инша
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 13.49 КБ |
Минем әнием – укытучы.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Кем соң ул укытучы? Укытучы – ул Кеше, Дус. Мәктәптә укытучы – ул шундый кеше, кайсы сине белем иленә алып бара. Ул акыллы, сабыр, тыйнак кеше.
Укытучы һөнәре өйгә кайткач та калдырмый, артыннан килә. Өстәмә материалны карарга, дәфтәрләрне тикшерергә, дәрескә хәзерләнергә, яңалыклар эзләргә кирәк. Укучыларыңа белем бирер өчен, дәресеңә кызыксындыру өчен, бик тырышып эшләргә туры килә.
Ә укытучы бит шундый ук кеше. Аның да гаиләсе, туганнары, якыннары, шатлыклары, проблемалары бар. Укытучы гаиләсе – ул үзенә бертөрле гаилә. Бар да монда башкача.
Минем гаиләмдә укытучы бар – ул минем әнием. Әнием татар теле һәм әдәбият дәресләре укыта.
Яшьүсмер вакыттан ук ул укытучы булырга хыялланган. Яхшы укыган, класстан тыш эшләрдә, мәктәп эшләрендә дә актив катнашкан. Әнием мәктәптә 20 ел инде эшли. Шундый озак эшләп тә, минем аның укучыларга тавышын көчәйткәнен дә ишеткәнем юк.
Мин укытучы кызы булуыма горурланам. Әниемне кызартмас өчен, бик тырышып укым, укучылар арасында беренче буласым килә. Кемнең әниләре укытучылар түгел, алар мине кайчан да аңламаслар дип уйлыйм.
Минем әнием иң яхшы, ягымлы кеше. Ул башкаларга бер дә буш вакыты булмаса да ярдәм итәргә әзер тора.
Бөтен укытучы балалары исеменнән аларга хөрмәтле булуыбызны телим һәм шундый изге бәйрәмнәре белән бөтен укытучыларны тәбриклим.
Хөснетдинова Ләйсән.
6 нчы сыйныф укучысы.
Подарок
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Спасибо тебе, дедушка!
5 зимних аудиосказок
Астрономический календарь. Апрель, 2019