Предлогаю работу своей ученицы.
Вложение | Размер |
---|---|
halyklar_duslygy_1.doc | 399.5 КБ |
Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе
Гайфуллина Гөлнур Мөнир кызы
9 нчы класс
Халыклар дуслыгы
Укытучы: Гайфуллина Миләүшә Гомәр кызы
Татарстан –төрле диннәр тотучы, төрле милләт кешеләренең
тату яшәвенә тиңдәшсез мисал.
Альваро Хиль-Роблес
Дуслык... Нинди матур, ягымлы сүз! Дус ул– синең иң якын сердәшең, киңәшчең, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, сине аңлаучы кеше. Әлбәттә, дуслык төрле була : яшьтәшләр, классташлар арасында, егет белән кыз, өлкән кеше белән яшь кеше арасында. Ләкин аларның барысы өчен дә уртак нәрсәләр бар - бер-береңә тугры калу, авыр чакта ярдәм кулыңны сузу, сер саклау. Ә нәрсә соң ул милләтләр дуслыгы? Милләтләр дуслыгына үрнәкне мин үзем яшәгән горур туган җирем Татарстанда күрсәтер идем. Чөнки аның мәрхәмәтле, мәдәниятле күп милләтле халкы бар. Татарстанда халык саны дүрт миллоннан артык, анда 90 нан артык милләт вәкиле дус –тату яши. Алар арасында татарлар, руслар, чуашлар, марилар, украиннар, башкортлар, урдмуртлар һәм башка халыкларны санап китеп булыр иде. Республикабызның дәүләт телләре булып рус һәм татар телләре тора. Ә ватаным халыклары Тукайча әйтсәк, ”тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши.
Элек-электән безнең татар халкы үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, намуслы хезмәте белән дан тоткан. Ул үз телен, динен зурлаган, хөрмәт иткән. Башка халыкларны да ихтирам иткән.
Тарихка күз салсак, татар халкының һәрчак төрле милләт кешеләре белән дус аралашып яшәвен күрәбез.
Бөек Ватан сугышына күз салыйк. Бер татарстанлыларны гына түгел, күпме ил, күпме милләтне берләштерде бу сугыш. Сугыш кырларында алар иңгә- иң көрәшеп җиңү яулады.
Безнең гаиләбездә яшәгән 95 яшьлек әбиебез - тыл ветераны Абдуллина Сәгадәтбануның истәлеген искә төшереп үтәсе килә.
Күңелендә якты хыяллар, матур киләчәккә өметләр уятып, авылның батыр һәм булдыклы егете Абдуллин Каюм белән ике арада саф мәхәббәт туа. Кавышырга вәгъдәләр биреп, егетне армия сафларына озата кыз. Күңелен җилкетеп, ераклардан кадерле хатлар килеп тора. Тиздән ул – бик якын кешесе - армия хезмәтен тәмамлап кайтыр!..
Тик якты хыялларны, матур яшьлеген сугыш афәте җимерә. Кайтырына санаулы көннәр генә калгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Һәм егет, Ватанын, халкын яклап, ут эченә керә.
... Дошманның нык каршы торуына карамастан, 9 апрельдә совет гаскәрләре Кенигсбергны алалар. Бу штурм вакытында Каюм яраланып аңын югалта. Ул төш күрә. Туган авылының яшел болынында печән өсте, имеш. Кыска гына ял вакытында кыз белән егет куышлы уйныйлар. Кызның кулында ал чәчәкләр чиккән кулъяулык. Аның “Каюм! Каюм!” дип өзгәләнеп эндәшүенә егет берничә минутка аңына килә. “Коля! Коля”! – дип кычкырып үзен сугышчан дусты - рус егете Иван Фролов эзли икән. Яралы егет, актык көчен җыеп , башын күтәрә... Шәфкать туташы килеп җиткәнче, ярадагы канны бүләк кулъяулык белән туктата Иван. Сөйгәненең саф мәхәббәте, сугышчан дустының ярдәме егеткә исән калырга булыша. Константин Симоновның “Син көт мине, мин кайтырмын, син бары тик көт кенә!” дигән шигырь юллары фронтта бөтен милләт халыклары өчен дә Сөю гимнына әйләнә.
Көнчыгыш Пруссия. 1945 ел. Якын дуслар- Фролов Иван, Абдуллин Каюм.
Старшина Абдуллин Каюм төрле милләттән булган сугышчан дуслары арасында,
сулдан икенче (өстәге рәт)
Ә Татарстан авыллары сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнеп кайткан күпме халыкка икенче туган җиргә әйләнде! Иң авыр чорларда алар бер-берсенең телләрен белмәсәләр дә, үзара аңлашып - аралашып дус яшәгәннәр. Мәрхәмәтле авыл халкы үзенең канаты астына төрле милләттән булган хатын-кызларны, ятим балаларны сыендырган. Минем бабамның әтисе Ярулла Хәлиуллин ( Яңа Кырлай авылыннан) заманына күрә укымышлы кеше саналган, рус телен яхшы белгән һәм эвакуация вакытында авыл халкына тәрҗемәче булган. Ул елларда Ярулла бабай яшелчә үстерү буенча бригадир булып эшли. Сугыш вакытында законнар бик кырыс. Шулай да, ачлы-туклы ятим балаларны җәлләп, яшертен генә яшелчә бакчасына да керткәли ул, “ашагыз, ләкин алып чыга күрмәгез” - дип кисәтә аларны. Күпме кешеләрне саклап кала шәфкатьле Кырлай халкы! Сугыш бетеп, туган якларына кайтып киткәндә, алар рәхмәт билгесе итеп Ярулла бабайга истәлекле бүләк калдыралар. Бу кувшин Кырлайда бабайлар йортында бүген дә кадерләп саклана.
Кадерле истәлек .
Бүгенгесе көндә күп милләтле Татарстан халкы бик матур яши. Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдәге культурасына, үзара аңлашу һәм бер-береңне ихтирам итү традицияләренә ия булучы төбәк булып тора.
1999 елдан башкалабыз Казанда Татарстан халыкларының “Дуслык йорты”, 2000 елдан Чаллыда “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Республикада йөздән артык милли –мәдәни үзәк бар. ТР ММБАнең дәүләт органнары үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә республикада яшәгән халыкларның телен, мәдәниятнен, традицияләрен һәм гореф- гадәтләрен тергезү һәм үстерүгә бәйле күп мәсьәләләрне чишү мөмкин булды. Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” һәм рус халкының ” Каравон” фольклор бәйрәме белән беррәттән , бүген чуашларның ”Уяв”, мариларның “Симек”, удрмуртларның”,”Гырон быдтон “, мордваларның “Балтай”, керәшәшеннәрнең “ Питрау” бәйрәмнәре дәүләт статусына ия булды. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт халыклары күңел ача. Татарстанда рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва мәктәпләре эшли . Шулай ук рус, кершәшен, яһүд һәм башкорт этномәдәни компоненты нигезендә белем бирүче мәктәпләр бар. Республикамда һәр кеше үзе теләгән динне тота ала. Дин әһелләре бер -беребезнең диненә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Безнең республикадагы халыклар дуслыгына Татарстан халыкларының Корылтайлары да ачык мисал булып тора. Ватанымдагы халыклар дуслыгы, татулыгы , бердәмлеге Татарстанны тагын да зур уңышларга, казанышларга өнди, тынычлыгын ныгыта, иминлеген саклый.
Самый богатый воробей на свете
Глупый мальчишка
Сказка "Морозко"
Рукавичка
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Комментарии
...
...
..
..