6 класс укучысы бу сочинениесе белэн библиотекаларнын Татарстан республикасы кулэмендэге конкурсынын район этабында 1 нче урынга лаек булды,диплом,призлар белэн булэклэнде.Ильнар бик актив,искиткеч тырыш бала,5 кэ генэ укый,конкурсларда актив катнаша,культура йортында куп еллар эшлэп килуче"Наз"бию коллективында бии.Мин ана укуында,ижатында унышлар телим!!!
Вложение | Размер |
---|---|
Абыем-минем горурлыгым. | 19.74 КБ |
Абыем-минем горурлыгым.
Мин гади генә авыл баласы.Башка яшьтәшләрем кебек,туган авылым кырыендагы буада дус малайлар белән жәй көне су кереп,балык тотып,кышын чана-чаңгы шуып,балачакның мөмкин булган барлык рәхәтен татып калырга тырышучы гади бер малай.
Һәр дус малайның,сыйныфташымның әти-әнисе,якын кешеләре бар.Әти-әниле ,тигез канатлы булып үс,дип теләк телиләр бит олылар.Минем дә дөньяда иң –иң якын кешем-әнием бар.Ә әтием...ни кызганыч...миңа, әтиемне җитәкләп,балалар бакчасына,хоккей мәйданчыгына ,кинога барырга туры килмәде.Тик,беләсезме,әнә шул иң якын,иң изге кешене алмаштырырдай кешем бар бит минем.Шул турында сөйлисем килә сезгә,дусларым.Ул- минем Айрат абыем,әниемнең бертуган әнесе.Абыема да әти назын тату насыйп булмаган.Әтисез үссә дә ,ул бүгенге көндә үзе Әти,чын әти.Өстәвенә,әбиемә,әниемә,миңа ныклы терәк,тормышта таяныч.Бик әйбәт шул минем абыем.Ул үз сүзендә нык торучан,төпле киңәшләрен бирә белүче ышанычлы дустым,сердәшем.Айрат абый мәктәптә бик яхшы укыган.Алабуга шәһәрендә педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган.Мурманск өлкәсендә,хәрби бурычын үтәп,хезмәт итеп кайткан.Бүгенге көндә ул Азнакай шәһәрендә гаиләсе белән яши,”Витязь”сак оешмасында эшли.Мактау грамоталары,рәхмәт хатлары аның намуслы хезмәткәр булуы турында сөйли.Ул хезмәт урынында зур хөрмәткә ия,спорт эшләрен оештыруда бик актив,волейбол уеннарында даими уенчы.Сәламәт яшәү рәвеше-аның төп тормыш девизы.Һөнәре буенча укытучы ,педагог булуы аңа эшендә, хезмәттәшләре белән аралашуда да нык ярдәм итә.Һәр кеше күңеленә ачкыч таба белә минем абыем.Мине дә бик ярата .Кирәк чакта яклый ,кирәк чакта кырыс та була,кимчелекләрем булса,хата җибәрсәм,шунда ук төзәтә .Айрат абыем мине күп яхшы гамәлләргә өйрәтә.Ул бик төгәл,пөхтә кеше,һәр җирдә тәртип булганны ярата.Һәр эшне башлар алдыннан ул миңа башта эш тәртибен бөртекләп,ваклап аңлата.Аның белән булганда һәр эш бик җинел,тиз башкарыла.Армыйсын да,эшлисе генә килеп тора." Һәр эшне уз вакытында эшләргә гадәтлән,сузеңдә тора бел,иптәшләрең белән чын дус була бел,өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмле,игътибарлы бул,энекәш,-ди ул мина.Аның белән балыкка бару,кармак салу-минем иң яраткан шөгылем.Ботен ыгы-зыгыдан качып,абыем белән пышылдашып кына сөйләшә-сойләшә балык тотуның рәхәтен белсәгез иде сез!?Айрат абый бик оста шахматчы,шашкада бик оста уйнаучы икәнен әйтми кала алмыйм. Мине дә шашка уйнау серләренә өйрәтте.Мактанып әйтүем түгел,үземнән өлкән уенчыларны да җиңгәнем бар минем.Бу бит абый дәресләре нәтиҗәсе.
Мин гел аңа охшарга тырышам.Математика,инглиз теле фәннәрен яратам.Башка фәннәрдән дә сынатырга исәп юк.Хәрәкәттә бәрәкәт диләр бит.Мин дә авылыбыз мәдәният йортында күп еллар эшләп килүче “Наз” бию төркеменә йөрим.Безнең төркем ел саен беренчелекне алып,район данын яклый.Анда бию миңа бик ошый.Ә иң зур хыялым,сер итеп кенә әйтәм,ул-табиб булу.Әниемне,әбиемне,һәмма кешене терелтү,дәвалау,яшәү шатлыгы,бәхет бүләк итү –минем иң олы теләгем.Тагын мин район,республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда,бәйгеләрдә катнашырга яратам.Рәсем ясау,сочинение язу,бию-минем хоббиларым.Кышын кар көрим,ишек алдын себерәм,җәен әбиемә бәбкә саклашам,бер дә тик тормыйм.Алда әйткәнемчә,болар барысы-абыемның мине шулай тәрбияләве,минем өчен җан атуы нәтиҗәсе.Шундый абыем була торып,сынатмаска иде исәп .
Абыем-алтыным! Әни-назлы бер җан дисәм,ә син-тормыш терәге дим мин синең турыңда.Минем өчен һәрвакыт синең җылы кочагың,ачык йөзең,җылы сүзең,әтиләрчә кайгыртуың бар.Исән-сау,сәламәт бул,абыем,гаиләң белән сөенеп яшә.Шундый булганың өчен чын,кешеләрчә рәхмәт сиңа,минем көчле,баһадир,акыллы,кешелекле Айрат абыем!Бик яратам сине!
Эх,абыем,синең кебек була алсам иде!
Фазлыев Ильнар,ТР Азнакай районы Зур Сукаеш авылы төп гомуми белем мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы .
Январь,2013 ел.
Сказка "Узнай-зеркала"
Дымковский петушок
Как нарисовать ветку ели?
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Рукавичка
Комментарии
Абыем-минем горурлыгым.
Молодец,Ильнар!!! Бигрэк йорэккэ утеп керерлек итеп язгансын!!! Алга таба да ижат итуенне ташлама. Унышлар сина,Ильнар!!!