Рассказ ученицы про зимние каникулы.(По - татарский)
Вложение | Размер |
---|---|
minem_kyshky_yalym.doc | 685 КБ |
Кышкы ялымның бер көне
Менә сагынып көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте. Сөенеч өстенә сөенеч өстәп, Кыш бабай тәмле күчтәнәчләрен өләшеп чыкты. Матур күлмәген кигән, матур итеп бизәлгән чыршы-сылукай да кунакка килде...
Менә без Айзат белән урамга чыктык. Бергәләп тау ясадык. Киемнәребез юешләнгәнче рәхәтләнеп тау шудык. Ә аннары Кар бабай ясадык. Түгәрәк кар шарларын берсе өстенә икенчесен куя алмыйча шактый азапландык. Айзат кечкенәрәк бит әле, 1нче класста гына укый.
Тәрәзәдән безне әнием күзәтеп торган. Әллә безне кызганып, әллә үзе дә кызыгып киткән, кар шарларын куешырга әнием дә булышты. Аннары күмердән күзләрен, кишердән борынын куйдык. Башына чиләк кигертеп, кулына себерке тоттырырга да онытмадык. Кар бабаебыз бик килешле килеп чыкты. Соңыннан кар атышып уйнадык. Без уйнаганда ябалак –ябалак кар яварга тотынды. Табигать тагын да матурланды. Минем кышкы ялымның бер көне шулай бик күңелле узды!
Сөләйманова Таңсылу
Актаныш районы
Татар Суыксуы урта мәктәбе
3 класс укучысы
У меня в портфеле
По морям вокруг Земли
Кто чем богат, тот тем и делится!
Никто меня не любит
Снежная книга