Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylarymnyn_izhaty.docx | 172.13 КБ |
Безнең иҗат:
Шәүкәт бабаем истәлегенә
(өзек)
Минем яраткан бабаем бар. Ул – Латыпов Ринат. Ринат бабаем минем әтиемнең әтисе. Ә мин бу язмамда Ринат бабамның әтисе Шәүкәт бабакай турында язарга телим.
Шәүкәт бабакай 1916 нчы елда туа. 1939-1940 елларда совет армиясенә хезмәт итәргә китә. Ул Чита шәһәрендә хезмәт итә башлый. 1941 елның 22 нче июнендә Германия Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш башлангач, бабакайны хезмәт иткән җиреннән сугыш кырларына озаталар. Ул Ленинградка эләгә. Ленинград өчен каты сугышларда бабакай яралана. Яралангач, аны, бер агач төбеннән санитарлар табып, госпитальгә дәваланырга җибәрәләр. Яралары бик каты була, врачлар аягын кисмәкче булалар.Ләкин бабакай аягын кистермәгән : “Аз гына булса да үз аякларымда йөрим”, дигән...
Латыпова Ализә
Минем әбием – тыл ветераны
(өзек)
Минем Галия әбием – тыл ветераны. Ул 1929елның 29 январенда гаиләдә 1 нче бала булып дөньяга килә. Үзеннән соң туган энесенә, өч сеңлесенә ул әни дә, әти дә була. Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады, ди әбием. ”Бәхетле балачак” төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә булган. Апайларын туйдырырга тырышып әбием кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшләгән. Ә 7нче сыйныфны тәмамлагач, “ипи пешерү пекарнясы”на су ташучы булып урнашкан. 30-35 әр көянтә су алып кайта идем, баштагы көннәрдә иңбашлар канап чыга иде, түздем, ди әбием. Чөнки кич эштән кайтканны тәрәзәдән көтеп 3 сеңлесе “кыстырган, кыстырган” дип каршысына йөгереп чыгып шатлыктан сикергәләгәндә, аның куанычы эсенә сыймаган. Эш хакы итеп көнгә 1 ипи биргәннәр әбиемә; ул шуны төреп, култык астына кыстырып кайта идем, ди...
Насыйпов Данияр
Бабамнар белән горурланам!
Һәр елны 9 нчы Майда Бөек Җиңү бәйрәме була. Дүрт ел барган Бөек Ватан сугышы милионнарча кешенең гомерен өзгән.
Минем карт бабамнар да сугышта катнашканнар. Шәемов Шаһимәрдән бабам белән Хөсникәев Шәрхемулла бабам сугышның беренче көненнән үк армияга алына. Алар Бөек Ватан сугышның бөтен ачысын күрәләр.Мең үлемнән исән калалар. Аларга Рәкыя әбием белән Әминә әбием көч биреп хат язып торган. Барысы фронт өчен дип авылда тырыш хезмәт куйганнар.Бабамнар исә сугыштан исән-имин кайтканнар. Сугышчан батырлыклары өчен бүләкләнгәннәр.
Мин бабамнар белән горурланам. Сугышлар башка була күрмәсен!
Шәйхәйдәров Заһид
Минем гаилә язмышында Бөек Ватан сугышы
(өзек)
Табигать бигрәк матур. Аланнар шау чәчәктә утыралар. Һәр чәчәктә эшчән бал кортлары. Ә урманнарда кошлар тавышы тынмый, тәмледән-тәмле җиләкләре пешеп кенә тора. Тыгыз, кайнар печән өсте. Кинәт... Боларның барысын да куркыныч, дәһшәтле хәбәр каплый... Сугыш... Фаҗига...
Бөек Ватан сугышы 1941нче елның 22 нче июнендә башлана. Бер-бер артлы йөзләгән бомбалар төшә, йортлар җимерелә, авыллар юкка чыга, бик күп кешеләр һәлак була. Ә немец барып җитмәгән авыл тулы әтисез калган балалар, аларны ялгыз үстерүче аналар һәм карт-корылар.
Әтисез калган меңәрләгән балалар рәтендә минем Назиф бабам белән Мәхмүзә әбием (әниемнең әти-әнисе) дә бар. Алар икесе дә 1939 нчы елда дөньяга килгәннәр. Сугыш башланганда аларга бары 2 яшь була. ”Әти” дип авыз тутырып ничә генә тапкыр әйтә алдылар икән?! Муллагали бабай сугышка киткәндә, Хәкимә әбием (Назиф бабамның әти-әнисе) тәрбиясендә 3 бала кала: Назиф бабам, аның абыйсы Адис, апасы Хәния (1934нче елгы). Өйдәге вак-төяк эшләр, ике кечкенә энесен карау Хәния апа җилкәсенә төшә. Ә Хәкимә әбием ачы таңнан караңгы төнгәчә колхоз эшендә.
Муллагали бабам 1914нче елда Карт авылында туган, шунда үскән.1941нче елны сугыш башлануга фронтка киткән. Ә 1942 нче елны “хәбәрсез югалды” дигән кара өчпочмаклы хат кына килгән. Менә шушы өч дата. Башка хатирәләр дә юк кебек. Сагынганда карарга аның фотосурәте дә юк. Шулай да Бурсык, Мәсәде, Ямалы урманнары, һәр сукмагы бабамның үткәнен, аның турындагы хәтирәләрне саклый һәм һәр шаулавында тирә-юньгә җиткерә сыман. Чөнки бабам бик озак еллар шул як урманнарында урманчы булып эшләгән...
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Рисуем "Осенний дождь"
Без сердца что поймём?
Рисуем крокусы акварелью
Военная хитрость