Бүгенге буын исеменнән, хөкүмәтебез башлыкларына эндәшәм: яшь буын дәүләткүләм яклауга мохтаҗ: интернет,телевидениедән алыгыз үтерү,көчләү,суицидларны пропагандалый торган тапшыруларны, сайтларны! Кайсы архивларда тузан җыеп ята ,язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш кадерен белергә өйрәткән Корчагин фильмнары?
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 32.5 КБ |
Насибуллина Динара
16 лет
Россия
с.Аксарино,Заинского района РТ
МБОУ «Аксаринская СОШ»
Сочинение
Яшәү-бәхет!
«Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик...” Ф.Яруллин
Әлеге сүзләрне Фәнис абый түгел, башка берәү әйтсә, һичшиксез, матур,купшы сүзләр итеп кенә кабул итеп узып китәр идем. Ләкин, язмышның да, тормышның да асыл мәгънәсен белгән Фәнис абый Яруллин әлеге кыска гына җөмләдә ачуланмый, акыл сатмыйча гына, тормышны яратырга чакыра. Һәрберебезгә атап бирелгән гомернең кадерен белеп яшәү, тормыш әзерләгән сынауларны уза белү- башка бурычларыбыз кебек үк бурыч түгелмени соң? Без ,безнең әти-әниләрдән, еш кына “тормыш авыр” дигән зарларын ишетәбез, ә бит тарих битләрен актарсак, тормыш беркайчан да җиңел булмаган, бүгенге көндә минем әбием,бабам, аллага шөкер, исән-саулар, алар сугыш чоры балалары,аларны тыңлаганда, булмастай ,акыл сыйдыра алмый торган нәрсәләр сөйлиләр кебек, безне, әти-әниләрне ачуланалар һәм мин алар белән тулысынча килешәм.
Минем авылым кечкенә түгел. Әлеге сочинениене язар алдынан, авылыбыздан үз теләкләре белән киткән кешеләрне барладык. Кызганычка каршы, бар алар бездә дә … Сыйныфташымның әтисен элмәктән улы төшерә… Ни уйладың соң син, әти кеше? Бердәнбер улыңның ничек яшәрен уйладыңмы?.. Дустыбызның усаллануын, йомыкыйлануын , күз алдында үзгәрүен күрү бөтенебез өчен дә кыен иде. “Мокамай” әсәрен без ул дәрестә булмаганда анализладык…
Без кечкенә чакта, бер кешене дә гаепләмәүне сорап, 16 яшьлек егет, күршеләрендәге буш нигезгә кереп,элмәк кия. Ул язу белән нишләргә тиеш соң ул әни кеше? Ул шул язу кисәге белән сөйләшсенме, сөйсенме, улым кайтыр диеп, кайнар ризыгын кемгә әзерләсен, өметләр баглап үстергән ананы, картлык көнендә шул кәгазь кисәге җылытсынмы? Әнисен көн дә диярлек күрәм мин бу егетнең, Ходай сабырлык бирсен аңа!
Дин буенча дә бит мордар китүчеләрне элек зиратка да кертмәгәннәр,мөселманда гына түгел , әнә бит утын лапасына кереп асылынган М.Цветаваның да каберлегендәге мемориаль таш та якынча гына урнаштырылган, диләр. “Ходай тагалә биргән гомер ул- амәнәт…” диелә диндә, ә амәнәткә хыянәт итү ярамый…Бер генә кешенең дә үзенекенме яки башка берәүнеңме гомерен вакытсыз өзәргә хакы юк!
Суицид чәчәк ата. Сәбәбләре дә «көлке»: кемнеңдер җавапсыз мәхәббәт, кемнеңдер имтиханда начар билге, хәтта, теләгән “уенчыгын” алмасалар да. Шуларның берсе генә булса да иртәгәсе көнен уйлап карадымы икән? Иртәгә дә таң атачак, шул таңның атуын, әти-әниеңнең елмаюын, якыннар,туганнарың , дусларың булу һәм аларның ,үзеңнең сау-сәламәт булыңны күрү,аларның һичшиксез сине аңлауларын , кирәк икән ярдәмгә әзер торуларын белү алга таба яшәү өчен җитәрлек дәлилләр түгелмени? Телевединие, интернет гарип, авыру, ләкин яшәргә омтылучы, туар таңның бүгенгедән яктырак булачагына нык ышанган егетләр,кызлар фотолары белән тулы. Менә алар сокланырлык шәхесләр, аларның әти-әниләренең батырлыгы алдында баш иярлек.
Үзебезнең авылыбызда да Әфган җирләреннән “бүләк” алып кайткан егет яши. Аның да хыяллары булгандыр, картлык көннәрендә әти-әниләренең таянычы булырмын диеп уйлагандыр, ул хыялларының берсе дә тормышка ашмаса да һәм ашмаячагын белсә дә, әтиемнең яшьтәше диярлек егет, тормышны яратуыннан туктамый, янына килгән кешеләрне инде ничә еллар урын өстендә, ләкин елмаюлы ачык йөз белән каршы ала. Үзенең хыяллары , планнары турында сөйләшми, тормыштан бәлки туйган чаклары да бардыр, ләкин ничек итеп ул, аның өчен үз җаннарын бирергә әзер торган әти-әнисен, сеңлесен,туганнарын бер уттан икенче ялкынга ташласын?! Мин,шәхсән, шулай уйлыйм.
Язмамның башына яңадан әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: әйе, тормыш бервакытта да җиңел булмаган, һәм үз-үзенә кул салу кебек ямьсез күренешне тормыш авырлыгына,гаиләнең тотнаксызлыгына, мәктәпнең “эшли белмәүенә” генә аударып булмый, аның сәбәпләре тирәндә – әхлаксызлыкта, денсезлектә, килер буыннар алдында җаваплылык хисе булмауда, минемчә.
Бүгенге буын исеменнән, хөкүмәтебез башлыкларына эндәшәм: яшь буын дәүләткүләм яклауга мохтаҗ: интернет,телевидениедән алыгыз үтерү,көчләү,суицидларны пропагандалый торган тапшыруларны, сайтларны! Кайсы архивларда тузан җыеп ята ,язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш кадерен белергә өйрәткән Корчагин фильмнары?
Тиздән ап-ак кыш килер, күңелләребез,хыялларыбыз,киләчәккә ышанычыбыз да шулай ак булсын иде! Тормыштан шушы юл белән китү турында уйлаучылар , акылыгызга килегез, ак карларны ерып, якыннарыгызның салкын, җансыз каберлекләргә йөрүеннән саклагыз,сез үзегезне генә түгел, сезне яратканнарны да рухи яктан юк итәсез. Тормыш бирелгән икән- тиешенчә яшик! Минем һәр елны көзге муллыкка, кышкы сафлыкка, язгы яшеллеккә, җәйге матурлыкка сокланасым, әти-әниемнең куанычы буласым, ата-ана хакларын булдыра алган кадәр түлисем ,үземнән соң яңа буын калдырасым, кыскасы, МИНЕМ ЯШИСЕМ КИЛӘ!!!
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Аэродинамика и воздушный шарик
Мост Леонардо
Швейня
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев