Дус һәрчакта кирәк, мин дә шуны аңладым.
Вложение | Размер |
---|---|
duslar.docx | 11.36 КБ |
Дуслар
Бүген тордым мин иртән,
Ә урам ап-ак икән.
Мин тәмләп йоклаганда
Кыш карлар өеп киткән.
Кар күп хәзер урамда
Рәхәтләнеп уйнарга.
Чыгыйм да дусларымны
Чакырыймчы уйнарга.
Җылы итеп киендем дә
Киттем ишек катына,
Тик ишегем ачылмый бит
Тулган ишек артына.
Кайгы төште...Инде хәзер
Тышка ничек чыгарга?
Уен кайгысы калмады,
Шатлансам да ак карга.
Исемә төште дусларым,
Мин аларны чакырыйм.
Ярдәм итсеннәр чыгарга
Һәм китәрбез уйнарга.
Килде дусларым. Көләләр:
“Ай-яй өйгән кар монда!
Плен төшкәнсең, Илшат син,
Коткарырбыз, без - монда!”
Рәхмәт яусын дусларыма,
Коткардылар тоткыннан.
Кичкә кадәр уйнадык без,
Курыкмыйча салкыннан.
Менә шулай кыш, шаярып,
Тозаклар ясап куя.
Яхшы дусларның ярдәме
Һәрвакыт кирәк була.
Дусларыгызның кадерен
Зинһар өчен белегез!
Алар бәлагә тарганда
Тиз ярдәмгә килегез!
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Новый снимок Юпитера
Снеговик
Белый лист