Мой первый учитель
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_konkurs.doc | 36.5 КБ |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя
общеобразовательная школа № 11 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» бюджеттагы белем бирү учреждениесе
Тема сочинения:
«Мой первый учитель»
Инша:
«Минем беренче укытучым»
Выполнил: ученик 9 В класса
Хисаметдинов Артур
Учитель: Батталова Р. Г.
Башкарды: 9В сыйныфы укучысы
Хисаметдинов Артур
Укытучы: Батталова Р. Г.
Минем беренче укытучым.
Укытучы, сердәш-киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Калырсыз Сез күңел түремдә.
Л. Аланлы
Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!
Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым – Рамилә Габдулхаковна каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, дулкын чәчле, түгәрәк якты йөзле.
Ул безнең сабый күңелебезгә беренче көннән үк ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучы апабыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, шәфкатьле булырга өйрәтте. Һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, биергә, укырга, рәсем ясарга да Рамилә апабыз өйрәтте.
Укытучым таләпчән дә, кирәк чакта кырыс та, шәфкатьле дә. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!Укытучыбыз төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаучы укучылар белән дә горурлана. Ә безнең күңелләрдә тагын да зуррак җиңүләргә ирешү теләге ныгый. Шундый тырыш, уңган булуы аркасында “Елның иң яхшы укытучысы” бәйгесендә җиңеп тә чыкты.
Рамилә Габдулхаковнаның һөнәре җиңел түгел. Бигрәк тә беренче кат аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән балаларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Укытучы апабыз үз эшенең остазы, шуңа күрә дә еллар үткән саен аңа карата булган безнең хөрмәт хисебез үсә бара. Без тормыш юлыбызда укытучы апабызның нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә башлыйбыз. Чөнки тирә-якка бер күз салсаң, гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар басып тора. Боларның һәрберсендә укытучының хезмәте бар бит, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән, өйрәткән. Минем уйлавымча, укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә.
Шуңа күрә, беренче укытучыбызга без гомер буе бурычлыбыз! Рәхмәт, Сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыбыз! Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып калуыгызны телим.
Иншамны яраткан шагыйрем Фәнис абый Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. Алар минем беренче укытучыма да багышланган кебек.
Укытучым!
Яшәгән һәр көнең,
Эшләгән һәр эшең
Сузылсын якты бер нур булып.
Сайлаган юлыңа
Гомерең буена
Рәхмәтләр өелсен тау булып.
Колумбово яйцо
Иван Васильевич меняет профессию
Лиса Лариска и белка Ленка
Сочные помидорки
Солдатская шинель