Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулуга багышлана
Вложение | Размер |
---|---|
tukay.doc | 29 КБ |
Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулуга багышлана
Тукай – бөек шагыйрь
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Каратун урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Җәләлова Резедә эше (шигырь)
Җитәкче: Вафина Миләүшә Рифгать
кызы,
Каратун урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2010 нчы ел
Габдулла Тукай – бөек шагыйрь,
Ятимлектә үткән көннәре,
Кыш көнендә өйгә кералмыйча
Елап үткән кайбер төннәре.
Казаннарга алып барып,
Асрамага аны биргәннәр,
Фәкыйрьлектә узган сабый чагы,
Артык кашык итеп күргәннәр.
Үсә төшкәч, мәдәрәсәгә барып
“Әлеп, би, си...” ләрне өйрәнгән,
“Бәдәвам”ны, “Һәфтияк”не
Көйгә салып үзе көйләгән.
“Пар ат” ларда килгән Тукай
Нурлы Казаннарның үзенә.
Казан белән очрашу хисе
Шигырь булып чыккан күңеленнән.
Шүрәлесе йөри Кырлай урманында
Былтырыннан куркып һаман да.
Су анасы, алтын тарак эзләп,
Килеп чыга кайчак таңнарда.
...Күпме шигырь иҗат иткән шагыйрь
“Туган тел”е, “Туган авылым”,
Татарларның гимны булып,
Һәрбер өйдә бүген яңгырый .
...Мең тугыз йөз унөченче ел –
Татар халкы зур югалту кичерде:
Бөек шагыйрь җир йөзеннән
Халык күңеленә күченде.
Габдулла Тукай – бөек шагыйрь!
Һәр сабыйның йөрәк түрендә.
Татар халкы аның шигырьләрен
Көйгә салып җырлый бүген дә!
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Просто так
Цветущая сакура
Есть ли лёд на других планетах?
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое