• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Иң кадерле кешем - әнием.

Опубликовано Гайзуллина Ландыш Раилевна вкл 17.02.2013 - 18:22
Гайзуллина Ландыш Раилевна
Автор: 
Гайзуллина Дилә

Иң кадерле кешем - әнием.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in_kaderle_keshem_-_niem.doc454 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Иң кадерле кешем - әнием.

     Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Минем әниемнең исеме – Ландыш. Ул – дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур әни. Әниемне бик яратам. Чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларны да, борчуларны да белеп тора. Уңышларым булса, әнием шатлыгыннан нишләргә белми. Ә авырып китсәк, ул борчыла.Минем әни барын да эшли ала. Минем әни безне  һәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын-җиргә яткырып йоклата. Ә иртән без: әни, мин, абыем Динис, энем Данис тәмле чәй кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләрен куеп ашап, эчеп, мәктәпкә, балалар бакчасына китәбез.

     Минем  Саба кадет мәктәп-интернатының 5 нче сыйныфында укучы абыем Динис,  Данис исемле энем дә бар. Әни абыемны да, энемне дә шулай кадерләп үстерә. Тәртипле, укыган балалар булсыннар дип, әни бар көченә тырыша.

      Әнием укытучы булып эшли. Ул Миңгәр башлангыч мәктәбендә укыта.Әнием  балаларны бик ярата. Ул эштән бик арып кайта. Шуның өчен без  мәктәптән кайткач, әниебезгә өй эшләрендә булышабыз: энемне карашам, өй җыештырам, идән себерәм, гөлләргә су сибәм,  абыем кар көри, малларга су эчерә, печән төшерә, тегермән тарта. Мин әниемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тынычлык, тигезлек телим. Әнием безгә бик кирәк.

    Без әниебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

                       

Әнием гел балкып тора                                Күңелемне юатырга

Күктәге йолдыз кебек.                                  Син бар бит әле ярый . 

Мин дә тырышам булырга                           Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Газиз әнием кебек!                                        Зур сабырлыклар белән.

Иренә белми әнием,                                      Рәхмәт әйтеп тәбриклим:

Көн буе эшләр карый.                                   Әниләр көне белән!  

Гайзуллина Дилә.                               1 нче сыйныф укучысы.


Поделиться:

Пчёлки на разведках

Хитрость Дидоны

Горячо - холодно

Злая мать и добрая тётя

Зимняя сказка