презентация
Вложение | Размер |
---|---|
1baltach_g.afzal_.ppt | 361.5 КБ |
Слайд 1
Гамил Афзал иҗатында халык язмышы, үткән тарихның сәнгатьчә чагылышыСлайд 2
Гамил Афзал Тулы исеме Гамил Гыймазетдин улы Афзалов Туу датасы 23 май 1921 Туу җире Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылы Үлем датасы 20 август 2003 (82 яшь) Үлем җире Әлмәт Бүләк һәм премияләре (1977) (1921-2003)
Слайд 3
23 май 1921 - 23 май 2013 тууына 92 яш ь Күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның
Слайд 4
«Гамил Афзал әдәбиятка үзенчә керде.Традицион шигырьгә таянган хәлдә, хәтта аңа бик нык ябышкан хәлдә, үзенчә керде». Сибгат Хәким
Слайд 5
Әдип бөтен иҗаты буенча Г.Тукайның мәһабәт образын тудыра, аңа сокланып, үрнәк алып яши . Габдулла Тукай - шагыйр ь өчен олы остаз Гамил Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын тора
Слайд 6
Тәрҗемәи хәле 1931 елның августында, 10 яшендә, аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөрәләр . 1937 елда «Магнитогорск» исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган "Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.
Слайд 7
“ Милли рух” Магниткага сөрелгән татарларның ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган. Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый. Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, кияргә өс-баш булмый.
Слайд 8
“ Милли рух” дигән шигырендә : Мин күп күрдем туган-үскән җирдә Замананың кара болытларын. Гомер итеп урыс белән бергә, Татар икәнемне онытмадым.
Слайд 9
Ф.Бәйрәмова искәртүенчә, “Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын милләттәшебез сөрелгән”. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган. “ Татар халкын яратам” дип әйтү Олуг гөнаһ иде ул чакта. Мин дә татар бит, дип әйтә идек, Алан-йолан карап як-якка. Соловкида салкын диңгез яры, Ярга чыгып тюлень көрсенә: Монда үлгән “халык дошманнары” Дошман түгел иде берсе дә! Магаданда тайга урманнары, Шул урманда аю көрсенә: Монда үлгән “халык дошманнары” Дошман түгел иде берсе дә! Мондый ялкынлы, тетрәндергеч шигырьләр тудырган Г.Афзал үз заманының сәясәтенә каршы торучы бердәнбер шагыйрь булган дисәк тә дөрес булыр.
Слайд 10
“ Сыйнфый дошманнар...” Шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә. Җилекләргә үткән курку хисе Ихтыярсыз итте. Мал караган, сабан сөргән кеше Сөргеннәргә китте. Чәнечкеле юллары белән чеметкәләп, ул идарә режимына каршы чыккан, аларны фаш иткән. Куркусыз шигырьләре белән Г.Афзал замана җиленә бирешмичә, баш имичә әдәбият һәм татар тарихында лаеклы урын яулаган.
Слайд 11
Кем гаепле ? Кремл ь дә утыручылар Тиран – ил белән җитәкчелек итүче (“ Тиран”шигыре) НКВД хезмәткәрләре (“ НКВД җәлладлары”, ” Тиран” шигырьләре) Халык үзе (“Шантрапа”, “Шәхес культы заманы” , “ Татар халкын яратам” шигырьләре)
Слайд 12
борынгы бабаларыбызның бөек үткәненә дан җырлаучы, мөстәкыйльлек, милли үзаңны уятучы Гамил Афзал -
Слайд 14
Бүләкләре Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән ( 1981 ) бүләкләнә. 1992 елда исә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» ж урналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты. 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Слайд 15
Кулланылган әдәбият Афзал ов Г . Гомер кичүләре. – Казан, 2000. 2. Афзалов Г. Рәхмәт! – Казан, 2009. Афзалов Г. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004. 4. Әдипләребез. – Казан, 2009. 5. Бәйрәмова Ф. Кырык сырт. – Казан, 2005 6. Бәйрәмова Ф. “ Тормыш авырлыкларына сынмаган Афзал ”. 7. Даутов Р. “Балачак әдипләре” .- Казан. “Мәгариф нәшрияты”, 2002. 8. Фәйзуллин Р. “ Халыкчан шагыйрь”. Сайланма әсәрләр, 5 том. 9. Хәким С. “Мин чәчәкләр җыям” ( “ Үз тавышың белән”)._ Тат.кит.нәш.,1969 10. Хәтер Китабы. Книга Памяти. Том. 1. – Казан, 2000.
Слайд 16
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!
Как нарисовать лимон акварелью
Лепесток и цветок
Рисуем белые грибы пастелью
Ветер и Солнце
Пока бьют часы