Беренче укытучы турында инша
Вложение | Размер |
---|---|
Минем яраткан укытучым | 12.37 КБ |
Минем яраткан укытучым
Дөньяда нинди генә һөнәр ияләре юк! Ләкин кем булсаң да, сине иң элек укытучы укыткан. Ул сине тылсымлы белем иленә әйдәгән, дөньяның матурлыгын һәм ата-ананың бөеклеген аңларга ярдәм иткән.
Укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырырга мөмкин. Алар икесе дә кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Игенче үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерсә, нәни бала күңелендә яхшылык, белем орлыгы чәчкән укытучы җанны тәрбияли.
Беренче укытучы. Күпме генә уйласаң да, тик минеке генә матур, тик минеке генә ягымлы кебек тоела. Нәни бармакларыңнан тотып, хәреф язарга өйрәткән тәүге укытучыңны ничек яратмаска мөмкин?!
Минем укытучым – дөньядагы иң изге җан, иң гадел һәм түземле кеше. Ул безне үз балаларыдай ярата, шатлыкларыбызга сөенә, уңышсызлыкларыбыз өчен чын күңелдән борчыла.
Безнең апа дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә. Аңламаган әйберне кат-кат аңлата, бер дә иренми. Аның белмәгән нәрсәсе юк кебек, без нинди генә сорау бирсәк тә, һәрвакыт җавап таба.
Укытучыбыз безне үз тиңе күреп сөйләшә, һәрберебезнең хәленә керергә тырыша. Ул нинди генә кызыклы биремнәр уйлап чыгармый! Укытучы гына түгел, артист та, рәссам да, галим дә безнең апабыз.
Әйбәт әйбер күп булмый, диләр. Мин быел урта мәктәпкә күчәрмен. Яраткан укытучымнан аерылу бик моңсу булыр. Ләкин күпме еллар узса да, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән, дуслык кадерен белергә, балачакның гүзәллегенә төшенергә ярдәм иткән тәүге укытучымны онытмам мин.
Илһам Гасимов, 4нче сыйныф.
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Аэродинамика и воздушный шарик
Круговорот воды в пакете
Заяц, косач, медведь и весна
Кто грамотней?