Дәү әни турында истәлекләр.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_du_niem.doc | 165.5 КБ |
Минем дәү әнием.
Минем дәү әнием (әбиемнең әнисе) Минҗиһан Зиннатулла кызы 1925 елның 25 нче маенда Кайбыч районы Имәле авылында дөньяга килгән. Татар халкында болай диләр:
“ Исеме җисеменә туры килеп тора”. Әйе,бу әйтем нәкъ минем дәү әнием турында әйтелгәндер. Чөнки дәү әнинең исеме үзе үк әйтеп тора “Мин җиһан”.
Минем әнием - дәү әнинең беренче оныгы. Дәү әни турында миңа әбием сөйләде. Әбием сәйләгәннәрдән чыгып, мин аның бала чагы, яшь чагы турында язарга булдым.
Дәү әнием дүрт балалы гаиләдә туган. Аның яшь чагы сугыш чорына туры килгән.Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Ул мәктәптә берничә сыйныф кына укый. Яшүсмер кыз булгач ,1940 елның маенда,шомырт чәчәкләре бар җиһанга хуш ис сипкәндә,яшьлек дәрте ташып торганда, бер төркем авыл кызлары белән дәү әниемне Иваново шәһәренә җибәрәләр. Ә әнисе өч бала белән авылда кала, әтисе инде бу вакытта вафат булган.
Әнисеннән, туганнарыннан аерылып, туган авылыннан чыгып китүләре бик җиңел булмагандыр. Ә нишлисең, эшләргә кирәк. Әнисенә әзме -күпме файда булыр дип уйлагандыр ,бәлки. Яшьләрне романтика да тарткандыр. Шулай да читкә китүнең иң зур максаты ул - ватанга хезмәт итү булган.
“Ивановага килеп җиттек. Поезддан төшкәч, безне машинага утыртып яшәү урынына илттеләр.Эш урыннарыбызга алып барып күрсәттеләр. Без солдатларга кием – салымнар тектек, гомумән, нинди эш бар -барсын да эшләдек . Зарланып,хәлдән килми бу эш ,дип әйтеп булмый иде,”- дип сөйли торган була дәү әнием.
“Тулай торакта яши башлагач , мине үзем белән килгән кызларга “өлкән” итеп сайладылар. Кызларның үз-үзләрен тотышы,тулай торактагы тәртип өчен җаваплы кеше итеп куйдылар .Илнең төрле шәһәрләреннән килгән кызлар белән уртак тел табып, матур гына яшәдек.Русчага да өйрәндек.Тик туган авыл, әнием, туганнарым бик сагындыра иде. Эшнең төрлесен башкарырга туры килде.Эшемне теләп, яратып эшләдем. Эшемнән , үзе- үземне тотышымнан начальниклар канәгать иделәр,”- дип искә төшерә дәү әнием .
1941 нче елның 22 нче июне. Елның иң озын көннәре, иң кыска җәйге төннәр.Әкрен генә таң атып килә. Сандугачлар сайрый, җәйге йомшак җил исә.Совет халкы тыныч йокыда. Ял көне бик матур булырга охшаган.Якты өмет-хыяллар тиздән тормышка ашар шикелле.
Тик...фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә,илебезгә басып керә.Һәм 1418 көнгә сузылачак канкойгыч сугыш башлана.Бөтен хыялларның асты-өскә килә.Илебезне күз яше, кайгы, үлем, ачлык газабы баса.Беркем дә сугыштан читтә кала алмый. Ир-егетләр фронтта, хатын-кызлар, картлар, балалар тылда фашизмга каршы көрәшә.
Минем дәү әнием дә фронтка ярдәм иткән: окоплар казыган,авыр-авыр капчыклар бушаткан. Аннан соң порох заводында эшләгән.Авыр эш нәтиҗәсендә, бер бармагын өздергән.
Күп еллар үз иленә хезмәт итеп, исән – имин туган ягына- әнисе, туганнары янына әйләнеп кайткан . Ләкин кызы кайткач,дәү әниемнең әнисе озак яшәмәгән.Тормышны апасы белән әстерәргә тиеш булганнар.Чөнки алардан соң яшүсмер энеләре һәм сеңелләре булган.
Авылда да дәү әнинең тырышлыгын күрәләр.Аны бригадир итеп куялар Тормыш дәвам итә.Кыз кешегә үз гаиләсен корырга кирәк. Тик егетләрнең күбесе сугышта үлеп калган.Кызларга ярату хисен татырга да насыйп булмаган.Дәү әнине, димләп, кияүгә алырга киләләр . Бабайны бер дә күрмәгән килеш кияүгә чыга ул. “Байда – майда гына яшәмәдек. Ләкин шулай да тормыш алып барырга җиңелрәк булды.Элек дөньяны үзем генә тартсам , хәзер икәүләшеп тарттык”,- дип сөйләгән дәү әни.
Бабай читкә , Казахстанга китеп эшләгән , аннан акча белән кайта торган булган. Шул эшләгән акчага 1973 нче елда кирпечтән өй салып керәләр. Дәү әти белән дәү әни 8 бала табып үстерәләр. Барлык балалары тормышта үз юлларын табалар, үз гаиләләрен корып, балалар үстерәләр. Дәү әнинең бер баласы да йөзенә кызыллык китерми
Дәү әниемнең тырышлыгын хөкүмәт хөрмәтли. Аны”Батырлык өчен” , “Герой-ана”медальләре һәм Бөек җиңүнең 40,50,60 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр белән бүләклиләр.Дәү әни “Хезмәт ветераны”да.
Мин дәү әнием белән чиксез горурланам.Аның шикелле уңган, булдыклы,батыр булырга тырышам.
Нургалиева Ландыш, 8 нче сыйныф укучысы.
Знакомые следы
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Самый богатый воробей на свете
Растрёпанный воробей