Бөек җиңүнең 68 еллыгына багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
Рәхмәт сезгә, ветераннар! Бер кайтмасам, әнкәй | 139 КБ |
Сугыш хәтирәләре.
Бер кайтмасам, әнкәй , бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә мине көт.
Сине көттереп тә , кайталмасам,
Кичер мине ,әнкәй, гафу ит.
“ Мин кайтырмын, әнкәй. Мин кайтырмын, сөйгән ярым. Мин кайтырмын, балам. Без кайтырбыз җиңү яулап, бик тиз кайтырбыз,”- дип, миллионлаган яшь егетләр, ирләр, әтиләр, бабайлар 1941 нче елда дәһшәтле сугышка китәләр.Алар газиз аналарын, газиз балаларын, туган илебезне фашист илбасарларыннан яклар өчен, кулларына корал алалар.
Татар халкының батыр шагыйре Фатих Кәрим үзенең “Ант” шигырендә болай ди:
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен,Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Илебез халкы, олысы-кечесе Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен дә кызганмыйча көрәшергә ант итә. Хәтта 10-12 яшьлек пионерлар, 16-18 яшьлек комсомоллар да Ватан сагына басалар.Алар көнне төнгә ялгап, тылда эшли, фронтта, партизан отрядларында фашистларга каршы көрәшә. Леня Голиков,Павлик Морозов, Олег Кошевой, Зина Портнова, Зоя Космодемьянская, Любовь Щевцова һ. б. зур батырлыклар күрсәтәләр. Ил өчен башларын салган мондый чын батырлар санап бетергесез.Сугыш аларның балачагын, гүзәл яшьлек елларын ала, бөтен хыял-теләкләрен җимерә.
1941 нче елның 22 нче июль иртәсе минем бабам гаиләсенә дә кара хәсрәт алып килә. Бабамның әтисе яңа гына дөньяга килгән сабыен, сөекле хатынын, карт әнисен калдырып, авылда иң беренчеләрдән булып, фронтка китә. Ул да: «Без бик тиз, фашистларны җиңәрбез дә кайтырбыз,» - дип китә. Ләкин бик тиз генә туган нигезенә кайтырга насыйп булмый аңа. Сугышның беренче көненнән ахырына кадәр , дүрт ел фронтта була бабам. Җиңү таңын ул Берлинда каршылый. Рейхстагны алудагы иң авыр сугышта үз өлешен кертә һәм моның белән гомере буе горурланып яши. Сугышта алган тән, җан яралары бабамны бу якты дөньядан вакытсыз алып китә. Хәзер бары тик аның орден-медальләре, фронтта төшкән фоторәсемнәре генә ул үткән данлы сугыш елларының хәтирәсен саклый.
Әйе, минем бабама җиңү тәмен, рәхәтен тою бәхете насыйп була. Ә күпме: “Без кайтырбыз, көтегез,”- дип киткән баһадирдай ир-егетләргә, сылу хатын- кызларга туып-үскән җирләрен кабат күрергә туры килми... Алар, мәңге яшь булып, сугыш кырларында ятып калалар.Туган җиргә аларның кайтавазы, Ватанны уяу сакларга васыять булып, таш һәйкәлләр генә кайтты. Һәр авыл, район, шәһәрдә бар алар. Бухенвальдта,Хатыньда, Ленинградта, Волгоградта, Мәскәүдә, хәтта Берлинда да Совет солдатының батырлыгына дан җырлый һәйкәлләр.
Сугыш һәйкәлләре һәр урында
Ишетәсезме,авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр еп җиңү бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!
Тиздән Бөек җиңү көне.Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 68 нче тыныч яз килде ! 9 нчы май көнне бөтен шәһәр халкы Ватан-ана мемориалы янына җыелачак. Бу көн дәһшәтле көннәрне кабат искә төшерә, инде бик аз калган сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбызга булган хөрмәт, ихтирам билгесе итеп, бу көнне һәйкәлгә бәйләм-бәйләм тере чәчәкләр куелыр. Җиңү көнен якынайтуда безнең якташларыбызның да өлеше әйтеп бетергесез. Ә һәйкәлләр безгә сугыш кырында ятып калган илебезнең батыр ул һәм кызларының әниләренә, сөйгән ярларына, балаларына әйтәсе килгән соңгы сүзләрен җиткерә сыман: “Сезне көттереп тә кайта алмадык. Кичерегез,гафу итегез...”
Рәхмәт сезгә, ветераннар! Без -21 нче гасыр балалары сезнең батырлыгыгыз алдында таш һәйкәлләр каршында баш иябез.Без сугышны күрмәдек, анны бары кинолардан карап, китаплар укып, сезнең сөйләгәннәрегездән, тарих китаплары буенча гына беләбез.Без шуның белән бәхетле.Безгә сугышлар язмасын иде, илләр тыныч, халыклар бәхетле яшәсеннәр иде дип телибез.
Әхмәтҗанова Эльвина, 40 нчы мәктәпнең 8д сыйныф укучысы.
Укытучысы-Таҗиева Рузалия Рәвгатовна.
Разноцветное дерево
Есть ли лёд на других планетах?
Акварель + трафарет = ?
Попробуем на вкус солёность моря?
Бородино. М.Ю. Лермонтов