Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү - һәр шоферның бурычы.
Вложение | Размер |
---|---|
shoferga_hat.doc | 29.5 КБ |
Машина йөртүчегә хат
Без авылда яшибез. Әбиләрнең йорты да бездән әллә ни ерак түгел, шуңа күрә апам белән мин аларда еш булабыз. Тәмле мич ашлары пешереп, әбиебез безне сыйлый, ә без бик теләп аңа йорт эшләрендә булышабыз.
Үткән җәйдә чияләр тәмам өлгереп җиткәч, әбиебез безне чәйгә дәште, бакчадан күп итеп чия дә җыярсыз, диде. Ә аларның җимеш бакчалары шундый зур, анда төрле- төрле җиләк – җимеш агачлары үсә. Тик шунысы уңайсыз: бакчада умарта кортлары безелди, карамыйчарак керсәң, сырып алырга да күп сорап тормыйлар.Шуңа күрә апам белән мин саклану чарасын күрдек: чияләрне бакчаның урам ягына чыгып җыярга булдык, чөнки анда тынычрак, бал кортлары да ул якка очмыйлар. Ә икенче яктан караганда, мондагы шау- шудан колаклар томалана. Бакча янында ук асфальт юл, машиналар да бер-бер артлы йөреп кенә торалар, һәркайсы каядыр ашыга.
Апам чия ботакларын сыгып тора, ә мин кызыл чияләрне чиләгемә сала барам. Инде зәңгәр чиләк туларга да бик әз генә калып бара.
Нәкъ шул вакытта һич көтелмәгән хәл килеп чыкты: дамбадан ыжгырып төшүче зур “Камаз” асфальт буендагы чирәмнәрне йолкып йөрүче каз бәбкәләрен сытып үтеп тә китте. Казларның бары тик ике бәбкәсе генә калды, ә өч бәбкәнең каны асфальт буйлап акты. Ана каз, бәбкәләре янына басып, и каңгылдады, и каңгылдады, ә әтиләре үле бәбкәләр янында, боегып, бик озак басып торды. Ә аннан соң алар әкрен генә башларын иеп китеп бардылар.
Минем күңелем тулды, күзләремнән туктаусыз яшь акты. Әгәр дә “Камаз” шоферы шулхәтле кызу чапмаса, төшкәндә тизлеген киметсә , бу күңелсез хәл булмый калырга бик мөмкин иде бит.
Кызгандым мин каз бәбкәләрен, аларның әти-әнисен бик кызгандым. Каушавымнан, бүкән өстенә куйган чиләгем ауганын да сизмәгәнмен. Аяк астына карагач, шаккаттым: җир өстенә кып- кызыл чияләр сибелгән, кайберләре асфальттагы каз бәбкәләре шикелле сытылган. Әйтерсең канлы яшьләр шулай аккан.
Хөрмәтле шофер абыйлар!
Сез – бик җаваплы һөнәр ияләре, авыр һәм мактаулы хезмәт башкарасыз. Тик һәрвакытта да төгәллегегез җитеп бетми, юлларда күпме фаҗигале хәлләр булып кына тора. Ә сез ныклап уйладыгызмы, шушы каз бәбкәләре урынында бүтән җан ияләренең дә калуы бик мөмкин бит?
Руль артына утырып, юлга чыккансыз икән, ник шулай кызу йөрергә кирәк? Тирә –я кны игътибар белән күзәтеп, машинаны әкрен генә йөрткәндә дә кирәкле урынга барып җитәргә була бит.
Сезнең күп вакытыгыз авыр юлларда үтә һәм кулларыгызда – меңләгән кеше, җан ияләре тормышы. Шул турыда бервакытта да онытмагыз, юлларда имин йөрегез, әйләнә- тирәдәгеләргә куркыныч тудырмагыз!
Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар теләп, Алсу Кәримова.
Кәримова Алсу, 11яшь,
Әгерҗе районы Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе
”Тамчылар” әдәби түгәрәге.
Сказка на ночь про Снеговика
Император Акбар и Бирбал
Снежная сказка
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Зимний дуб