"Иминлек нигезе – җаваплылык" дигән темага инша
Вложение | Размер |
---|---|
ohrana_truda1.doc | 36 КБ |
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Иминлек нигезе – җаваплылык
(инша)
Эшне башкарды
10 нчы сыйныф укучысы
Вәлиуллина Айгөл.
Укытучы Вәлиуллина Р.М.
2011 нче ел
Һәр яңа уку елында безне мәктәбебез һәм яраткан укытучылар каршы ала. Укулар башланган саен, мәктәп, кунак каршылаган хуҗа кебек, чистарына, төзәтенә, яңарып китә. Укучылар да, бәйрәмчә киенеп, шатланып, белем йортына килә. Балалары белән бергә, еллар узган саен, мәктәп тә үсә, тәҗрибә туплый.
Белем алырга, тормышта яшәргә өйрәнергә дип йөрүемә быел ун ел. Үземнең интеллектым, әйләнә-тирәне танып-белүем үсүне мин шуннан беләм: түбән сыйныф укучысын борчымаган мәсьәләләргә, ул күреп бетермәгән әйберләргә, бәяли алмаган ситуацияләргә мин битараф кала алмыйм. Мәктәптә укыганда төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кайсы сыйныфта укуына карамастан, бала өчен укытучы җавап бирә. Шунысы мөһим: үсә-үсә кешедә җаваплылык та артырга тиеш. Киресенчә булганда, аянычлы хәлләрне көт тә тор.
Сыйныф җитәкчебез кулындагы “Эш урынындагы инструктажларны регистрацияләү журналы”ндагы имзаларыбызның ни өчен куелганлыгын бик яхшы беләбез. Без шуның белән уку процессы иминлеген тәэмин итәбез.
Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексында хезмәтне саклауга шундый билгеләмә бирелгән: хезмәт эшчәнлеге процессында хезмәткәрләрнең тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклауда хокукый, иҗтимагый-икътисади, техник, санитар-гигиена, дәвалау-профилактика, реабилитацион чараларны үз эченә алган система. Бу системаның үтәлеше мәктәп җитәкчесе, ягъни директорга йөкләнә. Төпле белем бирү белән беррәттән укытучыларыбыз безнең тормышыбыз һәм сәламәтлегебез өчен дә җаваплы икән. Бу – бик киеренке эш. Мәктәптә бер-ике бала гына укымый бит!
Синең турында кайгыртуларын белеп, сизеп торганда, белем алуы күпкә җиңел. Мәктәбебез капка төбеннән һаваларны сафландырып, миләш, шомырт, тал агачлары каршылый безне. Ә мәктәп территориясендә мәңге яшел чыршы-наратлар, барбарис, сырганак, карлыган, гөлҗимеш куакларына хәтле бар. Язын мәктәбебезне ап-ак чәчәкләргә күмүче, җәен-көзен кып-кызыл сусыл алмалар бирүче алмагачлар күңелләрне сөендерә. Укучыларның сәламәтлеге өчен тирә-юнебездәге яшеллек бик мөһим роль уйный. Көнебезнең күп вакыты мәктәптә үтә. Мәктәп – безнең икенче йортыбыз. Йортның, анда яшәүчеләрнең иминлеге, чисталык-пөхтәлек үзләреннән тора.
Мәктәбебез һәрвакыт чиста. Кыш көне иртән без килүгә кар көрәлгән, баскычлар кырып чистартылган була. Гадәттән тыш хәлләр була калса дип, керү-чыгу юллары ачык булырга тиеш. Безнең мәктәпнең запас ишекләре каршында бервакытта да кар өемнәре булмас.
Коридордагы тәрәзә төпләрен аллы-гөлле чәчәкле гөлләр бизи. Һәр каттагы яшел почмак дәресләрдән арып чыккач ял бирә, күзләрне тынычландыра. Тәнәфестә уку кабинетларын җилләтү – безнең өчен табигый хәл. Көннәр җылыткач, форточкаларны ачабыз, саф һава баш миләренә уңай тәэсир ясый. Укуга омтылыш арта.
Безнең мәктәп заманча җиһазландырылган. Химия, физика дәресләрендә без төрле тәҗрибәләр үткәрәбез. Болар барысы да техник куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотып башкарыла. Кисә, чәнчи торган инструментлар белән укытучылар үзләре эш итә. Химик реактивлар укучыларга зарар китерми торган урыннарга урнаштырылган. Һәрберсенең тышында сыйфат этикеткасы. Бу кабинетларда вентиляция шкафлары даими эшләп, һаваны чистартып тора.
Информатика кабинеты – безнең яраткан кабинет. Заман баласы компьютер белән бик дус. Укытучылар бу дусның дошманга әйләнүен теләмиләр. Монитор каршында 20-25 минуттан артык утырмыйбыз. Кабинет тәрәзәләренә жалюзи куелган. Болар – туры кояш нурларыннан саклый. Даими рәвештә кабинетлар җыештырыла.
Мәктәбебездә уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Җайлы парта, урындыклар, яктылык үткәрүче тәрәзәләр, күзләргә зарарсыз люминесцент лампалар, янгынга каршы буялган диварлар, аз гына төтен булса да, пожар чыгу куркынычын хәбәр итүче сигнализаци, янгынсүндергечләр, җылылык – болар барысы да безнең иминлегебезне, безнең эшчәнлегебезне тәэмин итүче факторлар.
Шушындый шартларда да кайбер укучылар белән бәла-каза булырга мөмкин. Бу – баланың ваемсызлыгыннан, җавапсызлыгыннан килә. Шуны онытмыйк: иминлек нигезе – җаваплылык. Техник куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү гаиләдә тәрбияләнеп, мәктәптә ныгытыла. Бер өйрәнгән гомергә бара. Үзебезне куркыныч астына куеп, күпме кешегә зыян китерәбез бит. Шуңа күрә үзебезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышларын саклыйк, һәр эштә җаваплылык тоеп, игътибарлы булып, имин яшик!
Кто самый сильный?
Музыка космоса
Пустой колос голову кверху носит
Аэродинамика и воздушный шарик
Лист Мёбиуса