"Табигать-туган йортыбыз" темасына презентация
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat-_tugan_yortybyz.pptx | 1.49 МБ |
Слайд 1
Экологиягә багышланган әдәби-иҗади конкурс Эшне башкарды: Татарстан Республикасы Әлки муни ципаль районы Иске Салман төп гомуми белем мәктәбе укучысы Насыйбуллина Әлфинә Рафис кызы ТАБИГАТ Ь- ТУГАН ЙОРТЫБЫЗСлайд 2
Табигать-туган йортыбыз “Табигать” диюгә, без үзебез туып-үскән җирне, урман, күл, чишмә,болыннарын ,җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясын күз алдына китерәбез. Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз... Без шул табигатьтә яшибез.Без - табигать балалары.Урманнар шавы, кошлар сайравы,челтер-челтер чишмә агышы, елга – күлләр - болар һәммәсе дә безнең күңелләргә сихәтлек, рәхәтлек бирә. Табигать безне туендыра да,җылыта да , яшәү өчен безгә дәрт – дәрман бирә , көч – куәт өсти. Ул безне сокландыра да,моңландыра да, кирәк чакта тынычландыра да.
Слайд 3
Табигать ул - сабый бала төсле саф , Кызларыбыз төсле нәфис , Әниләребез төсле сөйкемле , аксакалларыбыз төсле акыллы . Р.Миңнуллинның әлеге шигырь юллары белән мин тулысынча килешәм. Һәр ел фасылы минем өчен үзенчә матур,серле, тылсымлы. Җәй кып-кызыл җиләкләре, хәтфәдәй яшел үләннәре, мул иген кырлары, шифалы яңгырлары белән сокландырса, көз алтын-кызгылт яфраклары, санап бетергесез мул уңышлары белән гүзәл. Кыш ябалак-ябалак карлары, агач –куакларны сарган ап-ак бәсләре, зәмһәрир суыклары, тәрәзә пыялаларындагы серле рәсемнәре, күңелле уеннары һәм бәйрәмнәре белән үзенә җәлеп итсә, язлар табигатьнең уянуы, ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан кошларның чут-чут итеп сайраулары, челтерәп агучы гөрләвекләре, беренче булып баш калкытучы умырзаялары белән күңелгә якын.
Слайд 4
Тик, кызганычка каршы,табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла, ямен югалта. Бу урында мин Э.Афзалованың шигырен искә төшереп үтәсем килә: Җир елый, ишетәсезме? Мин ишетәм! Челтерәп аккан чишмәләрем нигә кипкән? Табигатьне кемнәр шулай әрәм иткән? Кешеләрдә миһербанлык кая киткән? Җир елый,ишетәсезме? Мин ишетәм. Сандугачлы талкайларны Кемнәр кискән? Җир елый,ишетәсезме? Ә мин ишетәм. Бу гүзәллек,бу җир шары яшәр микән?
Слайд 5
Әйе, безнең табигатебезгә, Җир-Анабызга куркыныч яный. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без хайваннарны ауласак, тирә-ягыбызны чүплеккә әйләндерсәк, агачларны күпләп кисеп ыргытсак,чәчәкләребезне тамыры белән өзсәк, туган җиребез табигате юкка чыгачак, сулар һавабыз бозылачак. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш. Без табигатебезне күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез.Тик, кызганычка каршы, саклап бетерә алмыйбыз шул. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату,очсыз-кырыйсыз урманнарны бер дә юкка кисеп бетерү,химия заводларыннан чыгучы агулы газларның чиста һавабызны бозып бетерүе – болар әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә.Әгәр табигатькә зыян салучылар белән бүгеннән үк көрәшә башламасак,берничә дистә елдан соң,бөтен тереклек көеп бетәргә мөмкин бит.Шуңа күрә бүген табигатьне саклау дөньякүләм проблемага әйләнде.
Слайд 6
Кешеләр терек табигат ь не коткару өчен ниләр эшли соң?Иң элек галимнәр куркыныч янаган организм төрләрен һәм бергәлекләрен ачыклыйлар, теге яки бу сирәк организмның табигат ь тә күпме калуын һәм кайда калуын беләләр, аларны саклау чараларын билгелиләр.Саклауга мохтаҗ тереклек ияләрен төрлечә юк итүне тыю кертелүгә ирешәләр.Мәсәлән, Халыкара Кызыл китапка һәм Россиянең Кызыл китабына кергән барлык төрләрне юк итү тыела.Аерым төрләрне үрчетү өчен махсус питомниклар булдырыла.Мәсәлән, дүдәк,торна, ерткыч кошларны үрчетүче питомниклар бар.Шулай ук күп кенә сирәк үсемлек һәм хайваннарны саклауда ботаника бакчалары, зоопарклар, тыюлыклар һәм милли парклар да зур әһәмияткә ия.
Слайд 7
Минем туган җирем Татарстан Республикасы Әлки районы Иске Салман авылы территориясендә саклауга мохта җ булган, Кызыл китапка кертелгән организм төрләре бар. Шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәргә телим . Энҗе чәчәк –ландыш (Ландыш майский) Зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында ике зур яфрак арасына яшеренгән нәзек сабакта вак кына берничә ак кыңгырау чәчәге үсеп утыра. Бу -Ландыш.Аның чәчәген һәм яфрагын бик тиз танып була .Ләкин бу чәчәкне яратып, аннан чәчәк бәйләме җыйган кеше дә аның кызыл төстәге чын җиләкләре барлыгын белми. Энҗе чәчәк –ландышның җимеше – җиләге – җәй ахырында гына үсеп җитә.Әмма бу җиләкне ашарга ярамый: чәчәкнең үзе кебек, җимеше дә агулы. Энҗе чәчәк –ландыш- меди цина өлкәсендә йөрәк-кан авыруларын дәвалау өчен дарулар ясауда кулланыла. Әлеге үсемлек бик аз калган һәм ул саклауга мохтаҗ.Шуңа күрә әлеге үсемлекне төбе-тамыры белән йолкымаска, күпләп өзмәскә кирәк.
Слайд 8
Мәтрүшкә (души ца обыкновенная) Зәңгәр чәчәкле мәтрүшкә дә туган ягым урманнарында соңгы елларда бик сирәк күренешкә әйләнде.Әлеге дару үләнен авылдан бик еракта урнашкан,кешеләр бик аз була торган аланлыкларда гына очратырга мөмкин. Мәтрүшкә-30-80 см биеклектәге, кызгылт сабаклы күпьеллык үсемлек.Яфраклары озынча йомыркасыман,саплы.Чәчәкләре вак, сыек кызгылт яки аксыл төстә. Мәтрүшкә-дару үләне.Ул үзәк нерв системасын тынычландыра,бронхит һәм сулыш юлы авыруларын, баш һәм теш авыртуын дәваларга ярдәм итә.
Слайд 9
Без табигать белән берлектә генә яши алабыз.Җиребез, суыбыз, һавабыз безгә яхшылык кына кылып торалар: агачларда тәмле җимешләр пешә,түтәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр,бакча , болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә.Без аларга карап сокланабыз.Димәк, без дә аларга яхшылык белән җавап бирергә тиеш: Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз. Суларны да пычратмагыз, пыяла, чүп атмагыз. Табигать –ул безнең әни. Табигатьне саклагыз! (И.Рәҗәпова) Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне,өебезне саклау дигән сүз. Без- табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз!Моны беркайчан да онытмасак иде. Табигатьнең кагыйдәләрен үтәп, һәр эшне акыл белән башкарсак, шул чакта гына без матурлыкны,табигатьне коткарып кала алырбыз.
Слайд 10
Кешеләр! Табигат ь бездән ярдәм көтә. Газиз табигатебезне ,әйдәгез, бергәләп саклыйк : чүп-чар ташламыйк, кош ояларын туздырмыйк, күпләп агачлар утыртыйк,чишмә-суларыбызны, урманнарыбызны чистартыйк. Теләсә кайда учак якмыйк, агачларны рөхсәтсез кисмик, сындырмыйк, дару үләннәрен тамырлары белән йолкымыйк! Төзек булмаган техника белән йөреп, чиста булмаган ягулык файдаланып һаваны пычратмыйк! Үзебез кылган эшләр өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик. Дөнья матурлыгын бергәләп саклап калыйк. Табигать-Ана чакыра, Саклагыз , ди,барын да. Калсын дөнья матурлыгы Киләчәк буынга да! .
Белый лист
Как нарисовать китайскую розу
Серебряное копытце
Лепесток и цветок
Снежная книга