Үз гаиләсен яратмаган кеше юктыр ул!
Вложение | Размер |
---|---|
gail_byrme_soch3kl.docx | 45.32 КБ |
Гаилә бәйрәме. (Сочинение.)
Без мәктәптә бик зур бәйрәм “Гаилә бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмгә әни белән әтиләре-безне кафега чакырдык. Әти-әниләребезне бергә чакыргач шундый күңелле булды. Аларны ризык белән тулы өстәл артына икешәр гаилә итеп утырттылар.
Без кадерлеләребезне буш кул белән каршыламадык. Аларга үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләребезне бирдек, конөерт номерлары әзерләдек. Шигырь дә сөйләдек, җырладык, биедек, әкият тә куйдык.
Әти-әниләребез дә тик кенә утырмадылар. Аларга безнең укытучыларыбыз төрле сынаулар әзерләгәннәр иде: әниләребез кадак какты, әтиләребез ашарга пешерде, биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр, скакалка сикерделәр, төрле катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Нинди генә катлаулы сынаулар булса да, әти-әниләребез бирешмәделәр, сынатмадылар.
Ахырдан жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарды. Бөтен команда да беренчелекне алып, дуслык җиңде. Һәр гаиләгә дә медальләр тапшырылды.
Мондый бәйрәмнәрне күбрәк оештырсыннар иде. Бәйрәмнән һәммә кеше дә канәгать булып таралыштылар.
Сәмиев Наил, 3 класс
Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе.
Безнең гаилә (Сочинение.)
Үз гаиләсен яратмаган кеше юктыр ул. Мин әтием белән әниемне дә, дәү әни белән абыйларымны да бик яратам. Мин 3нче класста укыйм һәм нинди генә очракта да миңа булышучыларым, ярдәм кулы сузучыларым бар икәнен беләм.Безнең гаилә һәрвакыт дус һәм тату.
Безнең мәктәптә быел, 23февраль һәм 8март бәйрәмнәрен берләштереп, “Гаилә бәйрәме” үткәрелде. Һәрберебезнең әти-әнисен кунакка чакырдык. Без аларга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек, әкият тә куйдык.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Безнең әти-әниләребез бер дә төшеп калган-нардан түгел икән! Алар да үз осталыкларын безгә күрсәттеләр. Җыр-бию генә түгел, әниләребез кадак какса, әтиләребез бәрәңге әрчеделәр, скакалка сикерделәр. Бәйрәм бик күңелле булды. Без һәркайсыбыз үз әти-әниебез өчен җан атып, горурланып утырдык. Бәйрәмдә булган һәркем канәгать калды.
Хәсәнова Алисә , 3 класс
Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе.
Фокус-покус! Раз, два,три!
Рисуем подснежники гуашью
Почему Уран и Нептун разного цвета
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Упрямый зяблик