Укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
shigyr_konkursy.doc | 105 КБ |
Әлмәт шәһәренең 2 нче гомуми белем бирү урта мәктәбенең
Укытучылары:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы.
март, 2013 нче ел.
Агзамутдинова Әдилә, 4б сыйныфы укучысы
Әнием- иң кадерле кешем.
Әни, әнием, әнкәй.
Аны мин бик яратам.
Серләремне бүлешәм,
Кызык сөйләп көлешәм.
Башлыйм сүземне болай:
Әнием җавап бирә:
Бу сиңа бик кирәкме?
Башка эшең юкмы соң?
Әнә бар ю савыт – сабаны.
Миңа булыш аз гына.
Мин бу вакыт бакчада,
Җиләк җыярмын чак кына.
Аннан соң без икәүләп,
Чәй эчәрбез бик тәмләп,
Җиләкләрен ашарбыз
Һәм серләшеп алырбыз.
Габдрахманов Эмиль, 4 Б сыйныфы укучысы
Яз.
Матур язлар җиткәч,
Кошлар кайта җылы яклардан.
Агачларда бөреләр дә,
Яз җиткәнен хәбәр итәләр.
Яз җитүгә карлар эри,
Елгаларда бозлар агалар,
Ташу карарга дип шул вакытта,
Җыелалар бик күп балалар.
Хәйруллин Искәндәр, 4Б сыйныфы укучысы
Тренировкада
Иртәгә тагын көрәшкә,
Белмим, ничек барырга?
Тагын тренировкага...
Анда бик күп чабырга,
Йөгерергә, торырга,
Чүгәләргә, басарга
Һәм “карлыгач” ясарга.
Тренер кычкыра: “Нишлисез?
Нигә шулай эшлисез?
Нигә анда менәсез?
Нигә аннан төшәсез?”
Мин шуннан соң уйландым
Һәм нәтиҗә ясадым,
“Без нигәдер тәртипсез,
Бер дә тыңлый белмибез!”
Шәрифуллин Айдар, 5в сыйныфы укучысы
Апама
Минем бар зур апам,
Мин аны бик яратам.
Исеме аның Айгөл,
Шуңа көлеп тора гел.
Кирәк чакта булыша,
Кирәк чакта орыша,
Кирәксә ул мактый ,
Тиешенчә бәяли.
Абыем Айнур.
Минем абыем Айнур,
Ул миннән өч яшькә зур,
Үзенә мине ияртә
Бөтен нәрсәгә дә өйрәтә:
Ничек хоккей уйнарга,
Ничек кадак кагарга,
Мине кыерсытканнарга
Ничек каршы торырга.
Мин бәхетле сабый.
Мин бик бәхетле сабый,
Янымда әти-әни,
Күршедә әби-бабай,
Җизниләрем, апамнар,
Туганнарым, абыйлар...
Бәйрәмнәрдә җыелсак,
Булабыз без – утызлап!
Егорова Юлия, 4б сыйныфы укучысы
Бакчада.
Бакчада алмагачлар,
Сайрыйлар сандугачлар,
Мин чыгамын бакчага,
Бераз алма җыярга.
Түгәрәк тәлинкәгә,
Өлгергән алма җыям,
Сандугачларга кушылып,
Бераз җырлап утырам.
Өйгә кергәч алмаларны,
Бик җентекләп карыймын,
Аннан сайлап тәмлесен,
Әбиемне сыйлыймын.
Гагарова Марина, 4б сыйныфы укучысы
Яз җиткәч.
Салкын кышлар җиткәч,
Урамда салкынайта,
Бөтен җирләр аклана,
Күңелләребез пакълана.
Күп бүләкләр тутырып
Кыш бабай безгә килә,
Бүләкләрен таратып,
Безнең күңелне күрә.
Сизми дә калырбыз,
Вакыт тиз узып китәр,
Буранлы кышны озатып,
Язы да килеп җитәр..
Талипова Рената, 5б сыйныфы укучысы
Минем песием.
Нинди аучы коралсыз,
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыегын селкетеп,
Йоклап ята төн буе.
Бу кечкенә пескәем,
Минем акыллы дускаем.
Кара борын, зәңгәр күз,
Йөгерә ул бик-бик тиз.
Мине бик тә ярата,
Мәктәпләргә озата,
Укудан соң икәүләп,
Йөгерәбез, биибез,
Әни күрер димибез.
Кыямова Әдилә, 5б сыйныфы укучысы
Китап.
Китапта шигырьләр бар,
Бар китапта рәсемнәр,
Бик күп кызык хикәяләр,
Тылысымлы әкиятләр.
Алам китапханәдән,
Мин әлеге китапларны,
Яратып укыйм һәр битен,
Карыйм һәрбер рәсемен.
Сезгә дә, дусларым, әйтәм
Күбрәк китап укырга,
Күп укыгын- күп белә дип,
Әйтмиләр юкка гына.
Мәктәптә.
Без мәктәпне яратабыз,
Көндә монда киләбез.
Анда дәфтәргә язабыз,
Китаплардан укыйбыз.
Син дә утырма өеңдә,
Кил мәктәпкә укырга,
Укы, өйрән күп нәрсәне
Алар тормышта кирәгә.
Җәй.
Җәен табигать җылына,
Кояш та нык кыздыра,
Кошлар сайрый урамнарда,
Яңгырлар сирәк ява.
Болыннарда җиләкләр,
Өлгергәннәр, пешкәннәр.
“Мине өз, кызганма”,- дип ,
Әйтәләр күк җиләкләр.
Борһанов Илназ, 5 б сыйныфы укучысы
Кыш
Менә алтын көз үтте,
Салкын кыш килеп җитте.
Бөтен җир ап-ак булды,
Урамнар карга тулды.
Яңа чаналар алдык,
Без зур тауга бардык.
Әй шуабыз ярышып,
Бер-беребезне куышып.
Әти турында.
Әтиләрне сакларга кирәк,
Аларны Ходай биргән,
Үз әтием өчен мин,
Аңа зур рәхмәт әйтәм.
Әти минем акыллы,
Эшчән, тырыш, миңа үрнәк.
Минеке кебек әти
Һәр балага да кирәк.
Как нарисовать небо акварелью
Почему Уран и Нептун разного цвета
Лягушка-путешественница
Притча о гвоздях
Фотографии кратера Королёва на Марсе