Минем дәү әнием - Фәнисә
Вложение | Размер |
---|---|
minem_du_niem_-_fnis.doc | 312 КБ |
Минем дәү әнием – Фәнисә.
Минем өчен кадерле булган кеше – Эзмә авылында яшәүче Фәнисә әбием турында сөйлисем килә.Әбием - әниемнең әнисе ул.Ул Миңгәр авылында туган, гаиләдә беренче бала булып аваз сала. Быел аңа алтмыш дүрт яшь тула.
Әбием артыгы белән тыйнак һәм сабыр булып үсә. Әбиемә кечкенәдән үк эшнең авырын, җиңелен сайлап торырга мөмкинлек булмый. Йортта мал-туарны да, кош-кортны да караша. Әнисенә ике сеңлесе белән ике энесен тәрбияләп үстерүдә булышуны да үзенең вазифасына саный ул. Яшьтән үк Миңгәр авылы хатын-кызларына хас осталык белән шәл бәйләү серенә төшенә. Алар әнисе белән төне буе утырып шәл бәйлиләр.
Тырыш һәм сәләтле булуы, бик яхшы билгеләргә генә укуы бушка китми. Ул белем алуны Арчада, Казан дәүләт университетында дәвам итә. Һәм 1971 елда үзе белем алган Тимершык сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Ул беренче елларыннан ук җаваплылык тоеп эшләгәнгә, үз хезмәтенең остасына әверелә. Укучыларга үтә ягымлы, гадел һәм таләпчән була. Әбиемне ата-аналар да, балалар да үз итәләр, яраталар, хөрмәтлиләр аны. Әбием гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Аның күп шәкертләре югары уку йортларында белем алып, үзләре укытучылар булып эшли. Әби белән бабай ике бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның бүгенгесе көндә биш оныклары бар.
Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутурып, матур гөлләр үстерергә ярата. Без әбиләргә еш кунакка барабыз. Әби безне һәрвакыт якты йөзе белән каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйлый. Үзенең киңәшләрен бирә. Үзләре дә безгә кунакка киләләр. Кызу эш өстендә ярдәм итәләр, күчтәнәчләрен биреп торалар. Алар безнең өчен көчләрен кызганмыйлар. Безне һәрвакыт яхшылыкка өндиләр.
Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда. Ул бар көчен без – оныкларны тәрбияләүгә ярдәм итеп яши. Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын иде, картаймасын иде, мәңге яшь булып калсын иде!
Без әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Композитор Алексей Рыбников
Как нарисовать лимон акварелью
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Ель