--
Вложение | Размер |
---|---|
babam_minem_kunelemd_matur_urnk_bulyp_yashi.doc | 29 КБ |
Бабам минем күңелемдә матур үрнәк булып яши.
Сез кайсы халыктан? дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр
Тик исән булсын дип. Ватаным.
Мин, Россия тарихында якты эз калдырып киткән, Зиннур бабам турында язарга булдым. Мин үземне белә башлаганнан бирле әтием-әнием, дәү әтием, дәү әнием белән Чалманарат авылына, Зиннур бабам белән Нәфисә әбиемнәргә кайтып йөрдек. Аларга һәр эшләрендә булышып яшәдек, кадер –хөрмәт күрсәттек.
Бабам да, әбием дә бүген юк инде. Хәтирәләр генә калды...
Зиннур бабам 1925 нче елда Актаныш районы Чалманарат авылында туа, шунда белем ала. 1943нче елда 18 яшендә сугышка алына. Фашистлардан Донбасны, Кырымны азат итүдә катнаша. Каты яралана. Хәрби госпитальдә дүрт ай дәвалана. Терелеп чыккач, Сахалинны японнардан азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, 5 ел Сахалинда хәрби хезмәттә була. 1950 нче елда гына туган авылына әйләнеп кайта.
Озак еллер мал табибы булып эшли. Колхоз маллары һәм аерым хуҗалык маллары авырмасын, үлмәсен өчен, эшен җиренә җиткереп башкара. Казанда алдынгылар слетында катнаша. Намуслы хезмәте өчен бабама атказанган колхозчы исемен бирәләр.
Зиннур бабам Нәфисә әбием белән 55 ел матур, тигез гомер кичерәләр. Бер кыз, ике ул үстерәләр. Һәр өчесенә дә әйбәт тәрбия һәм югары белем бирәләр. Кызлары, минем дәү әнием, Фәһимә. Мин укыган мәктәптә 42 ел балаларга белем бирә.
Дәү әтием Рәфит белән дәү әнием Фәһимә бер ул, бер кыз үстерәләр. Уллары минем әтием Искәндәр. Ул әби-бабамнарның нәселен дәвам итүче. Әтием мин укыган мәктәптә белем алган, тәртипле, тырыш булган. Югары уку йортында укып, төзүче-инженер һөнәре алган. Хәзер ул йортлар төзи. Актаныштагы күпчелек йортлар төзелешенә аның көче кергән.
Үзебез яшәгән йортны да әтием төзеде. Без гаиләбез белән шунда яшибез. Әтием өй тирәли агачлар утыртты, ә без аңа булыштык. Әнием Резеда тәмле ризыклар белән сыйлый. Минем Бәхтияр исемле энем бар, аңа 2 яшь. Безнең гаилә бик тату.
Дәү әнием әйтә: “Чын ир кеше йорт төзергә, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш,”- ди. Зиннур бабам да, Рәфит дәү әтием дә, әтием Искәндәр дә барысын да эшләгән.
Мин алар белән горурланам,аларга охшарга тырышам, көч алып яшим. Аларның үрнәгендә укып, югары белем алып, илемнең, туган җиремнең тугры, намуслы улларының берсе булырмын дип ышанып әйтә алам.
Иван Васильевич меняет профессию
Именинный пирог
Под парусами
Никто меня не любит
Нарисуем попугая цветными карандашами