телдә сөйләшүче халыкны аерып торучы Сөн буенда туган ул; биш бала иркә кочакта үсмәгәннәр, хәзер инде алар олы җанлы. Әнкәләре янына кунак булып кына кайталар. Гап-гади биографик фактлар, шагыйрь һәм композитор таланты кушылгач, күңелләрне әсир итәрлек йөрәк җырына әйләнгән.
Гомумән, Роберт Миңнуллинның һәр шигырендә әнисенә җылы мөнәсәбәтен күрәбез. Аның әлеге тематикага килүе шәхси биографиясе белән бәйләнгән, чөнки тормыш булачак шагыйрьне һич тә иркәләми. Аңа 11 яшь тулганда, сөекле әтисе, бик кешелекле кеше, балаларын өзелеп яратучы олы җанлы зат Мөгаллим абый ниндидер серле шартларда фаҗигале рәвештә һәлак була. Сугыш давылларын кичә, япон самурайларын тар-мар итә ул. Ә менә язмышы шулай булды микән — биш баласын хатыны кулына калдырып, тыныч вакытта дөньядан китә... Авылда ятим хатынга балаларын ата рухында тәрбияләү бик тә кыен булгандыр. Әтисез калган 5 бала әниләреннән һәрьяклап үрнәк алып, көчле, намуслы, чын кешеләр булып үскәннәр, югары белемгә ия булганнар. Шуңа күрә дә Р.Миңнуллинның әнисенә багышлап язылган шигырьләренең һәр юлында аңа олы рәхмәте чагыла:
Күзләре -гел Җәүһәр!
Йөзләре -гел Җәүһәр!
Һәр сүзе -мең гәүһәр!
Ә үзе –Гөлҗәүһәр. (“Әнием”)
Бу шигырендә Роберт Миңнуллин әнисен, аның күзләрен, йөзләрен җәүһәргә, ягъни алтынга тиңли. Шагыйрь өчен аның әйткән сүзе дә гәүһәр, димәк әнисенең исеме җисеменә туры килеп тора икән.
Безнеңчә, Р. Миңнуллинның олы тормыш юлына басуында, поэзиягә килүендә әнисе Гөлҗәүһәр апаның роле бик зур булгандыр. Дөрес, бу бик сабыр һәм гаять акыллы татар хатыны шигырьләр язмаган, хисләрен халыкка күрсәтмәгән, сөекле ире үлгәч тә, сагышлы җырлар җырлау белән чикләнгән. Иң мөһиме шул: улларын, кызын чын кеше булырга, тормышта үз урыннарын табарга, кыенлыклар алдында җебеп төшмәскә өйрәткән. Балаларның һәммәсе дә югары белем алганнар, кемнәрдер — шагыйрь, кемнәрдер педагог, галим, җитәкчеләр булып киткәннәр. Шагыйрь истәлекләрендә әнисе турында болай дип искә ала: “Ул гап-гади бер татар хатыны. Заманында уку эләккән булса, зур дәрәҗәләргә ирешә алган булыр иде. Акыллы, сабыр холыклы, аналитик фикерләү сәләтенә ия. Гомер буе укый алмавына кимсенеп яшәде. Безне укытуы да шуннандыр инде. Бөтен булмышы белән педагог. Мине бит укытучы баласы дип беләләр. Чыннан да, төп укытучым ул минем. Аның, педагогик стажы 48 нче елдан исәпләнә, ягьни, мин туганнан башлап[4].
Аның түбәндәге шигыре дә әлеге сүзләрен раслый. Ул әнисен кайгы-хәсрәт күрсә дә, иманлы, матур булып кала алган ана итеп сурәтли:
Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Картаюын теләмим!
Сизәм мин — аның җанында
Тынмаган әле давыл.
Һаман чибәр минем Әнкәй,
Карт түгел әле дә ул!
Күргәнебезчә, Р.Миңнуллинның әни темасында үзенең югалтулы ерак балачагы да яшерелгән. Аның “әнкәй” дип язуында “әткәй” сүзләре дә ишетелә сыман. “Әткәй-әнкәй” дигәндә исә тулы бер гомергә торырлык шигъриятле балачак хатирәләре җанлана. Шагыйрьнең “Әни!” шигыре дә дә анага тирән хөрмәт, ихтирам белән сугарылган.
Тикшеренү-эзләнү барышында без Р.Миңнуллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләренең ниндидер бер тирән, эчке моңга ия булуын күрдек (юкка гына аларның күбесе җырга әйләнмәгәндер) Ә моң, кайгы-хәсрәт кенә түгел, сабыйлык көннәре кебек ул - кояшлы һәм өметле, дәртле һәм ашкынулы да. Бу моң булганда, яшәү омтылышы сүнмәячәк, рух чишмәсе саекмаячак.
Тик шунысын онытмыйк: бу нечкә һәм йомшак күңелле затлар кырыс дөньяның бөтен әче сабагын алып, тормышның асыл бәясен белеп яши. Ә тормыш, әче булган саен, татлырак була бара, ди шагыйрь. Менә шуңа әтисез үскәннәрнең сер бирергә һич хаклары юк: “әм бирмәбез, ни дисәң дә, әнкәйләр тәрбиясе!”- дип өсти ул горурланып.
Шулай итеп, хатын-кыздагы йомшак якның чынлыкта көчле якка әверелүен күрсәтә автор. Хикмәтле хакыйкать... әмма гаҗәп түгел! Чөнки хатын-кыз, табигатьнең үзе кебек, мәңгелек сергә төренгән. Ана табигате бигрәк тә! Шуның өчен генә булса да ул һәрдаим игътибар үзәгендә торырга тиеш түгелмени?! Шуны аңлаган кешенең йөрәк түрендә һәм күз алдында әнисе торса - бу гаҗәпмени?!
Шуңа күрә дә ул күп кенә шигырьләрендә әнисе рәсемен ясый, сорау куя, уйлана шагыйрь. Гомумиләштерә, нәтиҗәгә килә: “Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак... соңрак аңлыйбыз”, - ди ул.
Шагыйрь әнисен шигырьләрендә батыр йөрәкле, яхшы күңелле, көчле, намуслы, акыллы хатын итеп сурәтли. Әйе, чынбарлыкта да шундыйдыр Роберт Миңнуллинның әнисе. Чөнки, ялгыз 5 баланы үстереп, матур тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озатмаса, бүгенге көндә безне шундый матур шигырьләре белән куандырган Роберт Миңнуллин да булмас иде. Гомумән, Сөн буйларының шундый ямьле булуын да, анда Гөлҗәүһәрисемле ханымның яшәгәнлеген, аның Роберт исемле шагыйрь улы барлыгын да без белмәс идек.
Күрәбез, Р.Миңнуллин өчен Ана образы ул - мәңгелек фикер һәм илһам чыганагы. Шагыйрь бу образга моң – хис, тоемлау гына түгел, моң - фикер дә, шәхес тә, характер да, иң олы сөен дә салган.
Түбәндәге мисалда да шагыйрь гади татар хатын-кызының якты образын тагын да гомумиләштереп, иң югары баскычка - гомумкешелек иҗтимагый бөеклеккә күтәреп куюга ирешә:
Хатлар укыйм.
Кат-кат укыйм
Мин Әнкәйнең хатларын -
Әнкәйнең, гади Әнкәйнең
Даһи тәгълиматларын.
Гомумән, шагыйрьнең һәр шигыре, һәр җыры туган ягы, шунда гомер итүче әнкәсе хакында. Ә ул җырларны күпләр белә, күпләр яратып җырлый.
Туган җир һәм газиз ана. Бу ике төшенчә — шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак — бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган төбәк һәм иң кадерле кеше — ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер. Роберт Миңнуллин бу темаларга иң күп һәм иң җимешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, анда җавап хисе, җылы тойгылар уята.
ЙОМГАКЛАУ
Без, бу хезмәтебездә Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләрен анализлап, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
Халкыбызның тел-авыз иҗатында туган, соңрак язма әсәрләрдә үскән һәм камилләшкән ана образы — бүген дә язучыларыбызнын игътибар үзәгендә. Роберт Миңнуллинның ана образын тудыруда үз алымы бар, образны төрле яктан күрсәтергә тырыша: ул — итәк тутырып бала үстерүче, күңелендә яшьлек ялкыны дөрләгән колхозчы, тормыш кырыслыгын җиңә алган тол хатын, киләчәк алдында үзенең җаваплылыгын дөрес анлаган гади авыл хатыны һ. б. һәрбер әсәрендә әнә шул фикерләр яңгырап тора.
Гомумән, Р. Миңнуллин иҗатында әнкәй образы аша күп нәрсә әйтелә, күп нәрсәгә бәя бирелә, яшәү кыйблалары билгеләнә.
Беренчедән, Р. Миңнуллинда Әнкәй — матурлык. Ул Әнкәй хәтеренең, елмаюының, күз карашының, йөз җыерчыкларының, җан тынычсызлыгының җыелмасы.
Икенчедән, Әнкәй — бишек җыры. Һәр ананың үзе генә белгән бишек жыры була. Ул җырдан күчкән моң сабый җанын үсеп буйга җиткәнче, кеше булганчы озата бара; ул нәселдән нәселгә күчеп яңгырый. Шагыйрьнең фәлсәфәсе әнә шул хакта.
Өченчедән, Әнкәй — ятимлек. Әйтик, «Без үскәндә» әсәрендә сурәтләнгән язмыш — меңәрләгән аналар язмышы, ахыр чиктә, халык язмышы.
Дүртенчедән, Әнкәй — Әткәй. Әткәйсез үскән малайларның бөтен терәге, ярдәмчесе, яклаучысы — шул ук Әнкәй. Хатирәләр, тәрбия, дуслык, күчтәнәч, фатиха, яшәү тәгълиматы, балачак — бу төшенчәләрнең барысы да ана образына кереп беткән.
Бишенчедән, Әнкәй – сагынып искә алынучы балачак. Әнисен уйлап язганда ул ирексездән гел балачагына әйләнеп кайта, кечкенә чагындагы һәр көнен күңелендә матур хәтирә итеп саклый.
Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли: "Анаңны арка кочтырып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”. “Анаңа уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Ислам динендә ана изге зат итеп таныла. Бер хәдистә "Анаң, анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң'' диелә. Бөтен дөньяда Аналар көнен зурлап билгеләп үтәләр икән, – ул, чыннан да, изге зат. Чөнки ул – җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы. Бу юлда Р.Миңнуллин шигырьләре төп чыганак. Әниләр турында шигырьләр, әдәби әсәрләр күп языла. Без аларны программа буенча да, дәрестән тыш та укыйбыз. Алар аша без аналарга мәдхия җырларга өйрәнәбез. Алардагы гыйбрәтле мисаллар безгә әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә өйрәтә.
Кулланылган әдәбият
Чыганаклар
[1] Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 6 т. / Ш.Ш.Абилов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Н.Г.Гыйззәтуллин. – Казан: Раннур, 2001 – 249 б.
[2] Кукушкин Р.Канатлы дөнья. / Р.Кукушкин – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – 169 б.
[3] Миңнуллин Р. Әнкәй безне сөннән алып кайткан: шигырьләр, җырлар, истәлекләр, мәкаләләр . – Казан: Мәгариф., 2002 - Б. 5-9.
[4] Гарифуллин В. Әниләргә дан җырлаучы. // Шәһри Казан. – 1998. – 22 март.
Рождественские подарки от Метелицы
Красочные картины Джастина Геффри
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Два морехода