Помоги первокласснику безопасно прийти в школу
Вложение | Размер |
---|---|
kherle_yul.doc | 24.5 КБ |
Әти- әниләр янына исән- имин кайтыйк
Менә тагын алтын көз туган ягыбызга аяк басты.Ул безне янә туган мәктәбебезгә дәште.Без барыбыз да тагын да үсеп,көч җыеп,яраткан мәктәбебезгә килдек.Алда безне яңа сынаулар,яңа үрләр көтә.
Без мәктәпкә көн саен күрше авылдан килеп йөрибез.Ярый әле автобус бар. Сөйләшә- сөйләшә килеп, ерак юлны сизми дә калабыз.Ә бит юлда безне көн саен куркыныч көтеп торырга мөмкин.
"Дүрт аяклы ат та абына",-ди минем әбием. Әгәр дә шофер үз эшенә җавапсыз караса,юл кагыйдәләрен бозса, дүрт тәгәрмәчле транспорт та һәлакәткә очрарга мөмкин.
Безне, үзләренең йөрәк парәләрен, әти-әниләребез көн дә автобуска утыртып, хәерле юллар теләп ,озатып калалар.Әлбәттә ,аларның күңелләре тыныч түгел."Исән-имин кайтырмы балам?Юллары имин булырмы?"дигән уйлар борчый аларны.
Безнең дә аларны борчыйсыбыз килми,шуңа күрә үзебезне юлларда тәртипле тотабыз.Шофер абый әйткәнне һәрчак тыңлыйбыз,куркынычсызлык каешларын бәйләп йөрибез.Автобуска утырганда,төшкәндә үзебезне сак тотабыз.Ә бит кечкенә генә шуклык та зур фаҗигагә әверелергә мөмкин.
Укытучы апабыз өйрәткән юл кагыйдәләрен һәрчак исебездә тотабыз,үзебездән кечкенәләрне дә бу кагыйдәләрне өйрәнергә һәм үтәргә чакырабыз.
...Менә тагын дәресләр беткәнен хәбәр итеп кыңгырау чылтырады.Без тагын автобуска ашыгабыз.Укытучы апа хәерле юллар теләп озатып калды.Хәвефсез генә булсын иде юлларыбыз.Безне зарыгып көтеп торган әниләребез янына исән-имин кайтып җитсәк иде!Ә бу безнең үзебездән һәм транспорт белән идарә итүчедән тора.
Беребезнең дә гомере юлларда өзелмәсен,әти-әниләрнең кайнар яше түгелмәсен.
Хәерле юллар!Хәерле юллар!
Выбери путь
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Рисуем белые грибы пастелью
В Китае испытали "автобус будущего"
Мать-и-мачеха