Олы сыйныф укучылары өчен сочинение. Татар әдәбияты, шулай ук җәмгыять белеме дәресләрендә кулланылырга мөмкин.
Вложение | Размер |
---|---|
ilemnen_kilchge-minem_kulymda.doc | 27 КБ |
Илемнең киләчәге – минем кулымда.
Нәни вакытымнан миңа мондый сүзләр ишетергә туры килде:”барысы да үз кулыңда, яхшы уку, акыллы, тәрбияле булу синең кулыңда...” Ә үсә төшкәч, бу сүзләрнең дөреслегенә ышана барам. Тырышып уку – мәктәптә үз урынымны табарга; акыллы, тәрбияле булу – укытучыларның яраткан укучысы, әти-әниемнең горурлыгы булуга китерде. Һәм киләчәктә дә бу юнәлештән читкә тайпылмас өчен үз өстемдә күп эшләргә, тырышырга кирәк.
Инша темасы мине уйланырга мәҗбүр иттте. Илем чәчәк атсын, тормышыбыз гөл булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Беренче чиратта, һәр кеше дөрес тәрбия алырга тиештер. Һәр гаилә, әти-әни, әби-бабай баланы дөрес тәрбияләү өчен бөтен көчен куярга, сукбай урынына йөргән, үзләрен кирәксез санаган балалар булмаска тиеш. Әгәр дә инде ниндидер сәбәпләр аркасында бала гаиләсез кала икән, аңа хөкүмәт дөрес тәрбия биреп, нигезле белем бирергә тиеш. Ә дөрес тәрбия нәрсә соң ул? Әлбәттә, инсафлы, акылллы, кечене кече, олыны олы иткән шәхес. Шул ук вакытта бу кеше җәмгыятьнең бер өлеше икәнлеген, һәм тормышның нинди булуында аның да җаваплылык бар икәнлеген аңласын иде. Чөнки җәмгыять турында әйткәндә, халык башка кешеләрне генә күрә, ә үзенең дә шул җәмгыятьнең бер өлеше икәнлеген аңлап җитми.
”Тормыш шулай инде, яшләр тәртипсез инде, урлыйлар, талыйлар, хөрмәт итмиләр, халык шундыйга әйләнде инде...” кебек сүзләр ишетергә туры килә. Ә ул теләгәнчә булсын өчен, тормыш җәннәткә охшасын өчен ул үзе нәрсә эшләде икән соң? Ни өчендер мондый кеше башкалар алдында җаваплылык тоймый, тормышны яхшырту, илебез алга барсын өчен нәрсә дә булса эшләү турында уйлап та карамый. Ә бары тормыштан зарлануын гына белә. Менә шундый тәрбия күп кешегә җитеп бетми дип саныйм мин.
Кеше дөрес тәрбия алмаган очракта, ул тормышта үз урынын тапмыйча, язмыш җилләренә каршы тора алмыйча, төрле тәртипсезлекләр кыла, башка кешеләргә яшәргә комачаулый. Мондый кеше үз тормышын гына бозмый, ә үз тирәсендәге кешеләргә дә тормышның рәхәтлеген күрергә мөмкинлек бирми.
Мин үземне дөрес тәрбия алдым дип саныйм. Мин үземне җәмгыятебезнең бер күзәнәге дип саныйм. Һәм бу күзәнәк кеше, илем файдасына нәрсә булса да эшләргә тиеш икәнлегемне аңлыйм. 11нче сыйныфны тәмамлап, югары белем алганнан соң, кайда гына эшләсәм дә, беренче чиратта, җәмгыять, кеше һәм илем файдасына хезмәт итәчәкмен. Чөнки һәр кеше үз урынында кирәк. Кирәкле, кирәксез һөнәр ияләре юк, алар һәрберсе файда китерә: табиб та, укытучы да, төзүче, полиция хезмәткәре, игенче дә. Һәм аларның һәрберсе үз урынында кеше һәм җәмгыять өчен үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Бу очракта гына безнең илебез чәчәк атар, тормышыбыз җәннәт бакчасы булыр.
Плавает ли канцелярская скрепка?
Огонь фламенко
Какая бывает зима
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?