Каюм Насыйриның иҗаты һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеге.
Вложение | Размер |
---|---|
kayum_nasyyri.doc | 78 КБ |
МУНИЦИПАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Каюм Насыйриның иҗаты һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеге
Яр Чаллы, 2013
Эчтәлек
Кереш............................................................................................................................3
I бүлек. Каюм Насыйриның тормыш юлы................................................................5
II бүлек. Каюм Насыйриның иҗаты..........................................................................6
III бүлек. Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге......................................9
Йомгаклау...................................................................................................................12
Кулланылган әдәбият................................................................................................14
Кереш
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
К.Насыйриның кыю фикерләре, әдәби, фәнни хезмәтләре үз чорында җитәрлек бәяләнмәгән. Әмма алар халыкның киләчәгенә нык ышанган патриот әдипне мәгърифәт эшеннән туктата алмаганнар. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә.
Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К.Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасындагы дуслык турында әйтелгән гади сүзләре бүген, тагын да тирәнрәк мәгънә алып, яңача яңгырый.
Мин үземнең эшемдә Каюм Насыйриның тормыш юлын, иҗатын һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Шушы куелган максаттан чыгып, мин беренче чиратта Каюм Насыйриның иҗат җимешләре һәм аның турында башка галимнәр иҗат иткән китаплар, язылган мәкаләләр белән таныштым. Каюм Насыйри белән бик күп галимнәр кызыксынган һәм үзләренең күп төрле хезмәтләрен аңа багышлаганнар. Шундыйлардан: Р.Гыйләҗеваның “Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим Каюм Насыйриның тууына 170 ел” һәм Р.Ганиеваның “Каюм бабабыз” дигән кызыклы мәкаләләре “Мәгариф” журналларында басылганнар, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән хезмәте, Р.Хөснетдинованың “Андыйлар табигатьтә сирәк очрый” дигән мәкаләсе “Казан утлары” дигән журналында басылган һәм башка галимнәрнең күп төрле хезмәтләре белән танышып чыктым. Шуннан соң, Каюм Насыйри эшчәнлек алып барган түбәндәге өлкәләрне билгеләдем: тел өлкәсе, тарих өлкәсе, педагогика һәм тәрбия, музыка, матур әдәбият, медицина, арифметика, география һ.б.
Каюм Насыйри үз алдына куйган максатыннан артка тайпылмыйча, гел алга карап, биеклеккә, яктылыкка омтылган. Үзенең бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыккан, иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда Каюм Насыйри, үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби – мәдәни мирас калдырган.
Шулай итеп, XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучысы, галим – энциклопедист Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларында күпьяклы гыйльми хезмәтләре, татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тарихка кереп калган.
I бүлек. Каюм Насыйриның тормыш юлы.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров – Каюм Насыйри – 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның укымышлы кешеләре була.
К.Насыйри балалык вакытларын әнә шундый укымышлы кешеләре булган гаиләдә, туган авылы Шырданда уздыра. Башлангыч белемне атасыннан ала. 1841 елда аны Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр шул мәдрәсәдә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, яшерен рәвештә русча укый, шәкертләрнең күпчелегеннән аермалы буларак, җәмгыятькә файдалы, белемле кеше булып җитлегә.
1855 елда К.Насыйрины, христиан руханилары әзерли торган Духовное училищега, татар теле укытучысы итеп чакыралар. Аның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башланып китә. Соңрак ул шул ук училищеның дәвамы булган Духовная семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшли. Анда укытучылар белән нык аралаша, рус телен өйрәнә. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
1829 елдан башлап К.Насыйри, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, барлык гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни, әдәби хезмәтләре шул вакытларда туа. Әдип барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга, акчасын аларны бастыруга сарыф итә.
Укучы яшьләр, рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар, К.Насыйри хезмәтләрен үз вакытында ук таныйлар. 1885 елда К.Насыйри Казан Университеты каршындагы “Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” әгъзасы итеп сайлана.
II бүлек. Каюм Насыйриның иҗаты.
Каюм Насыйриның эшчәнлеге, крепостной строй яшәгән вакытларда башланып, Россиядә капитализм үскән чакларга туры килә. Аның беренче әсәрләреннән “Мәҗмәгыл-әхбар” (“Хәбәрләр җыентыгы”) 1859 елда языла. Басылып чыккан беренче әсәре – “Кыскача нәхү китабы”. Бу китап, русча өйрәнүче татарларны күздә тотып, рус телендә языла, “Краткая татарская грамматика” исемендә 1860 елда басыла.
Балаларга һәм башлангыч белем алучыларга табигать күренешләре турында кыскача мәгълүмат биргән “Буш вакыт” әсәре дә шул ук елда басыла. Ул татар телендә язылган әдәби-фәнни популяр әсәрләрнең беренчесе. 1868 елда К. Насыйри “Буш вакыт”ның икенче вариантын бастыра. 1860 елгы басма 12 битле генә булса, икенчесе 87 биткә җитә.
К.Насыйри 1871 елда ярым журнал характерында, “Казан календаре” исемендә, еллык өстәл календаре чыгара башлый. Газета вазифасын өлешчә әнә шул календарьлар үти. Аның егерме дүрт ел дәвамында чыгып килгән календарьларында, ел саен кабатлана торган гадәти материалларында фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри татарлардан беренче журналист-энциклопедист та булган.
К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәте “Кырык вәзир кыйссасы” исемле мәшһүр әсәрне татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгаруы белән башлана. Эчтәлеге, сәнгатьлелеге ягыннан укучыларны кызыксындырырлык бу әсәр халык арасында тиз тарала, сигез тапкыр басыла. Әсәргә кергән хикәятләрнең күпчелеге гаделлек, намуслылык, батырлык идеяләрен яклауга юнәлдерелгән.
Әсәрнең уңай образлары – тугрылыклы, хыянәтсез кешеләр. Насыйри аларның җиңеп чыгуларын күрсәтә. Ялганчы, башкаларга яла ягарга омтылучы, мәкерле кешеләр үзләре казыган базга төшеп һәлак булалар. Хикәятләр, эчтәлеге белән бер-берсеннән аерылып торса да, “Мең дә бер кичә”дәгечә бер төп идеяне үстерүгә, чишүгә хезмәт итәләр.
1874 елда Насыйри “Әбүгалисина кыйссасы”н татарчалаштыра. Халыкның бай хыялларын гәүдәләндергән, югары художество көченә ия булган, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу әсәр героеның прототибы – Урта Азиядә яшәгән бөек галиме – философ, юрист һәм врач Ибне-Сина (980-1037) була. Легендар сюжетларны К.Насыйри очраклы тәрҗемә итми. Ул аның мәгърифәтчел теләкләренә, фәнни карашларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое Әбүгалисинаның патшалардан акыллы, белемле булуы аркасында аларны җиңүче итеп бирелүе укучыларның игътибарын тарткан. Әсәр фантастик планда язылган, нечкә иронияле, кыска диалоглар, үткен сүзләр, аерым персонажларның үзенчәлекле сөйләмнәре, хатлары әсәрнең художество көчен үстерәләр, идея эчтәлеген отышлы ачалар.
1879 елда К.Насыйри аеруча зур күләмле “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтен яза башлый. Аның кыскартылган вариантын, “Кырык бакча” исеме белән, 1880 елда бастыра.
Бу әсәрдә өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында сөйләнелә, гыйбрәтле мисаллар китерелә. Аларның бер өлеше заманның социаль җитешсезлекләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. “Кырык бакча” китабында мәңгелек афоризмнар, хикмәтле сүзләр, фикерләр байтак. Мәсәлән: “Кеше үзен-үзе таныса, камил, акыллы икәне шуннан беленер”. “Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт”.
1884 елда К.Насыйриның “Фәвәкиһел-җөләса фил-әдәбият” исемле, 609 битле әсәре Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Тел белеме хезмәтләрендәге кебек, монда да искедән яңага омтыла, схаластик әдәбияттан арыну, халык аваз иҗатына игътибар итү кирәк дигән принципны үткәрә.
Халык әкиятләре стилендә язылган “Патша белән карт” хикәясендәге патшаны, чиновникларны әдип иң явыз кешеләр итеп сурәтли, халыкны җәберләүләрен фаш итә. Әсәрнең төп идеясе – ерткыч патшаларга һәм шул чордагы җәбер-золымнарына нәфрәт белдерү.
К.Насыйриның балалар әдәбиятына кергән “Тәрбия турында”, “Этика турында”, “Кырык бакча”, “Кабуснамә” һ.б. китаплары дидактик стильдә язылган.
“Әдәбият буенча әңгәмәдәшләргә китап” (1884), хрестоматия рәвешендә өлкәннәргә атап язылса да, аны балалар да уңышлы файдаланган. Халык шагыйре Г.Тукай да 8-9 яшьлек вакытында бу әсәрне авыл кешеләренә укуын искә төшереп язган.
К.Насыйриның “Җәвәһирел хикәят” китабы халык зирәклегенә, тапкырлыгына нигезләнгән, анда күптөрле мәсәлләр һәм хикәяләр тупланган (“Эт һәм сөяк”, “Ана һәм бала”, “Челән һәм чыпчык” һ.б.)
К.Насыйриның халыкка аңлаешлы әсәрләрен яратканнар, кулдан кулга йөртеп укыганнар. Мәдрәсәләрдә рөхсәт ителмәсә дә, шәкертләргә дә әлеге китаплар таныш булган.
Каюм Насыйриның балалар китабына таләпләре, аның үрнәкләре татар балалар әдәбиятын үстерүгә нигез булып тора.
Вакытлар, еллар үткән саен, К. Насыйриның тарихи урыны, хезмәте тагын да ачыла бара.
III бүлек. Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге.
К.Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлек. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкарды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтте.
К.Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкарды. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген (“Ләһҗәи татари”,1895) башлап ул төзи. Русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра.
К.Насыйри рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен кирәк булган уку китапларын булдыру өстендә дә эшләде (“Кыйрәәте рус”,1889). “Рус теленең грамматикасы”н (“Нәмүнә, яки әнмүзәҗ”,1891) төзеп, бастырып таратты. Бу эшләрен үзенең практик укыту процессында сынап, ул бер телне икенче тел белән чагыштыру методын кулланды. Галим рус, татар грамматикаларында булган яңалыкларны, аермалыкларын, үзенчәлекләрен өйрәнде, аларны укучыларына төшендерде. К.Насыйри керткән бу яңалык хәзерге көндә дә уңышлы методларның берсе булып санала.
К.Насыйри, замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. “Инде телебезгә игътибар итеп, яхшы тикшереп карасак, билгеле ки, телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, идиоматик әйтемнәр бик уңышлы рәвештә ритм һәм рифмага салынып төзелгәннәр, гарәп һәм фарсы телләреннән алынган сүзләр ярдәме белән мәгънәне тулы һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел, бәлки кайбер яктан үзенчәлекләре күбрәк булган урыннары да бардыр, бигрәк тә фигыльләрдә. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: телебез, бер дә кузгалмыйча, бер урында утырып калган. Хәзерге заманда яшәүче башка милләт халкының теләге – тел өстендә эшләү, телне төзәтү һәм яхшырту”, - дип, әдип әнә шул эшләнмәгән эшләр мәйданына ташланды, көрәшеп яшәде. (Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 1т., 30б.)
Киң колачлы галим татар халкын төрле фәннәрнең нигезләре белән үз ана телендә таныштыру өчен тырыша. Математика, география дәресләре, ботаникадан үсемлек исемнәре китабын яза. Аның табигать белеменә багышланган “Буш вакыт” исемле китабы татар телендә чыккан беренче фәнни-популяр әсәр булып санала. Ул унбиш ел буе өстәл календарьларында табигать белеме һәм башка фәннәр буенча мәкаләләр урнаштыра, күп кенә файдалы киңәшләр бирә.
К.Насыйри, татар телен тирәннән өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: “Әгәр дә без игътибар белән үзебезнең телебезне өйрәнсәк, аның сүзләр күләме, атамалар, төшенчәләр, гомумән, төзелеше буенча гарәп, фарсы телләреннән ким түгеллеген, кайбер яктан, бигрәк тә фигыльләр өлкәсендә, баерак та булуын күрәбез”.
Татар халкына туган телен өйрәтүдә аның фәнни хезмәтләре зур әһәмияткә ия булды. 1898-1899 елларда К.Насыйри тарафыннан төзелгән ике томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” телебезнең никадәр бай икәнен күрсәтте. Аның бу сүзлеге бүгенге көннәрдә дә зур фәнни хезмәт буларак кулланыла. Анда еш очрый торган гарәп һәм фарсы сүзләренә аңлатма бирелгән, татар теленең бәхәсле мәсьәләләре күтәрелгән, сүзләрнең килеп чыгышы күрсәтелгән.
1894 елда фонетика, сүз төркемнәре һәм берникадәр синтаксистан мәгълүмат кертеп язылган татар грамматикасы “Әнмүзәҗ” басылган. Насыйри бу китабында беренче тапкыр авазларга классификация ясап, аларны 10-сузык, 29-тартык авазга бүлеп күрсәтә.
1892 елда дөрес язу һәм орфография кагыйдәләре китабы “Кавагыйдә китабәт” басылып чыкты. Бу хезмәтендә Насыйри: “Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда – гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел...”, - дип язды.
1894 елда аның “Иҗек һәм әлифба” китабы басылган. Балаларга аваз турында беренче мәгълүмат биргәндә сүзләр сайланышы белән бу әлифба бүгенге көндә дә методик кызыксыну уята әле.
Башка телләрне белү өчен ана телен белү кирәк. “... Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”, - ди К.Насыйри.
Йомгаклау.
Минем күзаллавымча, Каюм Насыйриның тормыш юлының тарихи булуы белән беррәттән, яшь буынны тәрбияләүдә дә үтә гыйбрәтле һәм әһәмиятле булып гәүдәләнә. Аның һәр кылган гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч аваздаш. Россиядә капитализм үсеше дөньяви белемгә, шул исәптән техник белемгә дә ия булган белгечләр, төрле яктан камил зыялылар үстерүне көн кадагына куйган бер чорда, татар халкы үз арасыннан мәгърифәтче галим Каюм Насыйрины тарих мәйданына чыгара ала. Ә Насыйри исә, татар халкын тагын бер ташкын астында калдырмауны максат итеп куя.
Каюм Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте белән башланып китә. Ул барлык гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый, барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә. Халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы улы, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдип була.
К.Насыйри күпкырлы эшчәнлек алып бара һәм иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби-мәдәни мирас калдыра.
К.Насыйриның төрле фәннәр өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу өчен, мин Ә.М.Хуҗиәхмәтовның “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән хезмәтен өйрәнеп чыктым. Шулай итеп, Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлеге дигән нәтиҗә ясадым. Телче буларак, ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр язды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Замандашларыннан берсе булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә, Насыйри тарих язучылары тарафыннан кузгатылмаган, тикшерелмәгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны бурыч итеп куйды. Тәрбия һәм педагогика өлкәсендәге фикерләре дә, гаять әһәмиятле. Ул зур тәҗрибәле укытучы-практик кына түгел, шул бай тәҗрибә нигезендә теоретик хезмәтләр язган педагог та. Насыйри музыка өлкәсен дә читтә калдырмый, музыка файдасына сөйли. Җырның, музыканың күңелгә шатлык, эштә батырлык бирүен әйтә. Халык авыз иҗатын, гадәт-йолаларын гомере буе өйрәнә, җыя. Шуның нәтиҗәсендә тарих, археология өлкәсендә дә күренекле хезмәтләр туа. Шулай ук математика, география, физика, медицина һәм башка күп төрле фәннәр өлкәләрендә эшли. Һәр башлаган эшен юлда калдырмыйча башкарып чыгара һәм шунлыктан уңышка ирешә.
К.Насыйриның иҗаты, эшчәнлеге халыкчанлык белән сугарылган. Бу аның халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүендә, халык мәнфәгатьләрен яклавында һәм китапларында халык иҗатына киң урын бирүендә күренә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, К.Насыйриның гаять күп кырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми-мәгърифәтчелек һәм әдәби-тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйлар. Мин К.Насыйрины, аның эшчәнлеген хөрмәт итәм.
Кулланылган әдәбият.
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Калитка в сад
Стеклянный Человечек
Астрономический календарь. Март, 2019
Военная хитрость