Район бәйгесендә 2нче урынга лаек булган шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
gatina_fluz.doc | 36.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем мәктәбе
Район бәйгесе
“Әниләр көненә багышланган шигырьләр”
Катнашучы: Гатина Флүзә Юныс кызы,
8 нче “А” сыйныфы укучысы.
Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы,
2 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
КАЗАН - 2012
Әни – бөек исем!
Әниләргә сыенабыз
Кайгыда, шатлыкта да.
Әниләрнең күңелләре
Сыйдыра барысын да.
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
Ярамый тап төшерергә
Шушы бөек исемгә.
Әниләрнең тынычлыгын
Кирәк түгел бозарга.
Балаларның төп бурычы –
Ана сүзен тыңлауда.
Әни безне саклап тора
Зур хаталар ясаудан.
Баш хәрефләр белән кирәк
«Әни» сүзен язарга!
Әниләргә ихтирамлы
Булыйк гомер – гомергә.
Сакланмасын үпкә, рәнҗеш
Әнкәйләрнең күнелендә.
Гатина Флүзә
Тукай
Аз яшәп, күп эшләүче -
Ул безнең Тукай булган.
Ятимлек, фәкыйрьлек, кимсенү –
Бар да аныкы булган.
Балачакта рәхәт күрми
Кулдан – кулга йөргән ул.
Ятимлекнең бар ачысын
Үзе тоеп белгән ул.
Укыган мәдрәсәләрдә,
Җырларга да яраткан.
Туган телен яратуы
Күңеленә урнашкан.
Ходай аңа гомерне дә
Бик кыска итеп биргән.
Шул кыска гомерендә дә
Зур хөрмәткә ирешкән.
Иҗаты да үзе кебек
Гаделлектән тора шул.
Шуңа күрә халкыбызның
Яраткан шагыйре ул.
“Туган тел”ен көйгә салып
Гимн итеп җырлыйбыз.
“Шүрәле”сен сәхнәләрдән
Балет итеп карыйбыз.
Гатина Флүзә
Укытучым
Укытучым минем, Алинә апа
Дәрес бирә ана телендә.
Өйрәтә ул безне матур итеп
Сөйләшергә туган телебездә.
Өйрәтә ул безне дус яшәргә,
Акыллы һәм сабыр булырга.
Авыр минутларда булышырга,
Шатлыкларны уртак бүләргә.
Алинә апа, диеп эндәшәбез,
Яратып һәм үз итеп.
Түземсезлек белән көтеп ала
Һәрберебез аның дәресен.
Алинә апа шундый сөйкемле ул,
Үзе сабыр, үзе ягымлы.
Хезмәттәшләре арасында
Юктыр аңа тиңнәр булучы!
Гатина Флүзә
Яңа ел
Яңа елның падишаһы – яшел чыршы
Җем – җем итеп басып тора өй түрендә.
Солтан булып килеп керә Кыш бабай да,
Күчтәнәчле капчык асып җилкәсенә.
Ә балалар, берсен – берсе уза – уза,
Күрсәтәләр һөнәрләрен Кыш бабайга.
Бабай исә, елмаеп тыңлап утыра
Һәм тарата бүләкләрен сабыйларга.
Киң күңелле, юмарт Кыш бабайдан,
Без ел саен бүләк сорыйбыз.
Сәгать теле уникегә җиткәч,
Бер - беребезгә теләк телибез.
Гатина Флүзә
Выбери путь
Ворона
Ласточка
Л. Нечаев. Яма
По морям вокруг Земли