Аның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Ул театрда өч төрле хезмәт алып бара: пьесалар яза, артист булып сәхнәдә уйный, режиссерлык сәнгатенә өйрәнә.
Вложение | Размер |
---|---|
136617_sochinenie_k1241rim_tinchurin.doc | 44 КБ |
Сочинение
“ Кәрим Тинчурин – талантлы драматург, артист,
режиссер һәм прозаик”
Ютазы муниципаль районы
Әбсәләм төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Мамедова Сабинаның иҗат эше
2012 ел
Сәхнәбездә синең “Зәңгәр шәл“ең,
“Сүнгән йолдызлар“ың яналар.
“Без кабызган утлар“ыңа җырлап,
Зур үрләргә яшьләр баралар.
Кәрим Тинчурин – татар халкының бөек, талантлы драматургы, горурлыгы.
Татар драматургиясе һәм театры тарихында Кәрим Тинчурин исеме лаеклы рәвештә күренекле урын алып тора.
Аның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Ул театрда өч төрле хезмәт алып бара: пьесалар яза, артист булып сәхнәдә уйный, режиссерлык сәнгатенә өйрәнә.
Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Әсәрләрендәге җыр-шигырьләр Кәрим Тинчуринны драматург кына түгел, ә шагыйрь итеп тә таныталар. Зирәк акыллы, тырыш табигатьле шәкерт үзлегеннән дә өйрәнеп, тиздән алдынгылар сафына баса, әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза башлый.
Ул безнең әдәбиятыбызга үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итә. Менә алар — «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» дигән гаять эчтәлекле һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр. Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра.
Әлеге темаларны күздә тотып язган һәм халыкны уйландырган «Сүнгән йолдызлар» драмасы 1923 нче елда языла. «Сүнгән йолдызлар» — Кщрим Тинчуринның «театр тетрәндерергә тиеш» дигән фикерен ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе. Трагизм һәм драма элементлары үзара кушылып киткән бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре тора. Нинди матурлык һәм фаҗига күрсәтелә соң драмада? Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның фаҗигале язмышын тасвирлый. Әлеге олы хис туа. Бу яшь пар — авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә торса, Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь кеше бер-берсен өзелеп ярата, әкияттәгедәй матур мәхәббәт туа алар арасында. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аждаһа сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән гыйбарәт була.
Халыкның иң күркәм сыйфатларын, иң мөкатдәс уй-теләкләрен чагылдырган җыр, музыкадан башка чын милли театрны күз алдына китерү мөмкин түгел. Кәрим Тинчурин да драма әсәрләрен җырлар белән иҗат иткән. Ә үз әсәрләрендәге төп рольләрне үзе башкаруын исәпкә алсак, ул талантлы җырчы булган дип тә әйтәсе килә. Күп кенә пьесаларда Кәрим Тинчурин төп рольләрдә уйный .“Зәңгәр шәл”дәге Булатны да ул үзе уйный.
Булат роле яшьләр өчен дә бит,
Тик нигәдер үзем уйнасам,
Халык аны ныграк аңлар сыман...
Каным кайный шулай уйласам, - ди ул.
Тинчуринның халык иң яраткан, татар театрының визит карточкасы - “Зәңгәр шәл”. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры берничә дистә еллар рәттән 1926 елда беренче тапкыр куелган бу спектакль белән театр сезонын ача һәм тәмамлый.
Кәрим Тинчуринның иҗаты искиткеч бай һәм күпкырлы. Ул матур телле хикәяче дә, сәнгать мәсьәләләрен тирән аңлаган театр тәнкыйтьчесе дә,сәнгать белгече дә. Ул милли культура тарихына өлеш керткән язучы.Аңа 1926 нчы елда театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә.
Минемчә, Кәрим Тинчуринның әсәрләре чорның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәргән өчен,тирән, тормышчан образлары белән тарихка кергән. Бу гүзәл традицияләр яшьләрнең мәһабәт образларын сәхнәгә күтәрү өстендә армый-талмый эшләргә чакыра.
Талантлы драматург Кәрим Тинчурин язган шигъри юллар бүгенге көнгә бик тә туры килә.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.
Әйе, хәзер әнә шушы традицияләрне дәвам итеп, зур үрләргә яшьләр баралар.
Ә бу бәхет түгелмени соң? Әлбәттә,татар театрының бәхете! Милләтебез бәхете. Якты юл сиңа, театр!
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Северное сияние
Сила слова
Колумбово яйцо
Есть ли лёд на других планетах?