Гаиләбезнең үткәне һәм бүгенгесе.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 43 КБ |
«Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк»
Ш.Мәрҗәни
Әйе, «Илен белмәгән-игелексез», «Халкын белмәгән-холыксыз», «Нәселен белмәгән-нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз.Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә без бүген үз шәҗәрәләребезнең тарихын, туган авылның үткәнен өйрәнәбез , туган төбәкнең тарихи урыннарын хөрмәт белән саклау фарыз дибез.
Үткәннәр, үз гаиләңнең тарихы белән кызыксыну һәр кешегә салынган.Һәркемгә мәгълүм, безгә кадәр дә вакыт барган, кешеләр яшәгән,вакыйгалар булып торган. Кеше-туганнары сөйләгәннәрне тыңлый,гаилә легендалары белән таныша һәм хәтердә үткәннәрнең образы туплана.Бераз үскәч, шушы сөйләгәннәргә, күргәннәргә үзеңнең укыганнарың, дәрестә алган мәгълүматларың килеп кушыла. Шулай итеп һәр кешедә үз үткәне турында мәгълүмат туплана.Бу-гомуми тарих фонында барлыкка килә.
Безнең гаиләбез дә үз юлын үткән, үз җиңүләренә ирешкән, ходай язган кайгы-хәсрәтләрне кичергән. Билгеле, болар берсе дә эзсез генә үтеп китмәгән.
Шәймәрдән-Кәшбразый - Сабирҗан-Сабит-бу минем белгән кадәр тамырым.
Дөрес, мәгълүматны мин ерак бабам Сабирҗан турында гына бирә алам.Ә калганнары турында төгәл истәлекләр сакланып калмаган.
Ә ерак бабам Сабирҗанга килгәндә, ул 1903 нче елны, арыш урган вакытта,дөньяга килгән. Гади бер авыл малае булган. Иген иккән, атлар көткән. Алачыкта тимерче булып та эшләгән.Җир малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган. Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән. Матур кызны яр итеп сайлаган. 1935 енче елда ,ерак әбием белән ерак бабам уртак гаиләләрен төзиләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумалар. Бабам-ат караучы, әбием Кәшифә авыл хатыннарына хас эшләрне башкара.Акрынлап көннәр, айлар үтә. Тупылдап торган уллары-Сабит, ягъни минем бабам дөньяга килә. Һәр туган көнгә сөенеп тормыш тәгәрмәче тәгәри.Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый. Бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кара кайгы, ерак бабам белән әбием гаиләсен дә читләтеп үтми. 1941 енче елны , биш яшьлек улын, яраткан хатынын калдырып, бабам Сабирҗан фронтка китә. Ә ерак әбием «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!»лозунгысы астында, тылда хезмәт куя.Җир сөрә, урак ура,сугышчылар өчен, кич утырып оекбаш-бияләйләр бәйли. Шулай ук, җәйге челләләргә туры килгән уразасын да калдырмый.
Илгә Жиңү килә. 1945 енче елны ерак бабам сугыштан кайта. Җиң сызганып эшкә керешә.Бик авыр вакытлар.Шушы авырлыкларны бераз җиңеләйтеп булмасмы, дип Мәскәүгә төзелешкә китә. 1947 нче елда,44 яшендә кинәт мәңгегә күзләрен йома. Шуннан бирле,11 яшьлек бабам -әтилеләргә , 42 яшьлек ерак әбием парлыларга кызыгып,күз яшьләрен эчкә йотып, гомер итәләр. Гомумән әбием Кәшифә сабыр,эшчән,пешерергә,бәйләргә яратучы,чандыр гына карчык була.
Әбием Флүдә ягыннан - Йөзлебикә әбием дә,чорына күрә бик аңлы, гарәпчә, татарча укый-яза белүче иде.Яшь чагында бик җаваплы эшләрдә эшләгән. Ул, яттан, бик матур итеп Тукай шигырьләрен укый иде. Беренче «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятен мин аннан ишеттем. Искиткеч,моңлы итеп җырлап та бирә иде.
-Актаныш таңнары
Ул минем йөрәк серемне, аңлармы?-дип җырлавы бүген дә колагымда яңгырый.Кызганыч, Йөзлебикә әбиемә дә парлап гомер итәргә язмаган.
Игътибар итсәгез, ике ерак әбием дә бер төрле язмышка дучар булалар.Юк,ике әби генә түгел, шул чор әбиләренең язмышы белән аваздаш ул. Ә моңа, билгеле, сугыш сәбәпче.
Еллар үтә, сулар ага. Яшь егет Сабит белән тыйнак кыз Флүдә, Актаныш районы Яңа Кормаш авылында, яңа-Кәшбразиевлар гаиләсен төзиләр. Бу- 1962 нче елның 16 нчы марты була.Бабам -монтёр, әбием-колхозда төрле эшләрдә эшли.Бер-бер артлы 3 уллары ,2 кызлары туа.Балаларын тәрбияләүдә ерак әбиләрем дә үзләреннән зур өлеш кертәләр, үзләрендәге яхшы сыйфатларны әби-бабамда,оныкларында тәрбиялиләр.
Бабам Сабит, әбием Флүдә дә, барысына да түзеп, шатлык-борчуларны бергә җиңеп, матур тормыш кичерделәр.Ерак әбиләребезне тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар. Ә тәрбияне алар үз үрнәкләре аша бирделәр. Тик бабабыз Сабит кына , авырып, безнең арадан китеп барды.Әгәр мөмкин булса, әбием белән бабамның сабырлыгы, тырышлыгы, гадилекләре, гаделлекләре өчен мин һәйкәл куяр идем.
Мин-бәхетле, чөнки минем үткәнем,зур ихтирамга лаек әби-бабаларым, әти-әнием булган һәм бар. Мин бәхетле –шатлык - борчуларымны бүлешергә туганнарым бар. Мин- бәхетле, минем әти-әнием, аңлаучы гаиләм, ышанычым, авыр чакларымда таянычым бар,аллага шөкер! Җирдә горур атларга хакым бар!
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Ах эта снежная зима
Свадьба в Малиновке
Извержение вулкана
Лепесток и цветок