Сочинение о малой родине
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 21 КБ |
«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11 нче утра гомуми белем бирү мәктәбе» Бюджеттагы муниципаль белем бирү учреждениесе
11нче «А» сыйныф укучысы Ягъфәрова Айгөл Равил кызы
Туган җирем.
Идел елгасы ярында Яшел Үзән шәһәре бар . Ул Татарстанның читендә, Казаннан төньякта урнашкан. Марий Эл, Чувашстан төбәкләре белән чиктәш. Бер ягында Идел елгасы ага, бер ягын, ярым боҗра булып, урман әйләндереп алган. Яшел Үзәнне Татарстанның «Көнбатыш капкасы» дип атыйлар. Аның тарихы еракларга барып тоташа. Шәһәр Гәр, Кабачищи һәм Паратский авылларын үз эченә ала.
Гәр авылы элек Яшел Үзән дип аталган. Бу авылга 1820 нче елларда нигез салынган. Югары Карамалы (Вязовые) авылыннан күчеп килгән дүрт-биш семья булган. Акрынлап, башка авыллардан да күчеп килә башлаганнар. Авыл исемсез сазлыкка якын, янган урман урынына салына. Яшел Үзән исеме аңа тышкы кыяфәтенә карап бирелә. 1892-1893 нче елларда Казаннан Яшел Үзәнгә тимер юл салалар. Зеленодол станциясе исеме авыл исеменнән алына. 1894 нче елның 15 июнендә тимер юл хәрәкәтен ачу тантаналы төстә була. Хәзер Гәр бистәсе Яшел Үзәннең микрорайоны.
1719 нчы елның кышында исемсез елга култыгы ярындагы чистартылган аланда, Вязов тавына каршы берничә йорт калкып чыга. Берсе биек баскычлы, зур тәрәзәле кабак - Кабачищи. Шулай «Кабачищи» исеме барлыкка килә. Ләкин «Кабачищи» исеме документлар буенча кабактан түгел, Кабачищи аланыннан килеп чыккан. Чынлыкта «Кабачищи» серле булып кала. Тора бара, Романовлар күпере төзелгәнче, затон «Кабачищи» исеме белән йөртелә .
Зур Парат авылыннан берничә крестьян Паратск авылына 1865 нче елда нигез сала. Монда судно ремонтлау остаханәләре, агач кисү заводы салырга бик уңайлы була. Паратск эшчеләре давыллы революцион вакыйгалардан да читтә калмыйлар. 1918 нче елда эшчеләр бердәм булып ак чехларга каршы күтәреләләр. В.И.Ленин Паратскига зур игътибар итә. 1918 нче елның 15 августында Паратски затоны янында яңа шәһәр салу һәм бараклар төзү өчен, Халык Комиссарлары Советы утырышында, ике миллион утыз мең сум акча бирү турында карар кабул итәләр.
Кыенлыкларга карамастан, эшчеләр бистәсе әкренләп үсә, төбәкнең сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелә. Яшел Үзән эшчеләр бистәсе 1932 нче елда Яшел Үзән шәһәре дип үзгәртелә.
Хәзер Яшел Үзәндә, Татарстанның зур сәнәгать үзәкләре кебек, «Серго», «Горький», фанера заводлары, Идел буе фанера-мебель комбинаты һәм башка преприятияләр бар. Яшел Үзән - горурланырлык шәһәр. Анда диңгез флоты өчен кораблар, пассажир суднолары, суыткычлар җитештерәләр. Шәһәребездә истәлекле урыннар бик күп. Идел-Кама табигый тыюлыгы Европада иң зурлардан санала.
Безнең шәһәрдә хезмәт сөючән, эшлекле кешеләр яши. Бөек Ватан сугышы вакытында, Яшел Үзәнлеләр зур батырлыклар күрсәткән. Тылда, алны-ялны белми, көнне-төнгә ялгап, «Фронт өчен» дип эшләгәннәр. Безнең ундүрт якташыбызга хөкүмәтнең иң югары бүләге -Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1939 нчы елда дәүләтебезнең иң югары бүләге- Ленин ордены белән, Яшел Үзәннән иң беренче Я.Н. Босых бүләкләнгән. Ул тимерче (күзнец) булып эшләгән. Аны хәтта сугышка да җибәрмәгәннәр, чөнки ул тылда бик кирәкле булган.
Яшел Үзәнлеләр Әфган сугышында да катнашканнар. Җиңү паркында Туган илләренә әйләнеп кайтмаган сугышчыларга багышлап аллея ачылды.
Быел безнең шәһәрдә зур юбилей – Романовлар күперенең ачылуына йөз ел. Бу бик зур тарихи вакыйга. Әгәр күпер булмаса, эшчеләр бистәсе Паратск, Яшел Үзән шәһәренә әйләнер иде микән?
Яшел Үзән районыннан бик күп күренекле язучылар, шагыйрьләр, төрле фән эшлеклеләре, галимнәр, артистлар чыккан. Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Идрис Туктар, Гомәр Саттаров, Мәхмүт Хәсәнов һәм башкалар.
Күренекле артистлар: Усман Әлмиев, Рәшит Сабиров, Резеда Төхвәтуллина. Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге рәисе Р әшит Кәлимуллин, Казан консерваториясе ректоры - Рубин Абдуллиннар Яшел Үзәндә туганнар. «Горький» исемендәге мәдәният сараеның һәм Париж коммунасы клубының элекке директоры, артист Фаат Галлямов шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Телевизордан беренче каналда барган бөтенсоюз күләмендәге «Голос» ярышында Яшел Үзән кызы Динә Гарипова җиңеп чыкты. Ул «Евровидение»дә дә чыгыш ясаячак. Безнең якташыбыз –автор һәм композитор Лилия Туманова «Универсиаданың иң яхшы гимны» конкурсында катнаша.
Яшел Үзәнлеләрнең спорт ярышларында да уңышлары зур. Сафин-Олимпия чемпионы, Колотов -Олимпия уеннарының бакыр призеры һәм минем яраткан укытучым, Маргарита Михайловна Домрачева- СССРның рекордсменкасы.
Яшел Үзән җиреннән мондый күренекле шәхесләрнең чыгуы юкка гына түгелдер. Төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, һавасының сафлыгы, суларының шифалылыгы ярдәм итәдер.
Яшел Үзән кешеләре гади, кунакчыл, зыялы һәм затлылыгы белән аерылып тора. Чөнки алар татар халкына Сөембикәне биргән данлыклы Йосыф мирза нәселенең дәвамчылары.
Яшел Үзән шәһәре көннән-көн үсә, матурлана. Киләчәктә аны тагы да алга киткән, мәдәниятле, чиста итеп күз алдына китерәм. Әкияттәгедәй матур шәһәребезнең чәчәк атуын, кешеләренең бәхетле, сау-сәламәт яшәүләрен телим.
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Басня "Две подруги"
Белый лист
Ребята и утята
3 загадки Солнечной системы