Унсигез яшь тулгач, күӊелдә җаваплылык хисе арта.Киләчәк тормышыӊ турында уйлана башлыйсыӊ,хыяллар корасыӊ.Менә шул хыяллар чынга ашсын өчен, тырышып укырга кирәклеген бик яхшы тоясыӊ.
Вложение | Размер |
---|---|
unsigez_yash.docx | 14.41 КБ |
Унсигез яшь.
Бүген миңа унсигез яшь,
Туган көнне үткәрдем.
Күӊелдә зур, якты бер хис
Урнашуын искәрдем.
Нинди хис ул? Аӊлый алмыйм
Миӊа тынгы бирмәгән,
Ләкин сизәм: шушы көннән
Җаваплылык өстәлгән.
Тик биеккә менәр өчен
Ышанычлы белем кирәк.
Шуӊа биреп бөтен көчем
Тырышып-тырышып уку кирәк.
Корреспондент, тикшерүче…
Җан теләгән һөнәр сайла.
Хыялларыӊ чынга ашсын,
Йөз юл ачык синеӊ алда.
Тик үрләргә менәр өчен.
Так бер максат алдыбызда
Ныклы белем, хыял кирәк –
Шулай уйлый барчабыз да.
Нинди һөнәр сайласак та,
Бар теләкләр чынга ашар.
Күзләр яна, гайрәт чиксез,
Ныклык бездә чиккә ташар.
Тик әлегә план корам,
Урау-урау юллар урап.
Хыял күзе алга карый.
Карап туймый – җанга рәхәт.
Мәхмүтов Зөфәр
Растрёпанный воробей
Галка в чужих перьях
Любимое яичко
Рисуем пшеничное поле гуашью
Плавает ли канцелярская скрепка?