"Әтием -горурлыгым" темасына инша.
Вложение | Размер |
---|---|
donyadagy_bar_tidn_yakhshyraktyr_sin_ti.doc | 29 КБ |
Әтием-горурлыгым.
Дөньядагы бар әтидән
Яхшысыңдыр, син әти...
Әйе, чыннан да һәр бала үз әтисе белән горурлана. Малайлар бигрәк тә, дип уйлыйм мин.
Минем әтием һөнәре буенча шофёр. Ул Армия сафларына киткәнче үк руль артында булган. Ә инде Армиядә көчле техника БТР ны иярләгән. Ике ел хезмәт итеп кайкач та шофёр булып эшләгән. Әтием эшендә мактаулы, алдынгы булган. Моны исә аның күп санлы мактау кәгазьләре дәлилли. Аның шофёр һөнәрен яратып эшләвен мин әтием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ә бүгенге көндә яратып, теләп эшләгән һөнәрен ул нәкъ менә мин туган көнне башлаган. Ул авылыбызда газ эшләре буенча слесарь. Үз эшенең остасы дип әйтәм мин аның турында. Чөнки аны авыл халкы бик хөрмәт итә. Аның куллары алтын кебек. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра ул. Аның эштән кайтуын сагынып көтеп алабыз, үзебезнең шатлык-борчуларыбызны әти белән бүлешәбез. Ә ул исә, күпме генә арыган булса да, безнең белән сөйләшергә вакыт таба, үзенең акыллы киңәшләрен бирә.
Кечкенә чагымда әтием миңа әкиятләр сөйли иде, ә инде үсә төшкәч, укый башлагач, ул миңа катлаулырак сорауларга җавап табарга булышты. Әтием мине үзе кебек көчле, куркусыз булып, яхшы белән яманны, рәхимсезлелек белән шәфкатьлелекне аера белә торган бала булып үсүемне тели. Эш сөяргә дә өйрәтә, гаделлек өчен көрәшергә кирәк икәнен эш гамәлләре аша төшендерә. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм мин.
Гомер юлым әллә ни озын булмаса да, анда сагынырлык мизгелләр җитәрлек. Мин үземнең бала чагымны яратам. Бәхетле булып үссәм дә, күңелдә сагышлы, борчулы минутлар да була. Ә менә шул чагында әтиемнең үзе кебек сабыр булырга, авырлыкларга сыгылып төшмәскә кирәк дигән сүзләре мине кабаттан дәртләндереп җибәрә. Әйе, әтием бик сабыр, тыныч. Әле күптән түгел генә гаиләбезгә коточкыч афәт килде:абзар-кураларыбыз янып бетте. Мин бу хәлләрдән соң бик нык еладым. Ә әтием шунда:
-Дөнья малы табыла ул, башыгыз исән булсын, барысы да җайланыр,-дип тынычландырды.
Ул әби-бабама да бик игътибарлы, ихтирамлы булган: туган нигезен әби-бабам нигезен таркатмаган, аны саклап калган.
Нинди генә мактау кадерләү, иркәләү сүзләре әйтсәм дә, минем әтиемә аз булыр. Аның кебек матур, аның кебек гадел, аның кебек туганчыл, аның кебек аталарча кайгырта белгән әтиләр булганда без, балалар, барыбыз да бәхетле булыр идек.Әтием,әнием-минем өчен кадерле кешеләр.Тигез канатлы, тату гаиләдә үсүем белән мин чиксез бәхетлемен.
Юрий Алексеевич Гагарин
Повезло! Стихи о счастливой семье
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Военная хитрость
Два петушка