Вложение | Размер |
---|---|
uzen_turynda_uylama.docx | 163.88 КБ |
Халык хәтерендә уелып калган ул көннәр...
Үзең турында уйлама
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.
Ф.Кәрим
Җирдә кеше туа һәм беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда”. Бәхетле бул, балам!
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнахсыз чиста күзләренә карап аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле булуына ышаныр идеме икән аналар?
Кайсы гына ана үз баласына бәхет теләмәде икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канечкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.
Сугыш! Бөек Ватан сугышының тынганына да бик күп еллар үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар . Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына!
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр – ветераннарыбыз бар. Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләрне әйтәсе килә аларга. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз бармак белән санарлык кына калып бара. Шул ветераннар арасында безнең күрше бабае да бар иде. Хәзер инде аның бу дөньядан мәңгелеккә китүенә дә 4 ел вакыт узды.
Безнең илебез җиңү таңын зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән каршылый. Юк, җиңел генә бирелми тынычлык. Сугыш еллары эзсез калмаган. “Берлинны алган вакыттагы пуля, снаряд тавышлары унбиш ел буе колактан китмәде. Төннәрен, фашист пулясыннан җан биргән иптәшләрне, бомбага тотучы самолет улаган тавышларны ишеткән кебек төшләнеп, куркып уяна идем”,- дип сөйли иде күрше бабаебыз.
Шәфигулла бабай бик тә тынгысыз җанлы кеше иде. Ул өйдә һич кенә дә тик тормый: җиләк-җимеш үстерергә ярата, йорт тирәсен төзекләндереп тора иде. Безгә, тирәсендә әвәрә килеп йөрүче балаларга да үзенең акыллы киңәшләрен бирә, һәр эшнең серенә, җаена төшендерә иде. Җәйге кичләрдә, капка төбендә утырганда, без аннан сугыш хәтирәләрен сөйләтә , аның һәр сүзен йотлыгып тыңлый идек.
Мин якташым, авылдашым белән чын күңелемнән горурланам. Чөнки ул куркыныч, зур сугышны батыр атлап узган. Сугыш булган җир өстендә аның да батырлык эзләре уелып калган. Әйе шул,Шәфигулла бабайны юкка гына медальләр белән бүләкләмәгәннәр. Ул аңа лаек! Авыр тормыштан сыгылмавы, тырыш һәм нык булуы, балаларны яратуы өчен үзен дә ярата идек без аның. Илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, дип ант итик!
Тынычлык дошманнары!
Безнең халкыбыз бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми. Сабыйлар күз яше тамган, кешеләрнең канына буялган, аналарның йөрәгенә сагыш-хәсрәт салган, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алынган байлык, муллык, алтын-көмеш кызыктырмый безне. Ә бәлки, сезнең өчен шушыдыр зур бәхет?
Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш! (Ә.Исхак)
Рисуем кактусы акварелью
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Иван Васильевич меняет профессию
Будьте как солнце!
Извержение вулкана