Всероссийский конкурс сочинений на родном (татарском) языке "Россия тарихында минем якташларым" (Мои земляки в истории России), посвященного Году Российской истории.
Вложение | Размер |
---|---|
gorurlanyrlyk_avyldashym.doc | 27.5 КБ |
Горурланырлык авылдашым
Тукай районында Калмаш дигән авыл бар. Бу минем туган авылым. Авылыбызның барлык халкы горурланырлык бер күренекле шәхес яши монда. Ул – Ленинград блокадачысы катюшник Хәмәтов Шамил бабай Хәмәт улы.
Шамил бабай Хәмәтов 1918 нче елның 22 нче июнендә Калмаш авылында туган. 1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына алынган. 1941 нче елның 22 нче июнен Эстониядә зенит артиллериясендә наводчик булып каршы алган. Аларның гарнизонын тревога буенча күтәрәләр. 26 нчы июньдә кичке сәгать алтыларда немец парашютчылары белән беренче сугышта катнаша. Аннан артка чигә-чигә Ленинградка кайталар. 150 граммлы блокада ипиен дә ашарга туры килә Шамил бабайга. “Ут та юк, су да юк, кеше бара-бара да, барган җиреннән егылып үлә. Мин тәмәке тартмадым. Шунлыктан миңа 7 печенье бирә иделәр. Менә шул да куәт биргәндер инде миңа,”- дип сөйли ветераныбыз. Беренче тапкыр атакага барганын да хәтерли ул.
1942 нче елда бик каты яралана. Ленинградта госпитальдә ята. Терелеп чыккач, Мәскәү-Ленинград тимер юлын сакларга китә. Мондагы бәрелештә дә яраланып, Березники шәһәренә госпитальгә эләгә. Аңа өенә кайтырга кушалар. Илне ”кара болытлар” чолгап алганда ни йөрәге белән кайтсын инде ул! Кайтып тормый. Бик теләсә дә ул моны булдыра алмый, күңеле кушмый. Менә аны Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүлгә җибәрәләр. Ул анда 2-3 ай тирәсе “Катюша” серләренә төшенә. Мәскәү янында фашистларны тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйный “Катюша”лар. Шамиль бабайны “Катюша” установкасының командиры итеп билгелиләр. Аларның гвардия бригадасы зур бәрелешләрдә катнаша. Шамил бабай берничә мәртәбә дошман тылына разведкага бара. Вологда өлкәсен дошманнан азат иткәндә өченче тапкыр яралана. Вологда шәһәрендә госпитальдә ята. Кировоград шәһәрен азат итүдә катнаша. Аның сугышчан юлы Прибалтика, Украина, Белоруссия, Румыния, Польша, Венгрия, Чехословакия аша уза. 1943 нче елда ул сугышкан дивизия Курск дугасында була. “Җир белән күк тоташты ул сугышта,”- дип сөйли Шамил бабай.
Сугыш бетәргә 7-8 көн калгач, Берлиннан 35 км ераклыкта дүртенче тапкыр яралана. Аны башта Львовка, аннан соң Киев шәһәренә госпитальгә озаталар. Аягын кистерергә ризалык бирми. Култык таягына гына кала ул. Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткән, Ленинград блокадасын үткән катюшник абыебыз ничек инде бу авыруны гына җиңмәсен! Җиңгән ул аны. Сугыштан соң туган авылында механизатор, ә соңрак токарь булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән ул. Аның батырлыгы безнең өчен тарихи мирас. Без аны беркайчан да күңелдән чыгарырга тиеш түгел. Алар бит безнең бәхетебез өчен көрәшкәннәр. Без дә аларны олылыйк, ярдәм итеп яшик!
Хөрмәтле ветераныбыз Шамил бабайга 22 нче июньдә 94 яшь тула. Горурланырлык син безнең күренекле кешебез!
Пчёлы и муха
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
А теперь — мультфильм
Как я избавился от обидчивости
Невидимое письмо