Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» әсәре турында сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
och_ayakly_at.doc | 55 КБ |
Газиз әнием хакына…
А.Хәлим әдәбиятыбызның
байрагын күтәреп алып китүче
ышанычлы кулларының берсе
Р. Сверигин
План
I. Нурания Җамали – татар киносын тудырган режиссер.
II. Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» әсәре турында:
1. Айдар Хәлим каләменең үзенчәлеге;
2. Әсәрдә чагылыш тапкан темалар;
3. Сания апаның рухи ныклыгы;
4. Төп герой – Кәбир;
5. Галләметдин кебекләр – көчсез бәндәләр.
III. Нурания Җамалига рәхмәтем.
«Өч аяклы ат» фильмының «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар. Аның режиссеры безгә күп кенә татар фильмнары аша таныш ханым Нурания Җамали. Без аның «Китәм димә!», «Яланаяклы кыз» һәм башка фильмнарын бик яратып зәңгәр экраннар аша күзәткән идек. Хәзер дөньяга аның балаларга, яшь- җилкенчәккә, өлкәннәргә - һәркемнең күңеленә хуш килә торган «Өч аяклы ат» фильмы дөнья күрде. Хәзерге яшьләрдә битарафлык, күңел бушлыгы, гамьсезлек, ваемсызлык хөкем сөргән заманда бу әсәрнең дөньяга тууы күңелләргә сары май булып ятты. Алайса, телевизор экраннарында күрсәтелә торган мәгънәсез тапшырулар, үтереш - суеш, көчләү - талауны күрсәткән кинолар безне тәмам бозып бетерде. Мәгънәле, һәркемнең күңел кылларын тибрәтә торган шушындый әсәрләр күбрәк булсын иде диясем килә минем.
Айдар Хәлимнең иҗаты күп кырлы һәм мул уңдырышлы. Беренче әсәрләреннән үк сиземләнгән язу манерасы: кырыс реализм, халыкчан бизәкләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары. Кайсы чор турында һәм нинди генә темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш – гамәлләрен гуманистик идея- эстетик карашлар югарылыгыннан торып анализларга тырыша. Аларны чынбарлыктагы милли, тарихи – иҗтимагый тормыш барышындагы катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр, әхлакый проблемалар белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтыла.
«Өч аяклы ат» әсәре авыл тормышына багышланган. Вакыйгалар үткәннәрне искә төшерү белән үрелеп бара. Анда сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә. Әсәрдә авылның тормыш – көнкүреше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр тулы картина булып безнең күз алдыбызга килеп баса. Әсәр табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә, кояшлы көне дә бар. Әйе, яшәү җиңел булмаячак. Әмма яшәргә, тырышырга кирәк. Сугыш дигән олы афәт тудырган ул елларны.
А.Хәлимнең әлеге әсәрендә ил, халык язмышының аеруча катлаулы һәм фаҗигале дәвере – крестьяннарны көчләп күмәкләштерүгә мөнәсәбәте дә чагылыш тапкан. Бу чорда акыллы һәм таза тормышлы игенчеләрнең үрнәк хуҗалыкларын туздырып, аларның хәләл көч белән тупланган мал – мөлкәтләрен ирексездән тартып алып, ил икътисадына һәм аның абруена, рухи байлыгына иксез – чиксез зыян китерелә. Сугыштан соңгы елларда авыл халкы җәбер – җәфаны, интегүләрне байтак күргән шул. Хезмәт көненә берни бирмиләр диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфалыйлар! Еллар буе берни бирмиләр, еллар буе барын халыктан гына сорыйлар. Кесәңнән бер башак табылса, бер ел төрмә, ике башак табылса, ике ел төрмә каралган. Ә бер кесә ашлык белән тотылсаң, башыңны ун елга төрмәгә тыгалар. Ә шушы чорда ат хәтле атны сафтан чыгарсаң, бу колхозны сафтан чыгару дигән сүз. Димәк, башың гомерең буе төрмәдә чериячәк.
Сугыш арты еллары бик авыр чор. Әтисез калган ятимнәргә тагын да авыр. Үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнеп, авырлыкларны җиңә - җиңә яшәгән чак. Бөтен тормыш авырлыгы хатын – кыз һәм балалар җилкәсендә. Ирләр юк дәрәҗәсендә. Кечкенә малай Кәбир һәм аның әнисе Сания апа шул чор корбаннары. Колхоз бик авырлык белән генә сөйрәлә. Техника юк, барлык авыр эшкә атлар җигелә. Әле аның анысы да санаулы гына. Күп атлар сугышка җибәрелеп, шунда башларын салганнар. Лобогрейкага, сукага һәм башка колхоз эшләренә җигү өчен Кәреш авылында нибары ике ат исәпләнә. Ашарга да такы-токы гына. Җизнәсе һәм апасы Зөлхиҗәләрдән хат килеп төшкәч, алар янына барырга булалар. Бер-ике капчык бәрәңге, азрак он, атланмай алып китәрсез дигәннәр бит…Алар тормышындагы кара көннәр шушы төннән башлана да инде.
Әсәрнең исеме - «Өч аяклы ат» . Шулай аталса да, атның бер аягы бүре тешләреннән чәрдәкләнсә дә, хикмәт башкада. Аның заманасы шундый - өч аяклы: менә - менә егылам дип тора. Бер эшкә яраксыз Галләметдин ишеләр влсть белән идарә иткәндә шулай булмый нишләсен! Ул үзе дә болай ди бит: «Катымын! Каты булачакмын! Мин- влач! Дәүләтнең алтын баганасы. Мин бар, димәк, човет влачы бар, мин юк – човет влачы да юк!»
Ана кеше бердәнбер юанычы - малае Кәбиргә зур өметләр баглап, сабырлыгын җыеп, бөтен көчен эшкә бирә. Сания апа ниләр генә күрми, нинди авырлыкларга гына түзми! Аның чыдамлыгына, түземлегенә сокланмау мөмкин түгел. Сугышта батырларча үлеп калган иренә булган мәхәббәтне олы бер хис итеп саклый. Мәхәббәтенә хыянәт итүне ул уйлап та карый алмый. Күпме газап- михнәтләр чиксә чигәр, башкайлары төрмәләргә керсә керер, ләкин ул намусына тап төшермәс!
Әсәрдән эчке бер җылылык бөркелеп тора. Әсәрнең төп герое - Кәбир исемле үсмер малай. Ул үзенең ихласлыгы һәм авырлыклар алдында югалып калмый торган көчле рухлы үсмер булып безнең күңелләрне яулый. Ул ат җанлы. Андыйлар турында «хайван җене кагылган» дип әйтәләр. Бамбук малай өчен бик якын җан иясе. Атны суйганда өзәләнеп кычкырулары әле дә колагымда яңгырый. Дусты белән ат йөрәген кадерләп күмүләрен генә искә төшерик… Ике дус җирне тырмый – тырмый кабер казый. Бамбук каберенә киләчәктә һәйкәл кую, ай һәм йолдыз сурәте төшерү уйларында. Әйе, Кәбир нечкә күңелле . Аның атка булган мөнәсәбәте дә сокландыргыч. Атны иң олы ярату белән ярата белә шул ул.
Нинди генә кыенлыклар, кимсетелү- җәберләүләр , михнәт – газаплар күрергә туры килми аларга ?! Әнисен хаксызга мыскыл иткән колхоз бригадирының ямьсез гамәлләренә ул түзеп тора алмый. Явызлык, намуссызлык, шәфкатьсезлек хакимлек итмәскә тиеш! Алар тиешле җәзаларын алырга тиешләр!
Колхоз бригадиры Галләметдин, лейтенант Шәрифуллин ишеләр үз вазифаларыннан файдаланып, хезмәт ияләренә кол итеп карап, аларны төрлечә мәсхәрәләргә һәм кешелек сыйфатларын санга сукмаска тырышалар. Гуманлылык күзлегеннән караганда, Санияне гомер буе шул колхозда тир түккән фронтовик хатыны булуын исәпкә алып, кичерергә тиешләр иде кебек. Ләкин юк. Яшьли үк Саниягә кызыгып, аның мәхәббәтен кире какканы өчен, үч алу тойгысы уяна Галләметдиндә. Алар икейөзле, әхлаксыз, эчкече, имансыз бәндәләр. Галләметдиннәргә ил, халык, вөҗдан кебек олы мәгънәгә ия булган сүзләр бары абстракт төшенчәләр генә. Бары байлык, муллык һәм рәхәтлек китергән төшенчәләр генә алар тарафыннан хөрмәт ителә, кадерләнә. Бер эшкә яраксыз хөрәсәннәрнең колхоз малын эчеп ятулары гына җитмәгән, әле алар фронтовик хатыны Саниянең алтын – көмешләрен урлап чыгудан да тартынып тормыйлар. Участковыйның ялган яла ягуы, нигезсез дәлилләр китерүе күңелдә андый кешеләргә карата җирәнү хисләре тудыра. Лейтенант Шәфигуллин фронтовик хатынына түбәндәге уйдырма гаепләр табып, нахак бәла яга: « Үзегезнең раскулачивать ителгән ат нәселеннән икәнен белеп зыянлаттыгызмы? Җизнәгезгә сугымга калдырдыгызмы? Җизнәгезнең абзарына бернинди дә бүре төшмәгән. Совет властеның борынгы дошманы аның аягын махсус сындырган. Соң булса да уң булсын, дип, киткән малын кире кайтарырга уйлаган. Бик беләсегез килсә, ул аны суеп та ашаган. Бу сезнең алдан уйлап эшләгән җинаятегез. Менә җизнәгезнең атны суеп, базарга чыгарып сатуы турында жалоба». Шулай да Галәметдин кебек мәкерле, астыртын, хәйләле, кешелексез бәндәләр халык әхлагының күркәм сыйфатларын гәүдәләндергән намуслы яшәүче хезмәт ияләре алдында көчсез.
Кәбирнең күңелендә әлеге хаксыз рәнҗетүләр, мыскыллауларга карата көчле протест уяна. Аның җаны ярсый, бәргәләнә. Галәметдин кебек властьтан файдаланып, итәк астыннан эш йөртүчеләрнең мыскылы карарларын нигезсез, законсыз дип саный. Аның әнисенә тагылган нахак гаепләүләргә җаны җәрәхәтләнә, күңеле сыкрана. «Үсеп кенә җитим, кирәкләрен бирермен мин аларның»,- дип күңеленә салып куя. Шулай да ул җебеп- сыгылып төшми, үзендә алга таба барырга тагы да зуррак көч туплый бара. Тормыш рәхимсезлеге белән көрәшергә үзендә бетмәс- төкәнмәс көч таба. Әнисен Сания апаны бары бер генә нәрсә коткара ала – Бамбукны алып кайтып, аның исән икәнлеген раслау. Бәрелеп- сугылып, төрле кыенлыкларга очрап, сазлыкларда бата – бата, чегәннәргә юлыгып, аның эзенә төшәргә теләгән бригадир һәм участковыйлардан яшеренеп, ул исән-имин килеш, атны үз авылларына - Кәрешкә алып кайтып җиткерә. Аны ана мәхәббәте, җитезлеге, уңганлыгы бу бәладән чын егетләрчә чыгарга мөмкинлек бирә. Ананың балага, баланың анага карата булган мәхәббәте таш – кыяларны да җимерергә, явызлыкларны җиңәргә сәләтле шул!
Әсәрнең ахыры үкенечле бетә. Дөрес, Галләметдин җәза ала алуын. Атны суйдырган өчен, авыл халкы, абзарда тезләндереп, аңа тизәк ашата. Санияне дә өенә кайтаралар, әнисен дә Галләметдин ише адәмнәрдән якларга сүз бирәләр. Тик…Тик менә Кәбир генә Бамбуксыз кала…
Фильмны тамаша кылганда йөрәк телгәләнә, күзгә яшьләр килә. Геройларның тиешсезгә рәнҗетелгән урыннарында ярсуларым, ачуым кабарулар тынны кыса, бугазымнан буа. Кәбирнең җан ачысы белән өзгәләнгән, ачыргаланган минутларында бөтен тәнемә кырмыскалар йөгергәндәй була, кайгы- хәсрәт ялкынында янам.
Шушындый фильмнарны дөньяга тудырган Нурания Җамалига рәхмәтем чиксез минем. Киләчәктә дә армый- талмый милләтебезгә хезмәт итсен. Сезнең татар халкына эшләгән игелекләрегез дәвамлы булып, милләтебезне дан- шөһрәткә күмсен!
Балтач муниципаль районы
Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе
Сочинение
« Газиз әнием хакына…»
Башкарды:8 нче сыйныф
укучысы Гарифуллина Рания
Ришат кызы
Гыйнвар 2009
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Тигрёнок на подсолнухе
Три орешка для Золушки
Как Снегурочке раскатать тесто?
Император Акбар и Бирбал