Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
tylsymly_donya.doc | 24 КБ |
Тылсымлы дөнья
Кыш!Тылсымлы ап-ак кыш!Урамга чыгуга,балкып,күзне чагылдырып торучы кар бөртекләре юрган булып җәелеп тә,тау булып өелеп тә:”Мин монда,монда мин...”-дип,үзләренә чакыра. Әйтерсең,бөтен дөньяны ак буяуга манганнар.Ә ни өчен кар бу хәтле ак,якты була икән соң?! Мөгаен,тылсым эшедер.Кешеләр күңеленә яктылык,сафлык керсен өчен эшләнгән Ходай тылсымыдыр.
Тагын бер нәрсә серле булып тоела миңа.Һавада тирбәлүче кар бөртекләре ничек шуның кадәр нәфис,кисеп ясалган күк төзек икән?Кем шулай бер калыпка салып тора аларны?Ә җиргә төшеп урнашкач,ялт-йолт килеп ялтырый,җемелди башлыйлар .Гүя, алар өстенә вак энҗеләр сибеп җибәргәннәр.
Кайбер көннәрдә кар бөртекләре,бергә укмашып,зураялар. Тагын чишелмәс бер сер.Ничек барысы да бер зурлыкта булып ябыша?
Минем туган авылым Бишмунчага гына килә шундый ак,тылсымлы кыш !Кешеләр җанына аклык ,пакълек иңдерергә,күңелләрен сафландырырга килә.Тылсымлы дөнья бүләк итә ул!
Хаҗиева Ләйсән 3 нче сыйныф.
Әлмәт районы
Бишмунча башлангыч мәктәбе.
Шум и человек
Цветок или сорняк?
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Рисуем тыкву
Неньютоновская жидкость