Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын.
Казан – Тукай тормышының күп якларына күзен ачкан урын. Ул шушы Казанда яши, “кайный”, пешә, җитлегә. Аның фикри, әдәби өлгергәнлеге аның шигырьләрендә күренә. Казаннан башка Тукай шәхесен, Тукай шигъриятен күз алдына китереп булмый. Ул бу шәһәр тарихыннан мәңгелеккә аерылгысыз. Казан бөек Тукаебызны бүген дә үзенең куенында саклый.
Вложение | Размер |
---|---|
Г. Тукай иҗаты һәм тормышында Казан | 170.5 КБ |
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районының 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
СЕКЦИЯ:
Татарская литература
“Габдулла Тукай иҗатында һәм тормышында Казан”
Эшне башкарды:
Ильина Анна Дмитрий кызы
11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Тимершина Сания Госман кызы
Казан 2013 ел
ПЛАН:
I.Кереш өлеш
Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр.
II. Төп өлеш.
1. Габдулла Тукай Казан чоры биографиясе.
2. Г.Тукайның Казан чоры иҗатының төп үзенчәлекләре.
3. Габдулла Тукай иҗатында XX гасыр башы Казан чынбарлыгының
Сәнгатьчә чагылышы һәм иҗатында Казан сурәте.
4. Хәзерге заман татар милли мәдәнияте һәм Габдулла Тукай.
а) Хәзерге әдәбиятта һәм сәнгатьтә Г.Тукай.
б) Хәзерге Казанда Габдулла Тукай эзләре.
III. Йомгаклау.
Казан – Тукай талантының чәчәк аткан чоры.
Кереш
Килер заман, һәр язучының үзен,
Сүзен һәм шәхси тормышын
Инәсеннән җебенә кадәр тикшереп
чыгарлар әле.
Г.Тукай “Уянган беренче эшем”
Меңъеллык Казаныбызның тарихы әдәбиятыбыз, мәдәниятебез тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан – ул татар халкының рухи мәркәзе, милли мәдәният үзәге, әдәбиятыбыз башкаласы. Казан шәһәре элек-электән бик күпләрне үзенә тарткан, монда бик күп күренекле язучылар яшәгән, иҗат иткән, дөньяга, илгә танылган. Казаныбыз исеме бөек Л.Толстой, С.Аксаков, А.Пушкин, М.Горкий, Г.Державин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Г.Тукай, К.Нәҗми, М.Җәлил, С.Сәйдәшев кебек бөек мәшһүр язучыларның тормыш – иҗатлары, язмышлары белән бәйләнгән.
Тукай һәм Казан төшенчәләре аерылгысыз. Казан бөек милли шагыйребезнең якты хәтирәләрен саклый. Кайчандыр, әле күп тә түгел, 100 еллар чамасы элек бу калага ятим баланы алып килеп, Печән базарында асрамага сатып йөргәннәр. Яңа бистәнең гади, ләкин күңел җылысы белән тулган бер йортында Вәли абзый белән Газизә абыстайлар ул ятимне сыендырып яшәткәннәр; Тукай шушы шәһәрнең күп кенә кунакханәләрендә санаулы гомер көннәрен үткәргән; Ташаяк, Балык, Печән базарларына, хәрчәүләренә йөргән, тормышны күзәткән, монда Казанда – Тукай эшләгән “Әльислах”, “Кояш”, “Ялт- йолт” газета – журналы редакцияләре урнашкан биналар; Тукай ялкынланып шигырьләрне сөйләгән, халык иҗаты, фольклор, әдәбият турында фәнни лекцияләрен укыган “Шәрекъ клубы», “Новый клуб” биналары урнашкан.
Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын. Монда килгәндә инде ул 18 яшьлек балигъ булган егет иде. Казанда ул “тормыш университеты” белемнәрен ала, тормышны тирәнтен аңлау, бәяләү, аның фәлсәфәсенә төшенү этабын кичерә. Ул монда шәхес булып җитешә. Үзенең тормыш, яшәеш, ил, милләт турындагы уй-фикерләрен, карашларын әдәби, шигъри иҗаты аркылы чагылдыра.
Казан – Тукай тормышының күп якларына күзен ачкан урын. Ул шушы Казанда яши, “кайный”, пешә, җитлегә. Аның фикри, әдәби өлгергәнлеге аның шигырьләрендә күренә. Казаннан башка Тукай шәхесен, Тукай шигъриятен күз алдына китереп булмый. Ул бу шәһәр тарихыннан мәңгелеккә аерылгысыз. Казан бөек Тукаебызны бүген дә үзенең куенында саклый.
Бүген казаныбыз турында аның тарихы, үткәне, кешеләре, тормышы турында күбрәк беләсебез килсә, Тукайны, аның иҗатын өйрәнергә тиешбез, мәгълүмат - белемнәрне Тукай язып калдырганнардан алырга тиешбез.
И.Нуруллин Габдулла Тукай иҗатын XX гасыр башы татар тормышының энциклопедиясе дип атый.[1] Галимнең бу фикерен үзгәртеп болай дип тә өсти алыр идек: Габдулла Тукайның 1907-1913 нче еллар иҗаты – ул XX гасыр башы Казан тормышының энциклопедиясе. Чөнки шагыйрь, Казанда яшәп, Казан күзе, Казан акылы, Казан күңеле белән дөньяны аңлаган. Тукай бу шәһәрдә яшәгән бик күп кенә шәхесләр турында, бу шәһәр тормышында (димәк, милләт тормышында) булган әһәмиятле хәл-вакыйгалар, Казан күренешләре, аның байлары, ярлылары, интелегенция, шагыйрь – милләтчеләре, Печән базары, Кабан күле, Никитин цирклары – һәммәсе, һәммәсе турында шигъри , публицистик иҗатында язган. Реаль хәлләргә таянып, шул чорның реаль типларын тудырган, Казанның тулы реалистик, әдәби-романтик образын мәңгеләштергән. Габдулла Тукай замандашы, каләмдәше, дусты Сәгыйть Рәмиевка язган бер хатында үзе дә бик ачык итеп болай дип яза: “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә”. [2]
Тукайны без XX гасыр башы милли шигъриятебезнең нигезен салган, аның XX гасырдагы үсеш юлларын билгеләп, сызып калдырган бөек шагыйребез дибез. Ә бу биеклеккә стартны ул Казанда алган һәм Казанда ясаган. Казан шагыйрьне бөеклеккә күтәргән һәм мәңгелеккә күчергән шәһәр.
XX гасырның 20-30 елларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр Тукай турында йөзләрчә хезмәтләр язылса да, Тукай иҗатының өйрәнелеп беткәне юк әле. Тукай темасы беркайчан да искерми.
Тукай шәхесе, аның тормышы һәм иҗаты яңа өйрәнүләрне, ачышларны көтә. Бу юнәлештә яңа хезмәтләр, китаплар язылырга тиеш.
Әйтеп китик, Г.Тукай иҗаты төрле чорларда Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Г.Нигъмәти, Г.Толымбай, М.Гайнуллин, Җ.Вәзиева, Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Башкуров, А.Пехтелев, Р.Ганиева, М.Җәләлиева, Н.Хисамов, Ф.Галимулин һ.б. бик күп галимнәребез тарафыннан өйрәнелгән. Теманы өйрәнгәндә мин алар белән таныштым, аерым фикерләрне эшемдә файдаландым.
Республикабыз галимнәре, һәм шулай ук, чит илләрдәге татар галимнәре бергәләп соңгы вакытта “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н әзерлиләр. Димәк, эш дәвам итә,Тукай һаман ачыла бара. Тукай фәне тулылана бара. Минем “Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Казан” темасына язылган докладым Тукай фәнен эшләүгә кечкенә генә, тыйнак бер өлеш керер дип уйлыйм.
Докладыбызның төп максаты – Казан этабы белән бәйләп, Г.Тукай шәхесен, тормышын, эшчәнлеген, иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү; бу бәйлнештә Г.Тукай шигырьләренең идея-тематик, әдәби-эстетик үзенчәлекләрен ачу; Тукайның иҗат елъязмасы белән тулырак, тирәнрәк танышу; шигъриятенең реаль җирлеген өйрәнү, шигъри сурәтләү объектын, шигъри образ, типлар тудыру җирлеген ныклабрак өйрәнү, иҗат чыганакларын ачыклау. Тукайның шагыйрь булып формалашу, үсү тарихында Казанның ролен,урынын билгеләү.
Әлеге максатка ирешү өчен без түбәндәге бурычларны куйдык:
Бер-ике мәкаләдән тыш”Тукай тормышында һәм иҗатында Казан” дигән темага турыдан-туры кагылышлы бер генә хезмәт тә юк.[3] Шуңа күрә безгә Тукай темасына язылган бик күп материалны карап, сөзеп чыгарга туры килде. Г.Тукайның Казан чорында язылган һәм Казан белән бәйләнештә язылган шигырьләренә үз мөстәкыйль күзәтү- анализларымны бирдем.
Төп өлеш
1 бүлек. Габдулла Тукай Казан чоры биогрфиясе
Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде!.. Монда күңелле. Дус – иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз...
(Г.Тукайның Г.Кариевка язган хатыннан, 1907)
1907 нче елның көзеннән Тукайның Казан чоры – халкына, Ватанына шигьри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казан... Ул – нинди шәһәр аның нинди үзенчәлекләре, нинди культурасы, рухи байлыгы бар? Казан үзенең мәшһүр университеты, андагы математика, химия мәктәбе белән бөтен Россия империясенең гыйлем үзәкләреннән берсе була. Университетның типографиясе татар һәм урта Азия – Казакъстан халыклары өчен бик күп уку китаплары, дәреслекләр бастырып бу халыкларны агартуга зур өлеш кертә. Университеттагы Көнчыгыш факультетында демократик карашлы галимнәр зур тәэсир ясаган: монда профессор Готвальлар, Катановлар һ.б. белән Мәрҗаниләр, Насыйрилар Болгар тарихын, татар фольклорын өйрәнгәннәр.
Казанга килгәндә ул әле “кечкен генә гәүдәле, өстенә иңбашлары төшеп тора торган кием кигән, бер күзенә бераз ак төшкән, йонсыз-төксез, өтек кенә бер малай” була. [4]
Шушы кайтудан алып соңгы көннәренә кадәр Г.Тукай Казанда яши. Шагыйрь биредә шәкертләр һәм студентлар акчаларына чыгарыла торган “Әльислах” газетасы белән якын иҗади элемтә урнаштыра. Шул чордагы газеталарга караганда, “Әльислах” иң демократик, иң прогрессив газета була. 1908 нче елның ахырларына кадәр Г.Тукай “Әльислах”ның әдәбият бүлеген алып бара. Газетаның һәр номерына диярлек шигырьләрен биреп тора. Газет чыгачак кичне Вафа Бәхтияров белән бергә типографига бара ул. “Тукай анда шигырьләренең корректурасын карый. Вафа Бәхтияровның эше беткәнче, типогрфия конторасының өстәленә яки өйгән кәгазьләр өстендә ятып йоклый, яки җырлап утыра торган була. Тукай “Әльислах”та бирелеп, һәрбер эшкә ярдәм итә”. [5]
Ләкин, Г.Камал сүзләре белән әйткәндә, “ярлы оешманың барлы-юклы акчасы Г.Тукайның тормышын тәэмин итә алмыйлар”.[6]
Ф.Әмирхан, Г.Камал ерак Уральскидан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр.
Казан – университетлы, институтлы , берничә гимназияле, күп санлы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә типография бар анда. Тукай, Казанга килгәч тә әнә шул культура-мәгърифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы чыга.
Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 нчы елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал “Ялт-йолт” чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе “Ялт-йолт”та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Әйтик, “Шәрык клубы” программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ф.Агеев, С.Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 нчы елның 15 нче апрелендә “Шәрык клубы”нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып, Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә: “Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”.[7]
Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәшриятлары алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы “Шура” белән “Вакыт”та, Казандагы “Йолдыз” да көтеп кенә тора. Ихтимал, Г.Камал йогынтысындадыр (ул “Йолдыз”редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге “Йолдыз”да басыла. Социаль-политик эчтәлекле “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре”, “Көзге җилләр” кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи, әдәби- политик журнал “Шура” Тукайның байларны тәнкыйди иткән үткен социаль мотивлы “Сайфия” шигырен дөньяга чыгара.
Татар театрының эшчәнлегендә дә Тукай зур игътибар бирә. Казанда профессиональ татар театрын оештыруда Тукайның каләмдәш дуслары Г.Камал, С.Рәмиев, Г.Кариевлар һ.б. янып эшлиләр. Беренче спектакльләр уйнала, бу хәрәкәткә демократик яшьләр актив кушыла. Г.Тукай демократик театр хәрәкәтен ихлас хуплап, татар театры эшләп китүгә, милли культура хәрәкәте үсүгә шатланып, “Театр” шигырен яза. “Халыкка дәресе гыйбрәттер театр...”, “Театр яктылыкка-нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”, “Ул дарел-голүм (белем йорты), дарел-әдәбтер (әдәп йорты). [8]
Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели.
Кызганычка каршы, Тукайның әйләнә-тирәсендә гел Хөсәен, Әмирхан, Гафур һәм Камаллар гына булмый. Казан-чуар шәһәр, анда “пролетарий, марксист-большевик, галим-профессор, жор сәүдәгәр, корсагын киергән татар бае, поп-академик, киез хата кигән меңләгән шәкерт, картуз кигән студент, бәхет эзләп килгән йомышчы малайлар, ак манжетлы интеллигент, ачлы-туклы журналист” һ.б. бик күпләр яши.[9] Шул чуар корама эчендә бишбугаз милләтчеләр, кадимчеләр, бохарачы-төрекчеләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр гөҗли, аваз сала. Соңгыларының җыела торган урыны - Тукай яшәгән “Болгар” номерларының тәрәзә астында гына- Печән базары. Монда төрле караштагы кешеләрне очратырга була. Бу атмосфера Тукайның тыны буыла, Печән базары аңа татар тормышының артталыгы символы булып күренә башлый. Шулай да Печән базары Тукай иҗатына зур файда китерә: сатирик әдәбиятыбызның иң гүзәл үрнәге булган “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы язылуга сәбәп була. Бу поэманы “Купеческое собрание” бинасында алык алдында укып, ул үзенә мәңгелек шөһрәт казана (Шәрәфләр исә Тукай белән шул ук кичтә сөйләшәләр һәм атна-ун көн дигәндә китапны бастырып та чыгаралар). Казан шәһәре Тукайның дөньяга карашын бик нык тирәнәйтә. Казанда ул күптөрле рухи халәт кичерә, дәртле эш, кара реакция елларында вакыты-вакыты белән күңел төшенкелеге, унынчы еллардан соң янә күңел күтәренкелеге, якты өметләр...
Кайвакытта Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Нижний Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле “Шәрык клубы”нда концертта катнаша; әле “Мөхәммәдия” шәкертләре алдында чыгыш ясый; Крестовникалар заводы белән таныша.
Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 нче елның мартында зур фаҗига кичерә: ул “әүлия” дип атаган Хөсәен Ямашев – татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе – кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәен Ямашевка багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер, дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак,искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. [10] Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә, бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 нче елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нәшире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хөсәнине күндерәләр. Хөсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны “Аң» дип исемләргә Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза:
Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән.
Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.
Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакъ түгел.
Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташдырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.
Аңгы-минге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.
Үтте инде,дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.[11]
1913 нче елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗәни шәхесе турында язуы, “Уянгач беренче эшем”, “Юбилей мөнәсәбәте белән”, “Ике ихтар” кебек публицстикасы һәм “Олугъ мөнәсәбәте белән халык өмидләре”, “Суык” шигырьләре – чын мәгънәсендә шедеврлар. Бу – шагыйрьне үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.
Тукай Клячкин больницасына кергәндә дә үзенең соңгы “сәяхәткә” чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул “Амур”дагы күршесе Ф.Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:
15(2) апрелендә шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.
Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә “Мусульманская газета” бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы “День” Тукайны «Татарский Пушкин” дип атап зур мәкалә бастыра. “Восточный сборник” дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган “The Russian Review” (Рус журналы)1914 нче елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның “Пар ат” шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла...
Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы болницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 нче елда шагырь болай яза:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм “ Евгениен”,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганын булса бәкалы, ул бәкага тартыла;
Мин дә булдым һич тә онытылмас кеше шул аркада. [13]
2 бүлек. Г.Тукайның Казан чоры иҗатының төп үзенчәлекләре
И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Г.Тукай “Пар ат”
Габдулла Тукай Казанга 1907 нче елның көзендә кайта һәм шунда төпләнеп кала. Бу – илдә реакция кызып киткән вакытлар. Ул Казанга кайту турында күптән хыялланып йөргән була. Әле Уральскида чакта, 1906 нчы елның җәендә Казанга килү күренешләрен күзаллап, эчке бер күтәренкелек, романтик эчтәлек белән ул “Пар ат” шигырен яза. [14] Шактый озак, озын юлдан килгән, йокымсыраган лирик геройны кучерның: “Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!” – дигән сүзләре уятып җибәрә. “Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна”, - дип яза шагыйрь, Казанга килеп кергән чактагы күңел халәтен сурәтләгән. Мәчетләрдән күңелгә якын, моңлы азан тавышы ишетелә, Казан нурлы әкият каласы булып җәелеп ята.
Казанга шагыйрь “Пар ат”та килеп керә, һәм Казан турында шагыйрьнең гасырларга яңгырап барачак сүзләре, юллары тезелә:
И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Бу сүзләрдә Казанның көче дә, тарихы да, яшьлеге дә, киләчәге дә, бүгенгесе дә! Бу Тукай белгән һәм яшәргә, иҗат итәргә ашкынып кайткан гүзәл кала! Тукайның мәңге яшьлек каласы! Монда бабайларыбызның түрләре, яшәгән, торган җирләре,монда тарих, монда татарның данлы да, фаҗигале дә үткәне; монда оҗмахы:
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Казанда шагыйрьне яңа тормыш, иҗат итәр өчен иркенлекләр, мөмкинлекләр, яңа дуслар көтә. Яңа тормыш алда! Шагыйрьнең (лирик геройның) күңеле дәртләнә! Казан ул- татарның мәркәзе, мәгърифәт, мәдәният шәһәре! Казан – ул шагыйрьнең илһам чыганагы! Җәннәте! Шигъри җәннәте, һәм, ниһаять, монда анны нечкә биле көтә!
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Тукайның “Пар ат” иң беренче мәртәбә Уральскида “Әль-гасрел-җәдит” газетасының 1906 нчы елның 6 нчы май санында басыла. Г.Халит исә аны 1907 нче елда язылган, Тукай Казанга кайткач язган шигырь дип саный (чөнки “Пар ат” шигыре Г.Тукайның “Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр» дигән җыентыгында басыла (Казан, 1907).
“Пар ат” шигыре гаять хәлиткеч язылган. Анда халык җырлары рухы аңкып тора. Казан белән алдагы очрашу темасы “Пар ат” шигырендә поэтик яктан гаять тәэсирле итеп ачылган.
Казанга кайткач, баштагы айларда шагыйрьнең күңеле күтәренке була. Казанга кайту турындагы күптәнге хыялының тормышка ашуы, культура әһелләре белән аралаша башлау, туган җирләрне күреп тору – аңа тормышның ямьсез якларын яшереп тоталар.
Әнә шул күңел күтәренкелеге аның шигырьләрендә дә сизелә. Бу күтәренкелек бөтен 1907 нче ел дәвамында бара. Хәтта 1908 нче елның баштагы айларында да дәвам итә. Моңа мисал итеп, Г.Тукайның “Хөррияттә”, “Шагыйрьгә”, “Театр”, “Ләззәт вә тәм нәрсәдә?”, “Ишек бавы”, “Байроннан”, “Охшату” (1907), “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Егет илә кыз” (1908) һ.б. шигырьләрен китерергә була.
Г.Тукайның Казан чоры иҗатын без аның “реакция еллары” иҗаты һәм “яңа революцион күтәрелеш еллары” иҗатына бүлеп карыйбыз. Болар – Г.Тукай иҗаты эволюциясендә идея-эстетик яктан мөһим баскычлар.
Реакция көчәйгән саен, Тукай иҗатында да явызлыкка каршылык күрсәтү, баш имәү, чигенмәү идеалы психологик һәм драматик киеренкелек белән гәүдәләнде. Шул ук 1907 нче елда язылган “Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма”, “Бер татар шагыйренең сүзләре”, “ Мәхбүс” (Пушкиннан), “Байроннан”, “Шагырьгә” (Лермонтовтан) кебек шигырьләр явыз чынбарлык белән каршылыкка кергән настроениесен бик ачык характерлый. Иң элек боларда гади кеше язмышы һәм шагыйрь позициясе белән бәйләнешле фикерләр алга чыга. Тукай үзе һәм замандашы каршында кеше азатлыгын буучы түбән чынбарлыкның коточкыч образы басып торуын сурәтли:
Читен тормыш! – капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң;
Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,
Истибдадның намусына тукынмасаң! [15]
Шул рәвешчә, реакция, самодержавие һәм капитал алдында тез чүкмичә, баш имичә, азатлык идеалына, халыкка тугрылыклы кеше калып һәм намусыңа тап төшерми иҗат иүгә, мәгънәле яшәүгә ышанычны югалтмау – менә шул турыда шагыйрь үзенең хәсрәтле замандашы белән чын күңелдән сөйләште, киңәште.
Бераз елдан укып бу шигырьне,
Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны
Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,
Ничек янган, синең өчен җан аткан,-
диде ул Байрон исеменнән (“Байроннан”),[16] һәм бу юллар Тукай күңелендә, йөрәгендә туа, куера барган уй-тойгыларның кая, кемгә төбәлгәнлеген дә бик ачык белдерде.
1908 нче елдан башлап Тукай шигырьләрендә яңа аһәң, яңа тавыш, яңа мотивлар ишетелә башлый. “Күңелсез минутта” (1908), “Тәрәддөт вә шөбһә” (1909), “ Теләү бетте” (1909), “Үкенеч”(1910), “Өметсезлек” (1910), “Актык тамчы яшь”(1910), «Өзелгән өмид”(1910) кебек шигырьләре исемнәре белән үк Тукайның Казанда эчке халәтенең нинди булганлыгын әйтеп торалар.
Бу вакытта инде ил өстендә ябырылган иҗтимагый-политик афәт Казан чынбарлыгында да үзенең тупас кыяфәте белән басып тора иде. Милли интелегенцияарасындагы настроениеләр көннән-көн чуарланды. Тукайның “Тормыш” (1908) шигырендәге:
Бу тормыш кем туктар талаштан?
Сугыш син һич тә армас-туктамастан,-
Кебек фикерләрнең асылында реакция белән, явызлык рәхимсез көрәшкә кергән шагыйрьнең конкрет кичерешләре ята. Аның шушы ук елны басылган өченче җыентыгы “Тормыш” шигыре белән ачылуы да гыйбрәтле.
Тукай лирик героеның реаль һәм идеаль сыйфатлары, кәефе калейдоскоптагы шикелле аралашып һәм алмашынып тора. Алар туктаусыз хәрәкәттә, үзгәрештә, димәк, статик түгел, ә динамик хәлдә, ягъни киеренке кичерешләр дөньясында ачылалар. Шул нисбәттән аның шигъри стилендәге төсмер-нюанслар да я реалистик, я романтик агылыш, яңарыш ала.
Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;
Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.
Күз йомалмый төн буе төрле исәп, уйлар белән,
Иртә торганча агаем, мин дә тордым таң белән,-[17]
шикелле сабыр хикәяләү, тасвирлау белән бергә үк, Тукай стиленә, аның лирик пафосына моның бөтенләй киресе булган темперамент та чит түгел:
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына,
Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. [18]
Тукай лирик героеның бер очракта горур кош булып күккә күтәрелүе, ә икенче очракта җиргә нык басып, тормыш сөюче булып яшәве – аның рухи дөньясында реалистик һәм романтик кичерешләр амплитудасы ни дәрәҗәдә кысыла һәм киңәя алуын, ягъни лирик герой җанының динамикасын, хәрәкәтчәнлеген күрсәтә. Һичшиксез, яңа революцион күтәрелеш елларында Тукай лирикасындагы “җан диалектикасы”ның реалистик һәм романтик башлангычлары, төсмерләре тагын да тыгыз мөнәсәбәткә керде.
1908-1910 нчы елларда Тукай поэзиясендәге күз яше, кайгы-хәсрәтле мотивлар, пессимизм элементлары арта. Моның сәбәбе нигездә биогрфик моментлар белән бәйләп аңлатыла. Габдулла Тукай үтә нечкә хисле була. Шуның өстенә шәхси тормышы җайланмаган. Чире җитди. Талантлы зур булса да, әле белеме җитәрлек булмаган.
Г.Тукай Казанда яшәгән еллар – капитализмның көчәеп үсеп барган вакыты. Ә капиталистик җәмгыятьнең, капиталга, акчага корылган җәмгытьнең юлдашлары – хәерчелек, бозыклык, индивидуализм һ.б. Алар бу чорда бик каты арта. Тукай, әдәбият, шигырь, театр белән халыкның күзен ачмакчы, аны мәгърифәт юлы белән тәрбияләмәкче иде. Өмете акланмады. Ә ул болай дип яза: “Җырлыйм, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?” [19]
Бу чорда Тукайның әдәбият-сәнгатьнең мөмкинлекләренә карата булган иллюзияләре җимерелә. Ләкин, икенче яктан, Тукайның Казанда 1908, 1909, 1910 нчы елларда язган шигырьләре – шигъри көче, сәнгатьчәнлеге көчле шигырьләр. Аларда йөрәк авазы, җан авазы бар!
Ләкин Тукай тоташ пессимизмга бирелми. Аның Казан чорында, бер яктан, лирикасы көчәйсә, икенче яктан, сатирасы югары ноктага күтәрелә. Тукайның сатирик таланты чын мәгънәсендә Казанда ачыла. Ул бу чорда сатира, юмор төренә караган бик күп әсәрләр яза.
Тукай сатирасы иске фикерләре фанатик сәүдәгәрләргә, татар тормышындагы искелеккә, торгынлыкка каршы юнәлтелгән. Ул Казанда сатирасы өчен бик күп күренешләр, типлар, тормыш фактлары таба.
Тукай капиталистик Казан күренешләрен тасвирлый. “Улмы?- Ул...”, “Милләтчеләр”, “Хатыннар хөррияте”, “Сибгатуллин” һ.б. шигырьләренең темасы, образлары чынбарлыктан, тормыштан алынган.
Тукайның башлангыч иҗатында ук дин әһелләренең мәгърифәткә, прогресска каршы пычрак һәм явыз ният белән эш итүләрен нәфрәтләнеп фаш итү, рәхимсез камчылау зур сатирик темага әверелде. Шагыйрьнең стилендә дә татар гади сөйләшендәге турылык белән, ачы итеп әйткән очраклар байтак. Ишан образын ишәк белән тиңләштерү кебек алымның еш кулланылуы – шундый күпләгән мисалларның берсе. Мондый образларга мөрәҗәгать итүне татар җәмгыятен имгән сорыкортларга нәфрәтнең чиктән ашуы белән генә аңлатырга мөмкин. Шул рәвешчә, Тукай татар поэзиясендә һәм публицистикасында патриархаль-феодаль калдыкларга, революция, тарихи прогресс дошманнарына каршы көрәш идеясы таләп иткән сатирик стильне тудыруга беренче булып зур өлеш кертте.
Башлангычында ук Тукай сатирасы азатлык дошманнарына, халыкны буып торучыларга каршы әдәби – идеологик һөҗүм коралының бер оператив төренә әверелде. Шуңа күрә бу сатира шагыйрьнең үз иҗатында гына түгел, гомумән – 1905 нче ел революциясе чоры татар әдәбиятында заман чынбарлыгы белән тыгыз бәйләнеп үсә башлаган критик тенденцияләр итеп каралырга хаклы. Шул вакытта ук инде Тукай әдәбы пародияләрне дә шундый ук сатира максатлар өчен оста куллана. Реакция елларында исә аның сатирасының тормышчан җирлеге, идея эчтәлеге киңәйде һәм әдәби-эстетик үзенчәлеге тагын да ачылды. “Яңа Кисекбаш” поэмасы – моны аеруча тулы күрсәткән әсәрләрдән иң күренеклесе.
“Яңа Кисекбаш”тан соң Тукай иҗатында урын алган сатираның тематикасы шактый төрлеләнде. Татар тормышындагы һәм аннан тыштагы күп темаларга урын бирелде. Боларның һәммәсенә, алдынгы демократик интеллигенция һәм халык карашыннан торып, кискен нәфрәт белдерелде һәм хөкем ителде. Сатира чараларыннан сарказм белән ирония дә активлашты.
Реакция чорында Тукай иҗаты тирән үзгәрешләр кичерә. Аның лирик поэзиясе эчке киеренкелек ала. Лирик героеның рухи йөзе һәм сәнгатьчә матурлыгы формалаша. Бу геройның иң характерлы бер билгесе итеп шагыйрь образы, шагыйрьлек миссиясе белән бәйле теманы алырга мөмкин. Шагыйрь образына аның романтик мөнәсәбәте югалмады, әмма ул инде Пушкин, Лермонтов, Байроннар аша килә торган классик романтизм традицияләрен үзенә якынрак күрде. 1907 нче елда әнә шул шагыйрьләрдән алынган “Шагыйрьгә”, “Мәхбүс”, “Байроннан”, “Мөтәшагыйрьгә” һәм “Бер татар шагыйрьнең сүзләре” кебек шигырьләрдә шагыйрь һәм заман, шагыйрь һәм ирек, шагыйрь һәм халык темалары, нигездә классик романтизм традицияләренә аваздаш рухта булып, Тукай идеяләренең төп юнәлешен билгеләделәр. Шагыйрьнең тормыш һәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына һәм капитал коллыгына каршы куелды.
3 бүлек. Габдулла Тукай иҗатында XX гасыр башы Казан чынбарлыгының сәнгатьчә чагылышы һәм иҗатында Казан сурәте
Тукайның Казан чоры иҗатын – поэзиясен, Казан, татар чынбарлыгының объектив чагылышы дип бәяләргә кирәк. Әмма ул, көзгедәге сурәт кебек, тормыштагы гади копиясе түгел, ә тормыштагы күренешләрнең характерлы якларын, капиталистик якларын, капиталистик җәмгыять күренешләренең поэтик гәүдәләнеше.
Шагыйрь Казанда яшәгән чорында тормышның төрле якларын күреп өлгерә: чынбарлык Тукай каләмендә бөтен контрастлылыгында чагыла. 1909 нчы елда язылган “Эштән чыгарылган татар кызына” шигыре дә шундыйлардан. Әлеге шигырен ул “Шүрәле” имзасы белән “Яшен” журналында “Ачы хакыйкатьләр” дигән гомуми баш астында бастыра.
“Эштән чыгарылган татар кызына” шигырендәге татар кызы әлегә фахишә түгел. Бае аны алдаган, кызның мәхәббәтен таптаган һәм корбанын урамга куып чыгарган. Кызга хәзер бердән бер юл- мәгълүм йортка кереп, акчалы хайваннарның ләззәтенә яшь гомерен корбан итү.
Аз шул бездә байлар, кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шәйтан иманыңны,
“җәһәннәмлек бу”, - дип кайгырмас!
Күрдем әле синең залимеңне:
һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә, кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.
Шуңа да әлеге татар якты киләчәккә ышанмый, ул күңел төшенкелегенә бирелгән. Кыз үзенең вөҗданы белән көрәшә. Моны сурәтләүгә төсләр контрастлылыгы да ярдәм итә: шагыйрь кызның битләрен сары, яки сагышлы итеп бирә. Шулай ук, аяныч язмышны сурәтләгәндә ул “атылган кош”, “адаштырылган эттәй” чагыштыруларын китерә. Шагыйрьнең бу күренешкә күңеле сыкрый, йөрәге өзгәләнә:
Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мискинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!
Г.Тукайның “Казан вә Казан арты” (1912) шигырендә сурәтләнгән күренешләр белән бүгенге хәлләр арасында бәйләнеш , аваздашлык бар.
И Казан шәһәре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрен, һәр часларың шәмнәр кеби.
Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязга нур чәчеп,
Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.
Нур ала синнән бөтен як: Чистополь, Спас, Тәтеш
һәм Чабаксарга, мамадышларга чар, Малмыж катыш.
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязгә, үз өязең кап-кара.
“Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры”, -
Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!
Әлеге шигырьдә Тукай тарафыннан Казан бер өязгә дә нур чәчә торган шәмдәлгә тиңләнә. Мәркәзебез Казан көннән-көн матурая, төзекләнә. Казан шәһәре белән бергә район үзәкләре, авыллар да төзекләнә, матурая, ләкин кайбер районнар, бигрәк тә, Казан арты районнары һәм авыллары каралмаган, фәкыйрь хәлдә һаман да кала бирә. Без бүген андый күренешләрне күрәбез. Димәк, бу проблема – Казан тирәсендәге район, авылларны төзекләндерү, аларның культурасын үстерү – Г.Тукай яшәгән чордагы кебек, бүгенге көндә дә бик актуаль.
Тукай Казанда бар нәрсә дә исәп-хисапка корылган капиталистик җәмгыятьтә яшәгән. Шагыйрьлек эшенең дә, шагыйрь, язучы хәленең дә буржуаз табышка корылган эш булуын күреп, ул бик нык борчылган. Күп кенә шигырьләрендә ул шагыйрьнең “дөнья читлеге”ндә кысылып яшәве, кимсетелүе, изелүе турында яза. Шагыйрьне түзәргә, намусын сакларга, изге идеалларыннан баш тартмаска, “алтын шылтыравы астына төшмәскә” чакыра. [20]
“Татар мөхәрриренә” дигән шигырендә Тукай: язучы эшли, иҗат итә, ди, ә бай китапчы исә өлешенә керә, язучының иҗат җимешләреннән килгән файданы үз кесәсенә сала, ди.
Яз, ни язсаң да, синең бар – язганыңның нәшире;
Ашлагың үстисә - бир, тайярдыр аның гашире.
Моны, әлбәттә, ул үз тәҗрибәсеннән чыгып яза. Чөнки Тукай Казанда яшәгәндә шигырь җыентыкларын, уку китапларын күпләп чыгара. Бай мөхәррирләр аның иҗат хезмәтеннән үзләренә файда итмәгәнмени? Моны Тукай үз җилкәсендә кичергән.
Тукай күп кенә шигырьләрендә акча капчыгына хезмәт итәргә керешкән язучыларны, интеллигенцияне фаш итә. Менә “Яшьләр” шигырендә болай дип яза:
Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.
Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исеме аңар таглыр – тыгылмас. [21]
Шундый тип интеллигентларны ул Казанда үз даирәсендә шактый очраткан һәм шигъри сурәтләү объектына алган (“Улмы? – Ул...”, “Сибгатуллина” һ.б.)
“Милләтчеләр” шигырендәТукай үзләрен халык хезмәтчесе дип йөргән милләтчеләрне фаш итә. Күз буйыйлар, ди, милләт дип лаф орып, кычкырып йөрүдән узмый эшләре, - ди. Милләткә хезмәт дигән лозунг белән үз файдаларын күреп йөриләр, ди:
Милләчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: “җанланасың син тиз менә”.
Алданма син, калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!
Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,
Гәрчә милләт диеп, авыз суын корта.
Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит
Теге, ишек алдындагы ата күркә.
“Милләт!” диләр, - ул чынмыни, ихласмыни?
Үз корсагын шәкерт алда тотмасымыни
әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да,
Алар сине тагын сугыш екмасмыни? [22]
Тукай метафорик образлар кулланып, су детален уйнатып, милләтченең милләтне түгел, бәлки үз корсагын кайгыртуны күрсәтеп бирә.
Казанга килгәч, Тукайда халык иҗаты белән кызыксыну көчәя төшә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1910 нчы елда “Халык моңнары” исеме астында җырлар җыентыгы чыга. Шул ук елда “Халык әдәбияты” турында лекциясе укыла. Бу лекциясе халык поэзиясенең эчтәлеген һәм әһәмиятен шактый тулы ачкан зур хезмәтләрдән беречесе булып, әдәбиятның бу төрендә халыкчанлык булуына басым ясала. Тукайның халык иҗатын өйрәнүнең максаты шунда: ул “киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга халык җырлары, бер дә шөбһәсез, нигез итеп булачактыр”, - дип саный. [23] Ул үз иҗатын да чын халыкчан итеп, халыкчан рухта, халыкча итеп язарга омтыла. Моның өчен Тукайга үз халкының әдәби иҗатын бик ныклап өйрәнергә кирәк була.
Халык иҗатын өйрәнү, шул турыда тирәнгә кереп уйлану эзсез югалмады. Казанда чакта иҗат иткән шигырьләре арасында Тукайның турыдан-туры фольклордан файдаланып язылган әсәрләре бермә-бер арта. Әйтик, “Күк сыер”, “Таз”, “Су анасы”, “Эштән чыгарылган татар кызына”, “Милли моңнар”, “Кәҗә тугърысында”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, һ.б., һ.б. Шуңа өстәп, Тукайның бу чорда халык җырлары стилендә яисә әкиятләре стилендә язылган әсәрләре дә байтак булуын искәртик.
Тукай Казанда яшәгәндә, дөрестән дә, үзенең “нечкә билен” очрата, Зәйтүнә атлы кызны яратып йөри. Габдулланың мәхәббәт темасына язылган шигырьләре буш урында барлыкка килмәгән. Мәхәббәт кичерешләре аңа таныш булган. Ул үз кичерешләрен җырлый, “Мәхәббәт”, “Сөбханалла, сөбханалла”, “Егет илә кыз”, “Кызык гыйшык”, “Бер рәсемгә”, “Кулың”, “...гә” (Очраган юлда...)” һ.б. шигырьләре Тукайның Зәйтүнәгә булган дип саналырга хаклы.
Казанга килгәч, Тукай Пушкин белән Лермонтов иҗатын өйрәнүен дәвам иттерә. Ул аларның әсәрләрен тәрҗемә итә, яисә алардан файдалана. “Шагыйрем...”, “Теләү бетте” (Пушкиннан), “Җил” (Пушкиннан), “Ике иптәш арасында” (Пушкиннан), “Мәҗлес”, “Алдандым” (Лермонтовтан) һ.б. шигырләрен яза. Мәкаләләрендә һәм хатларында без тегеләйме, болаймы бу шагыйрьләргә мөрҗәгать итүе белән очрашабыз.
Тукай Казанда Н.В.Гоголь , А.М. Горький иҗатлары белән кызыксына: “Казанга кайтыш” исемле автобиографик очеркында мещаннар турында сүз кузгата да: “Максим Горькийны укыганда – шуларга нәфрәтем», - дип куя. [24]
Казанда Тукай бөек рус тәнкыйтьчеләре белән таныша. Шуңа күрә соңгыларын Тукайның үзенә дә өйрәнергә туры килә. “Хәстә хале” дигән шигырендә Тукай Обломов образын искә ала. Бу да шул рус тәнкыйтьчеләрен уку тәэсирендә булган, әлбәттә.
Шигырьләрендә Тукай сыйнфый – социаль конрастлы Казан образын сурәтләп яза (“Казан” (1913), “Кярханәдә” һ.б.).
Ул , төтен, фабрик- завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан,-
дип Г.Тукай капиталистик җәмгыятьнең рәхимсезлеген һәм эшчеләр сыйныфының язмышын гаять ачык иҗтимагый мәгънәле типиклар һәм төгәллек белән сурәтләп бирә “Казан” шигырендә.
Социаль контраст күренешләре Г.Тукайның “Буран”, “Көзге җилләр”, “Суык”, “Золым”һ.б. шигырьләрендә дә бирелә.
Менә “Суык” шигыре. Анда Печән базары һәм XX гасыр башы Казан шәһәре урамнары күренешләре тасвир ителә:
Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык,
Колакларда, борыннарда өрлә куык;
Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар
Малын сата, бии-бии кулын уып.
Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикеренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялганчылык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.
Хулиганнар груһлана казенкага (кабак, аракы кибете...)
Тукай XX гасыр башы тормышы күренешләрен таза юмор, шуклык белән тасвир итә. Шагыйрь шул заман Казан чынбарлыгының күп кенә характерлы якларын эләктереп китә. Кышкы Казанның натуралистик картинасын бирә. Шигырьдә һәрбер эпизод билгеле бер эчке идея белән сугарылган. Суык – табигатьнең мәгълүм бер күренеше генә булып калмыйча, иҗтимагый күренешләр, самодержавие һәм капитал хакимлеге тарафыннан тудырылган “суык” турында уйланырга этәрә.
Тукай шигырьләрендә Казанның “Көфер почмагы”, “Кабан арты”, “Сабах” ширкате, китап кибете (“...гә (Очраган юлда)”), Казанда чыга торган “Әхбар”, “Бәянелхак”, “Казан мөхбире”, “Әльислах” газеталары, “Яшен” журналы (“Авыл җырлары (1нче көлтә; 2нче көлтә, “Печән базары...”), Бакыр бабай бакчасы (казандагы К.Маркс һәм Пушкин урамнары чатындагы бакча, хәзерге опера һәм балет театры урыны), Болтан бакчасы (Ботанический сад) һ.б. урыннарын телгә ала.
4 бүлек. Хәзерге заман татар милли мәдәнияте һәм Габдулла Тукай
А) Хәзерге әдәбиятта һәм сәнгатьтә Г.Тукай
Габдулла Тукай иҗаты, тормышы шагыйрь үзе исән вакытта да, үлеменнән соң да һәрдаим әдәби процесста төп, үзәк темаларның берсе булды һәм бу хәл бүген дә дәвам итә. Тукай халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп кенә калмыйча, татар мәдәни һәм рухи күтәрелешенә хәзерге көндә дә зур йогынты ясый. Матур әдәбиятыбызда шагыйрь иҗатын бөтен тулылыгы белән чагылдырган күләме әдәби әсәрләр язылды: Ә.Фәйзинең “Тукай” романы. Беренче тапкыр 1950 нче елда, икенчесе 1956 нчы елда басыла. Балалар өчен “Кечкенә Апуш” варианты да бар. С.Хәкимнең Тукай турында поэмалар (1953, 1974) . Н.Нуруллинның “Тукай Петербургта” драмасы (1965 елда басыла). “Габдулла Тукай”, “Атаклы кешеләр тормышы” сериясеннән (1979- китап рус телендә дә басылып чыга). Тукай турында хикәяләр (1966). Т.Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” драмасы (1990). Р.Батулланың “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” кыссасы (1996).
Бөек шагыйребез образын гәүдәләндерүгә рәссамнар да зур өлеш кертәләр. Алар иҗаты аша без Г.Тукайга тагы да якыная төшәбез, аны замандашыбыз итеп тоябыз.
Казан шәһәрендә Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлләр дә бар. Тукай Казанның Яңа Бистә зиратында күмелгән. Каберенә кара мәрмәрдән таш куелган.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт акамедия опера һәм балет театрын бизәү максатыннан аның диварында Тукай һәйкәле бастырып куелган. Авторы – Шулик.
Шагыйрьнең иң зур һәйкәле Казан үзәгендәге Тукай бакчасында куелган. Авторы – Садри Ахун һәм Кербель.
Мәшһүр рәссам һәм сынчы Бакый Урманче иҗатының олы шагыйребезгә багышланган гүзәл җимеше Тукай-Кырлай авылына кулган.
Б) Хәзерге Казанда Габдулла Тукай эзләре
Әйе, бөек Тукаебызны югалтуда инде бер гасыр вакыт үтеп бара. Шушы вакыт эчендә үзгәрешләр аз булмады. Әмма шулай да, Тукай белән чал Казаныбыз тарих чылбырын үзенә бәйләп торучы булып кала бирде. Үткән һәм киләчәк белән күренмәс җепселләр уздырсак, без әле дә бөек шагыребезнең эзләреннән атлап узабыз. Ул күргән һәм яшәгән урыннарда була алабыз.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында шагыйрь һәйкәле бар. Нәкъ менә шушы һәйкәл янында ел саен 26 нчы апрельдә, ягъни Г.Тукайның туган көнендә яхшы язучыларга, рәссамнарга, артистларга, сәнгать эшлекләренә Г.Тукай исемендәге Республика премиясе тапшырыла.
Казаныбызның иң зур һәйкәлләреннән берсе – Тукай мәйданындагы Габдулла Тукай һәйкәле. Әйе, Тукай! 1958 нче елда салынган (скульпторлары Л.Кербель, С.Ахун, Л.Писаревский, архитекторы Л.Павлов) әлеге һәйкәлгә карагач, шагыйрьнең ерак еллардан килгән тавышын ишеткәндәй буласың. Ул кулына китабын тотып:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш.
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым,-
ди кебек. Дөньяны пакъләгәнче көрәшергә! Шагыйрь әнә шундый максат белән шигърият мәйданына чыгып баскан.
Бер-ике адым... һәм менә Киров урамының Париж Коммунасы урамы белән кисешкән чаты. Тукай заманында шаулап торган ул. Әйе, монда Печән базары булган.
Бер квартал астарак – Тукай урамы. Ул юкка гына бөек шагыйрь исемен йөртми. Бу урам Тукайның журналистик һәм публицистик хезмәте белән бәйле. Тукай эшләгән “Әльислах” газетасы шушында (хәзер Тукай урамы, 63 нче йорт) чыккан.
К.Нәҗми һәм Островский урамнары чатында 2 катлы кызыл кирпеч бина революциягә кадәр врач Клячкин больницасы булды. (хәзер ГИДУВның 2 нче гинекология һәм акушерлык кафедрасы). Больницада үлем түшәгендә яткан Тукай: “...1913 нче ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым”, -ди. Һәм бу урында иресездән, шагыйрьнең: “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?”-дигән юллары күңелне сызып үтә.
Йомгаклау
Габдулла Тукайны без XX гасыр башы милли шигъриятебезнең нигезен салган, аның XX гасырдагы үсеш юллары билгеләп, сызып калдырган бөек шагыйребез дип атыйбыз. Ә бу биеклеккә стартны ул Казанда алган һәм Казанда ясаган. Казан – шагыйрьне бөеклеккә күтәргән һәм мәңгелеккә күчергән шәһәр. Тукай, иҗатының бик күп җепләре белән, казан “йомгагына” бәйләнгән. Казан аның тормыш һәм иҗат биографиясенең аерылгысыз этабы булып тора.
Шагыйрь Казанда ике мәртәбә була: башта бала чагында, ә аннары 1907 нче елда, Уральскида мәдрәсә тәмамлаганнан соң. Казанда ул соңгы сулышын да ала. “Нурлы Казан” шагыйрь өчен зарури булган бай мәдәни мохите: газеталары, нәшриятләре, рухи һәм фикерләре ягыннан Тукайга якын булган зыялылар даирәсе белән аны үзенә җәлеп итә. Нәкъ Казанда ул үзенең мәңгелек дусларын таба. Казан Тукайга танылу алып килгән шәһәр дә булып тора.
Шулай да Казан шәһәре Г.Тукай шигырьләренә дә үтеп керә: үзенең иҗат җимешләрендә казанлыларның һәм реаль шәхесләренең образлы сурәтләрен ачып бирә, ул Казан шәһәренең кайнап торган тормыш үзәген тасвирлауга ирешә һәм шул ук вакытта башкаланың реаль чынбарлыгы белән (чынбарлык күп очракта аны караңга чырай белән каршы алса да) йөзгә – йөз очраша.
Шагыйрь мәркәзебезне «И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!” дип атый. Казан үзенең “көфер почмаклары”, гүзәл табигать үзәкләре, бормалы – сыгылмалы тыкрыклары, иркен урамнары, мәһабәт архитектур биналары, караңгы кунакханә бүлмәләре белән Тукайның йөрәгенә үтеп керә. Ә барыннан да бигрәк, шагыйрьгә тутыкмас энергия, яшәү көче биргән, рухи мираска ия булган халкы Габдулла Тукаебызны үзенә җәлеп итә.
Казанга килү белән Тукай башы эшкә чума. Биредә ул талантлы шагыйрь, үткен каләмле журналист, ялкынлы публицист, туры сүзле тәнкыйтьче, актив җәмәгать эшлеклесе буларак формалашып җитә.
Казан – Тукай талантының чәчәк ату, аның шәхес буларак өлгереп җитү, шөһрәт казану чоры була. Шул ук 1913 нче елның апрелендә казанлыларның зур матәм колоннасы шагыйрьне Яңа татар бистәсе зиратындагы соңгы сыену урынына тапшыра.
Әйе, Тукаебызның нибары җиде еллык иҗаты меңъеллык чал Казаныбыз тарих сәхифәләрендә бары бер бөртек кенә булса да, әмма бу бөртекнең бәһасы бәяләп бетергесез. Казанны Тукайсыз, Тукайны Казансыз күз алдына да китереп булмый. Шуңа да Габдулла Тукай тормышында һәм иҗат биогрфиясендә ак таплар күп шул әле.
Шуңа да әдәбият һәм тарих фәннәре әлеге ак тапларны бетерүне максат итеп куярга тиеш. Без дә әлеге хезмәтебездә шушы юнәлештә эшләдек һәм бөек шагыйребезнең Казан шәһәренә бәйле булган тормыш һәм иҗат моментларын ачыкларга тырыштык.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.- б.146.
да.- т.5.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1986.-б.259.
25 апр.; Иксанова И.Алдыбызда бит Казан!// Ялкын.- 1998.-№4.
Замандашлары.- Казан: Татар. Кит.нәшр., 1960. – б.73.
Татар.кит.нәшр., 1985.-б.315.
кит.нәшр., 1996.-б.104.
Мәкаләи Махсуса (б.189); Динчеләр куаныштылар (б.214);
Тегеннән-шуннан (б.222) // Тукай Г. Әсәрләр.- 5 томда.-т.5. –
Казан: Татар. Кит.нәшр., 1986.
Татар.кит.нәшр., 1985.-б.226.
4 томда.- т.3.- 1986.-б.168
[1] Нуруллин И. Габдулла Тукай. Атаклы кешеләр тормышы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.-б.146.
[2] Тукай Г. С.Рәмиевка язган хаты // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.5. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. – б.259.
[3] . Нәгыймуллина Р. Казан һәм Тукай // Шәһри Казан. – 1997. – 25 апр.; Иксанова И. Алдыбызда бит Казан! // Ялкын. – 1998.- №4.
[4] Камал Г. Габдулла Тукай турында истәлек // Тукай турында замандашлары. – Казан: Татар. кит.нәш., 1960. – б.73.
[5] Бәхтияров В. Тукай турында кайбер истәлекләр // Тукай турында замандашлары. Казан: Татар.кит.нәшр., 1960. – б.88.
[6] Камал Г. Габдулла Тукай турында истәлек // Тукай турында замандашлары. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1960.- б.74.
[7] Тукай Г. Халык әдәбияты // Тукай Г. Әсәрләр. -5 томда. – т.5. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. – б.284.
[8] Тукай Г. Татар // Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. –т.1. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. –б. 315. Тукай Г. Ат //
[9] Батулла Р.Кылдан нечкә, кылычтан үткен. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – б.104.
[10] Тукай Г. Мич башы кыйссасы (б.167); Казанга кайтыш (.174); Мәкаләи Махсуса (б.189); Динчеләр куаныштылар (б.214); Тегеннән-шуннан (б.222) // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. –т.5. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986.
[11] Тукай Г. Ат // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.2. – Казан: татар.кит.нәшр., 1985. – б.226.
[12] . Әмирхан Ф. Мемуар хатирә мәкаләсе // Әмирхан Ф. Әсәрләр. – 4 томда. – т.3. – 1986. – б.168.
[13] Тукай Г. Пушкин вә мин // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.2.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. –б.250.
[14] Тукай Г. Пар ат // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда, - т.1 – Казан: Татар. Кит.нәшр., 1985. – б. 158.
[15] Тукай Г. Дөньяда торыйммы?-дип киңәшләшкән дустыма // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. –т 1 – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – б. 157.
[16] Тукай Г.Байроннан // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.1 – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.-б.127.
[17] Тукай Г. “Йолдыз”дан да курка // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.2 – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – б. 232.
[18] Тукай Г. Монафикъка // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. - - т.2 – Казан: Татар. Кит.нәшр., 1985. – б.247.
[19] Тукай Г. Тәрәддәт вә шөбһә // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. – т.2- Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.
[20] Тукай Г. Шагыйрем! Кодсиятен...// Тукай Г. Әсәрләр – 5 томда. – т.2 – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – б.212.
[21] . Тукай Г. Яшьләр // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. -2. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985, - б.121.
[22] Тукай Г. Милләтчеләр // Тукай Г. Әсәрләр. – томда. – т.1. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – б.215.
[23] Тукай Г. Халык әдәбияте // Тукай Г. Әсәрләр. – томда. – т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. – б.163.
[24] Тукай Г. Казанга кайтыш // Тукай Г. Әсәрләр. – 5 томда. –т.5. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986.-1966. – б.33.
Шум и человек
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Пустой колос голову кверху носит
И тут появился изобретатель
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Комментарии
Казан – ул Габдулла Тукайны
Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын
Казан – ул Габдулла Тукайны
Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын