Мин, Әмирова Рузилә Талип кызы, 1996 нчы елның 1 нче октяберендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туганмын. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә беренче сыйныфка укырга кердем. Мин кечкенәдән үк татар теле һәм әдәбият белән кызыксынам: китаплар күп укыйм. Аеруча яратып шигырьләр укыйм, үзем дә языштырам. Бик теләп иҗат эшләрен башкарам. Бу эшләр мине рухландыра, яшәргә көч бирә, күңелемә дәва була, җан тынычлыгы тудыра.
Кечкенә күләмле шигырьләрне кечкенә сыйныфлардан ук язам. Минем беренче эшем әле дә исемдә. Ул түбәндәгечә иде:
Әнием минем, кадерлем,
Иртә белән үбеп уята;
Аның нурлы йөзен күреп,
Фәрештә дә, хәтта, соклана.
Беренче уңышым: ”Сабантуй” газетасында шигырем басылу. Бу хәл мин өченче сыйныфта укыганда булды. Шушы көннән башлап мин татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 5 нче сыйныфта укыганда районда ел саен үткәрелә торган “Зирәк бала” бәйгесендә җиңүче булдым. Шулай ук юбиляр язучыларга багышлап үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашып барырга тырышам. 2012 нче елда Г. Кашаповның тууына 70 яшь уңаеннан районда үткәрелгән “Бүген ярат мине!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче урын яуладым. Иң зур уңышым итеп үткән елда “Илһамлы каләм” конкурсында 3 урын яулавымны саныйм. Шулай ук “Дөнья яшь язучылар күзлегеннән” региональ конкурсында 1 урын яуладым. Шулай ук район фән бәйгеләрендә дә бик теләп катнашам. Үткән уку елында татар теле буенча фән бәйгесендә 3 нче урын яуладым. Шулай ук тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә район бәйгеләрендә катнаштым. Бүгенгесе көндә мин 10нчы сыйныфта белем алам. Минем хыялым алдагы тормышымны татар дөньясы белән бәйләү. Шуңа күрә бик теләп Яңа гасыр каналында бара торган тапшыруларны карыйм. Аеруча “Аулак өй”, “Татарлар”, “Мәдәният дөньясында”, ТВ архивыннан, ретро концерт программаларын һәм башкаларны карарга яратам. Төрле тестлар үтим. Региональ интернет олимпиадаларда да катнашам. Шулай ук татар сайтларына да кызыксынуым зур. Шуңа күрә дә бу бәйгедә дә көч сынашырга телим.
Рузилә Әмирова.
Вложение | Размер |
---|---|
tufan_ukularyna_mirova_ruzil_eshe.ppt | 2.11 МБ |
Неньютоновская жидкость
Швейня
Девчата
Сказка "12 месяцев". История и современность
Соленая снежинка