Лиана шигырьләр язарга ярата. Сезгә аның бер иҗат җимешен тәкъдим итәсем килә. Без аны "Илһам" бәйгесенә җибәргән идек.
Вложение | Размер |
---|---|
nominatsiya_yash_shagyyr_sitdikova_liana.doc | 28.5 КБ |
Анкета
Фамилия, исеме, әтисенең исеме: Ситдикова Лиана Рәшит кызы
Туган елы: 2001 нче елның 19 нчы мае
Район: Ютазы муниципаль районы
Авыл: Кәрәкәшле
Мәктәп: МБББУ “Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Сыныфы: 6 нчы сыйныф
Өстәмә мәгълүмат: Мин, Ситдикова Лиана Рәшит кызы, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында белем алам. Китаплар укырга, биергә яратам. Үзем Кәрәкәшле авылыннан 2 чакрымда урнашкан, гүзәл табигатьле, тирә-ягы урманнар белән уратып алынган, Җидегән чишмәсе җырларга салынган Ак чишмә авылында әбием һәм апам Диана белән яшим. Әти-әнием фаҗигале рәвештә дөньядан киткәннән соң, алар минем иң якын кешеләрем, таянычларым. Моңсу вакытларда, күңел тулып киткән вакытта шигырьләр язарга яратам. Русча да, татарча да язган шигырьләрем бар.
Әсәр исеме: “Ак карда-кара песи”
Номинация: Яшь шагыйрь
Әсәр күләме: 1 бит
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда: юк
Хәбәрләшү өчен телефон: 8(85593) 4-21-16
Сот. 89871803994
Электрон адрес: ramilendge@mail.ru
Өй адресы: 423961 Татарстан Республикасы, Ютазы муниципаль районы, Ак чишмә авылы, Ак чишмә урамы, 3 нче йорт
Ак карда – кара песи
Ак карда – кара песи,
Кара песине машина таптаган.
Песи янында – баласы,
Уяныр, дип, көтә анасын.
Салкын җил исә, песи өшегән.
Кышкы урамда ул ялгыз калган.
Никадәр кеше – берсе дә күрми,
Кара песинең кара кайгысын.
Җил белән узыша-узыша,
Машиналар кая чабалар?
Җан иясенең гомерен өзеп,
Машиналар алга баралар.
Бер бабай килде...
Туктады, никтер, елады.
Йөрәген тотып, алга карады
Күз яше аша, еракка төбәлде.
Изге күңелле, ягымлы бабай,
Алды пескәйне, кысты куенына.
“Дуслашыйк, әйдә, мин дә бит ялгыз,
Иптәш булырсың, сердәш булырсың”.
Очрашты күзләр...
Берсе – кызганыч, назга ул мохтаҗ,
Икенчесе дә – ялгыз, онытылган,
Очраштылар да... сыену таптылар.
Үсте бит шулай кечкенә пескәй,
Бик яхшы кеше, бабай янында.
Бабакай кебек, яхшы кешеләр,
Очрасын иде, башкаларга да!
Три орешка для Золушки
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Плавает ли канцелярская скрепка?
Нарисуем попугая цветными карандашами
Рисуем осень: поле после сбора урожая