Фәнни-эзләнү эшләре буенча үткәрелгән мәктәп конференциясе
Вложение | Размер |
---|---|
boryngy_tatarlar.docx | 41.26 КБ |
Кереш.
Без үзебезнең татар халкының тарихы, аның элекке вакытларда нинди булуы турында быелгы уку елында уку дәресендә беренче тапкыр ишеттек. Анда борынгы бабаларыбыз турында бик кызыклы итеп язылган, ләкин татар халкының борынгы тормышы турында күбрәк беләсебез килде. Менә шулай кызыксынып без укытучыбызга күп сораулар бирдек. Ә ул безгә башка төрле китаплар алып килде һәм аларны укырга кушты. Аннан соң без район үзәгендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда булдык, анда төрле борынгы савыт-саба, балык тоту өчен кирәк әйберләр, киемнәр, элеккегә акчалар белән таныштык. Музейда төрле бүлекләр бар. Анда безнең өчен бигрәк тә җир астыннан табылган, меңеллар буена җир астында яткан әйберләрне карау кызык тоелды. Аннан соң без татарлар тарихы турында китаплар укыдык. Интернеттан элекке татарлар кулланган әйберләрнең рәсемнәрен карадык һәм үзебезнең эшебездә кулландык. 2 нче сыйныф укучылары
Төп өлеш.
Борын -борын заманда, моннан ике мең еллар элек безнең бабаларыбыз яшәгән. Ул чакта әле бу кешеләрне татар дип атамаганнар. Елганың икенче ярында һәм тау артларында яшәүче күршеләре кебек үк аларны төрки халыклар дип йөрткәннәр.
Ул вакытларда төрки халыклар бер җирдә генә йорт салып, шунда гына яшәмәгәннәр. Алар йортларын хайван тиресеннән теккәннәр,барлык әйберләрен төяп, тире йортны сүтеп, башка җирләргә күченеп китә торган булганнар.
Бу халыклар күп итеп мал асраганнар. Ул вакытта әйләнә тирәдә мул булып печән үскән, шул сусыл үләнле җирләрдә аларның ат, сыер, дөя, сарык көтүләре йөргән. Ул җирләрдә үлән беткәч, кешеләр малларны башка җирләргә куганнар. Кыш көне торган җирләре-кышлау дип, ә җәй көне- җәйләү дип аталган.
Безнең бабайларның патшасы хан дип аталган. Ханнар һәм аларның якыннары бик бай булганннар, малларның күбесе аларныкы булган. Ә ярлы кешеләр шуларны көткән, дошманнардан саклаган.
Ләкин тормыш алай тыныч кына бармаган. Кешеләр бер-берсенең байлыгына, җиренә кызыкканнар. Алар сугышта кылычлар, уклар кулланганнар.
Шулай итеп тыныч тормыш сугышлар белән алышынып торган. . Элеккеге бабаларыбыз акрынлап Идел елгасы ярлары буйларына, су булган җирләргә күчеп килә башлаганнар. Алар инде башка күченеп йөрмәгәннәр. Бу халыкларны тора-бара болгарлар дип атап йөрә башлаганнар. Болгар халкының үз дәүләте булган. Мондагы авыл халкы икмәк үстерә һәм томыш өчен кирәкле әйберләр ясарга өйрәнгән.
Болгарлар җирне сабан белән сөргәннәр.
Авыл халкының төп азыгы − икмәк, бәрәңге, ит, сөт һәм үсемлек ризыклары. Иң күбесе – токмачлы аш–шулпа, тары боткасы. Кымызны яратып эчкәннәр. Бодай оныннан – көлчә, коймак пешергәннәр. Бу ризыклар бары тик бәйрәм көннәрендә генә һәм кунак килгәндә генә пешерелгән. Ярлы һәм урта хәлле гаиләләр арыш оныннан пешкән ипине ашаганнар
Ашарга җиз казаннарда,зур чүлмәкләрдә пешергәннәр Чүлмәкләрне, савыт-сабаны үзләре балчыктан ясаганнар.Матур булсын өчен төрле рәсемнәр төшергәннәр. Шулай ук савытларны агачтан да эшләгәннәр.
Яңа җиргә күчеп килгәч, алар бүтән күченеп йөрмәгәннәр. Үзләренең авылларын төзегәннәр. Өйләрне җирдә баз казып бүрәнәләрдән ясаганнар.
Ир-атлар бик күп төрле кирәкле әйберләр ясый белгәннәр. Чүлмәкләр, ураклар, балта, пычаклар, кылычлар, көрәкләр ясаганнар.
Болгарла балык тотарга яратканнар.
Болгарда сугыш һөнәрендә бик хөрмәт иткәннәр. Алар коралга изге әйбергә караган кебек караганнар. Сугыш коралларыннан кылыч, сугыш балталары, уклар, җәяләр ясаганнар. Сугыш киемнәре дә булган.
Нәтиҗә.
Шулай итеп без борынгы бабаларыбыз-төркиләр, болгарлар турында белемнәр җыйдык. Борынгы болгар халкы ничек яшәгән? Аның көнкүреше нинди булган, нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәр ? Без кыскача менә шушы сорауларга җавап табарга тырыштык. Безнең халкыбызның тарихи тамыры еракларга барып тоташа. Татар халкы ның үткәне бай һәм кызыклы. Әйе, халкыбызның ерак тарихын өйрәнү безнең өчен бик катлаулы һәм авыр. Ләкин без бу эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз. Бу эш безгә кызык һәм файдалы тоелды.
Фәнни-эзләнү эше
Борынгы бабаларыбыз
2 нче сыйныф укучылары
Вафина Камилә
Җәләветдинова Нәргизә
Флейта и Ветер
Новый снимок Юпитера
Госпожа Метелица
Лупленый бочок
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны