Укучыларның илһамнары килгән вакытта язган иҗат эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
och_eget.doc | 27 КБ |
sez_in_guzl_keshe_iknsz.doc | 29.5 КБ |
syerchyklar.doc | 63 КБ |
Өч егет.
Бу иншамны Иске Богады авылында яшәүче, өч егет үстереп, бер-бер артлы Ватаныбызны саклау өчен солдат хезмәтенә җибәргән Дәнифә апа һәм Финус абыйның зур хезмәтен хөрмәтләп язам.
Нәкъ әкияттәге кебек бер гаиләдә 3 малай үскәннәр. Бик хәрәкәтчән һәм шаян булганнар. Балалар бакчасына йөргәннәр. Бар балалар сыман ук 7 яшьтән мәктәпкә кереп укыганнар. “4”-“5”кә укыган еллары булган. “3”леләр дә алганнар. “2”ле, “1”леләр белән артык дус булмаганнар. Икесе Минзәләдә укытучылыкка укыган, ә төпчеге Актаныш һөнәр училищесын тәмамлаган. Әти-әнисе кечкенәдән үк аларга тагын бер һөнәрне яратырга өйрәтеп үстергән. Ул һөнәр – Ватанны саклау. “ Ватан сакчысы булу егет кешенең изге бурычы, ” -дигәннәр алар.
Өчесе дә спорт белән шөгыльләнгәннәр. Нык һәм көчле булып җитлеккәннәр. Үз вакытлары җиткәч, өчесе дә армия хезмәтенә алынган. Өлкәне Йолдыз абый башта Курск шәһәрендә штабта хезмәт иткән. Соңыннан 8 ай Чәчән Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, бүләкләргә лаек булган. Уртанчысы – Илназ абый – Мәскәү өлкәсендә данлыклы Тамань дивизиясендә танк командиры булып хезмәт иткән, сержант дәрәҗәсе алып кайткан, мактау кәгазь ләре бик күп. Ул Армиядә дә чаңгы ярышларында катнашып, батальоннар арасында җиңүче булган.
2006 елның 8 декабрендә төпчекләре – Илбар абый да ил алдындагы бурычын үтәргә китте. Ул Пермь өлкәсендә махсус частьта (часть особого назначения) хезмәт итә. Алар әти-әниләрен бик хөрмәтлиләр, хатларын еш язалар. Илбар да абыйлары кебек хезмәтеннән зарланмый. Чын ир кеше булу өчен һәр егет армия хезмәтен үтәргә тиеш дип саныйлар алар. Мин алардан үрнәк алып, җитез һәм көчле булып үсәргә тырышам. Минем дә алар кебек солдат буласым килә.
Сафиуллин Илназ
Богады урта мәктәбенең 4 нче класс укучысы
Актаныш районы Богады урта гомуми белем бирү мәктәбе
Бар шундый һөнәр – Ватанны саклау
4 нче класс укучысы
Сафиуллин
Илназның
2007 ел, февраль
Сез иң гүзәл кеше
Балаларның теле- кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез-
Сез иң галим кеше икәнсез.
Ф. Яруллин
Бу җырның сүзләре нәкъ минем беренче укытучым турында язылган,диярсең.
Алты яшем тулып киткәч, әти-әниемнең, быел беренчеләрне Гүзәлия апа укытачак, дигән сүзләре колагыма керде. Кем ул? Нинди кеше ул? Исеме дә минем әниемнеке сыман...Минем тизрәк шул укытучыны күрәсем килде.
Әти-әнием миңа:
- Кызым, син әле бер елдан гына мәктәпкә барасын, яшең җитми, - диделәр.Ләкин мин һәр көнне мәктәпкә барам дип йокыдан уяндым.
Минем укырга керү теләгем көчле иде шул. Ниһаять, әнием мине булачак укытучым яныны алып китте. Менә ул аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән мәктәп ишегалды. Төз чыршылар арасыннан дулкынланып атлыйм. Тизрәк мәктәп эченә керәсем килә.Анда мине ниндидер серле дөнья көтә сыман.
Мин укытучымны беренче күрүдә үк яраттым. Кечкенә булсам да аның балаларны яратуын сизеп алдым.
- Физәлия, исемең дә бик матур, үзең дә зур булгансың инде . Беренче сыйныфка укырга килүеңне көтеп калам, - дигәч, шатлыгымның чиге булмады. Шулай итеп, алты яшемдә мин укучы булдым.Әнием кебек ягымлы булгангамы, укытучыма ,онытылып,”әни”дип тә эндәшәм.Өйгә кайткач,аның кебек кыланып,”укытучылы” уйныйм.
Быел инде мин 5 нче класста укыйм. Укытучы апамның безне укырга, язарга өйрәтү өчен никадәрле көч куйганын үсә-үсә ныграк аңлый барам.
Сыйныфташларым белән без бык тату, тырышып, ярдәмләшеп укыйбыз. Укытучыбыз безне дус, тату булырга, олыны да, кечене дә хөрмәт итәргә өйрәтте шул. Бәйрәмнәрне дә бик күңелле итеп уздырабыз. Укуда, спортта алдынгылыкны бирмибез. Безнең уңышларыбыз – укытучыбызның тынгысыз хезмәт җимеше.
Укытучым! Сез иң-иң гүзәл кеше .
Актаныш муниципальрайоны Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе
Сез иң гүзәл кеше
5нче сыйныф укучысы
Якупова Физәлиянең иншасы
2010 ел
Сыерчыклар
Язлар җиткәч,
Очып кайта
Сагынып көткән кошларым.
Ул кошларның арасында
Сыерчыгым бар минем.
Ул килүгә әзерләдем
Бик матур итеп оя .
Сыерчыгым тизерәк кер
Шул ояга, шатланып.
Көн дә сайрар,
Төн дә сайрар
Шатлыгыннан кошкаем
Ә мин куреп куанырмын
Ишетәсеңме,дустым!
Сыерчыгы канат кагып
Коена язгы тамчыда
Дуслар белән,кошлар белән
Тату без шуңа күрә!
Алсу Әхмәтова 3 нче класс
Свинья под дубом
Финист - Ясный сокол
Сказка "12 месяцев". История и современность
Карандаши в пакете
Заколдованная буква