Дәү әни, дәү әти, әни турында язмалар.
Вложение | Размер |
---|---|
du_niem.doc | 27 КБ |
Дәү әнием.
Минем дәү әни, Нәфига, 1946 елда туган. Ул вакытта тормыш җиңел булмаган. Гаиләдә 8 кеше – дәү әби, дәү бабай, дәү әни һәм тагын биш бала булганнар. Дәү бабай сугыштан яраланып кайткан. Дәү әби колхозда эшләгән. Ул елларда барлык эшләр кул хезмәте белән башкарылган. Хезмәт хакына акча да бирмәгәннәр, хезмәт көне генә язганнар. Әле ярый, хезмәт көненә икмәк биргәннәр, югыйсә шулкадәр баланы ничек туендырырга кирәк. Шул икмәкне он итеп тартып, ипине үзләре пешергәннәр. Үлән, кычыткан ашлары да ашап торырга туры килгән.
Дәү әнинең балачагы бик рәхәт булмаган. Безнең кебек матур киемнәр киеп йөри алмаганнар. Китап – дәфтәрләр, сумкалары да безнеке кебек кибеттән алган, матур булмаган. Алар мәктәпкә фанер сумкалар белән йөргәннәр, дәфтәр җитмәгәч, гәҗитнең чиста урыннарына язганнар.
Дәү әнием миңа шуларны сөйләде. “Сезгә бөтен мөмкинлекләр дә бар, тырышып укыгыз” – диде.
Мортазина Сөмбел, 4 нче сыйныф.
Дәү әтием.
Минем дәү әтием, Мортазин Камил, сугыш елларында, 1943 нче елда туган. Ул әтисен беркайчан да күрмәгән, чөнки сугыштан кайта алмаган. Әнисе 5 бала белән калган. Дәү әти үзенең иптәшләренең әтиле булуына бик кызыккан. Үзенең дә әтисе булуын теләгән. Ләкин аңа мондый бәхет эләкмәгән.
Әнисенә бик авыр булган. Чөнки 5 баланы үстерүе рәхәт булмаган. Балалар да әниләренә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышканнар. Дәү әтием дә кечкенә чагыннан ук, мәктәптән кайткач, колхозга эшкә чыккан. Ат җигеп, төрле эштә йөргән.
Ул вакытта тормышлар бик авыр булган. Төрле эштә эшләсә дә, дәү әтием тырышып укыган. “Мәктәпне бетергәч, безгә укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады, сезгә бөтен мөмкинлек тә бар, тырышып укыгыз”-, ди. Гомере буе шофер булып эшләгән. Хәзер инде лаеклы ялда, безнең белән бергә яши.
Мортазина Назгөл. 4 нче сыйныф.
***
Дөньядагы бар әниләр
Гел шат күңелле булсын.
Авырмасын, кайгырмасын,
Йөзләре көлеп торсын.
Яруллин Инсаф, 4 нче сыйныф.
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучылары
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Алые паруса
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Злая мать и добрая тётя
Сказки пластилинового ослика