"Мин туган телемдә сөйләшәм" исеме астында узган конкурска җибәрелгән инша
Вложение | Размер |
---|---|
sltt_eshlisem_kil.doc | 36.5 КБ |
“Сәләт” лагерена йөри башлаганчы, минем тормышым акрын гына бер көйгә бара иде. Беренче ел шунда барып, күреп кайткач, әйтерсең, мине сихерләп куйдылар. Минем көнем дә, төнем дә, уй-хыялларым да “Сәләт”кә бәйләнде. Сәләт минем өчен күп яклары белән ачылды, ул минем тормышымның төп максатына әверелде. Минем тизрәк мәктәпне тәмамлап, “Сәләт”тә эшлисем килә башлады. Шул ук вакытта, уңай яклары белән бергә, каршылыклар да килеп чыкты. “Сәләт”кә эләгер өчен мин туган телемне камил үзләштерергә тиеш. Ә мин рус гимназиясендә укыйм, рус телле гаиләдә үскән кыз... Миңа нишләргә соң? Бу сорау белән мин үземнең татар теле укытучысына мөрәҗәгать иттем. Шул чакта ул миңа ярдәм итәчәген әйтте, үзе тәмамлап чыккан университет турында сөйләде, һәм минем алда барлык ишекләр ачык икәнен дә аңлатып узды. Аның сүзләреннән соң, әйтерсең, миңа канатлар куйдылар. Моңа кадәр туган телем минем өчен икенче урында торса, хәзер исә ул беренче планга күчте. Әти-әнием татар телен начар белгәнгә, мин күбрәк әби-бабам янына кунакка йөри башладым. Төп максатым-туган телемне яхшы өйрәнеп, татар филологиясе факультетына укырга керү. Анда татар һәм инглиз телләрен яхшы үзләштерү һәм, ниһаять, яраткан лагеремда эшли башлау.
Нәрсә соң ул “Сәләт”? Минем тормышыма ничек килеп керде ул? Иҗади эшемне шул сорауларга җавап эзләп дәвам итәсем килә.
“Сәләт” ул- төрле район-шәһәрләрдәге меңләгән укучыларны, студентларны, укытучыларны берләштереп торган яшьләр оешмасы. Бер сүз белән әйткәндә, зур дус гаилә. Аның тарихы 1994нче елдан башланган, гаиләнең әтисе булып Җәүдәт абый Сөләйманов тора. Бик күп еллар буена “Сәләт”тә сәләтле балалар белән төрле эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 20гә якын һәм Европаның 3 илендә (Италия, Чехия, Украинада) “ Сәләт аланы” эшләп килә. Лагерда ял итүчеләр үзләре теләгән юнәлешне сайлап ала алалар. Алар 4 төрле: “Сәләт-Тел” (лингвистика), “Сәләт-Раушан” (интеллектуаль юнәлеш), “Сәләт-Санак” (информацион технологияләр) һәм “Сәләт-Шәхес” (шәхес тәрбияләү).
Мин беренче тапкыр “Сәләт” турында 2010 елда ишеттем. Һәм шунда ук Сәләт-Раушанга юл тоттым. Безгә килүгә “Сәләт”дип язылган логотип белән футболка бирделәр. Бу якты кояш дигән мәгънәне аңлата иде. Ә ахырдан сары галстук алган төркем “Иң зур хөрмәткә лаек төркем” булып санала иде. Безнең вожатыйлар итеп 18-20 яшьлек студентарны билгеләделәр. Без аларны “Әйдаманнар” дип йөрттек. Аларның футболкалары зәңгәр төстә иде. Күк төсе дигәнне аңлата. Ә күк кояшны саклап тора. Ә иң өлкән әйдаманныкы кызыл төсле. Ул әйдәп баручы-лидер дигәнне аңлата. Беренче тапкыр күргәннән соң, минем дә аның урынында буласым килде, чөнки безнең арада ул иң югары дәрәҗәле җитәкче булып торды.
Башка лагерьлар белән чагыштырганда, миңа иң ошаганы- корпус эчендә утырмау булды. Без төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнаштык, презентацияләр әзерләдек, төрле шәһәрләрдә йөрдек, яңа дуслар таптык. Өйгә кайткач та, бик озак хатирәләр белән яшәдем. Икенче елны “Сәләт –санак”ка бардым. Анда да мине шндый ук күңелле һәм мавыктыргыч вакыйгалар көтеп тора иде. Һәр сәләт аланының үзләренә хас традицияләре бар икәнен аңладым. Иң мөһиме- мин укыган мәктәбемдә уку буенча алга барышны сиздем. Минем өчен моңарчы катлаулы фәннәр- физика һәм математиканы җиңел үзләштерә башладым. Әти-әнием өчен бу бик зур шатлык булды.
2011нче елның көзендә мин беренче тапкыр Балтик буе базасындагы “Фэнсар”да көзге сессиядә булып кайттым. Бер атналык сессия сизелмичә үтеп китте. Төрле уен, конкурслардан кала, минем өчен иң истә калганы- төрле кызыклы шәхесләр белән очрашу булды. Шул кичәләрдән соң, үземне үсеп киткәндәй хис иттем, бу дөньяга юкка гына килмәгәнемне аңладым. Тагын да күбрәк уңышларга ирешәсем килә башлады.
“Сәләт” лагере белән кызыксынуым көннән-көн үсә бара, төрле газета-журналлар укыйм, интернет мәгълүматлары белән танышып барам. Сәләттә кайчандыр ял иткән һәм белем алганнарның уңышлары белән кызыксынам. Аларның үсешләрендә нәкъ менә “Сәләт”нең зур урын алып торуларын аңлап, сөенеп куям. Алар кебек дәрәҗәгә ирешер өчен, миңа хәзер барлык фәннәрдән дә тырышып укырга, туган телемне яратырга, аны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Икенче чиратта, мәктәпне тәмамлагач, татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшырып, татар филалогиясе факультетына укырга керергә кирәк. Шуннан чыгып, иҗади эшемнең темасын ачкан сорауга да җавап биреп үтәсем килә. Татар бүлеген тәмамлап, “ Сәләт”тә эшләп буламы соң? Әлбәттә, була. Минемчә, ул беренче юл булып тора. Һәм мин моңа ирешәчәкмен, дип ышанып әйтә алам. Моның өчен миңа бөтен мөмкинлекләр бирелгән, янәшәмдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган әти-әнием, укытучыларым бар.
Тормышымда “Сәләт” белән таныштырган, дөньяның кызыклы якларын ачкан, яңа дуслар табарга ярдәм иткән өчен мин язмышыма бик рәхмәтле! Татар бүлеген тәмамлап, “Сәләт”тә эшлисем бик тә килә!
Заповеди детства и юности
Прекрасная химия
Простые новогодние шары из бумаги
Сказка "12 месяцев". История и современность
Как Снегурочке раскатать тесто?