Бу фәнни-тикшеренү эше татар халык авыз иҗатының бүгенге көндә нинди әһәмияткә ия икәнлеге тугында сөйли. Укучы төрле жанрларга туктала,
аларның роле турында яза.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 110 КБ |
Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган
I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары
Фәнни-тикшеренү эше
Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле.
Башкарды: Лениногорск шәһәре
2 нче уртагомуми мәктәбе
9нчы “А” сыйныфы укучысы
Галимова Диана
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гыйләҗева Ф.Х.
2009 нчы ел.
Эчтәлек.
I.Кереш................................................................................................................3
Фольклор..............................................................................................................3
Хезмәтемнең максаты һәм актуальлеге ......................................................... .3
Әдәби күзәтү........................................................................................................ 3
II.Төп өлеш
Фольклор. Жанрлар системасы...........................................................................4
Мифлар..................................................................................................................7
Ырымнар .............................................................................................................8
Мәкаль һәм әйтемнәр...........................................................................................8
Табышмаклар........................................................................................................9
Әкиятләр .......................................................................................................10
Риваять һәм легендалар......................................................................................11
Мәзәкләр..............................................................................................................11
Бәетләр.................................................................................................................11
Бала фольклоры..................................................................................................12
Йола фольклоры.................................................................................................13
III.Йомгаклау.....................................................................................................13
IV.Әдәбият исемлеге..............................................................................................................15
Кереш.
Фольклор – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Аның милли табигате сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык чагыла. Гасырлар дәвамында татарларда төрле фольклор жанрлары формалашкан. Бу система халыкның яшәешен һәм күпкырлы рухи тормышын, шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясын иңләп алырга һәм күптөрле формаларда гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта да халык бу гүзәл хәзинәләрдән файдалана.
Эшнең актуальлеге.
Мин үземнең фәнни-тикшеренү эшенә татар халык иҗаты турындагы теманы алдым. Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки татар халкының тарихы фольклорда ачык чагылыш тапкан.
Кечкенәдән мин әбием авызыннан татар халык авызы иҗатыннан үрнәкләр ишетеп үстем. Әнием балалар бакчасында эшләгәнлектән , мин хәзер еш кына балалар бакчасында булам. Шөгыльләрдә, музыка залында еш кына балаларның табышмаклар әйтешүен, төрле әкиятләр тыңлауларын, татар халык уеннары уйнауларын, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр өйрәнүен күрәм. Фольклорның милли-этник үзенчәлекләрен, милли йөзен һәм байлыгын өйрәнәсе килү теләге туды миндә
Татар фольклорында, жанрлар белән үрелеп, халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары, авыз-тел һәм музыка иҗаты, бию-хореографиясе һәм драма-театр башлангычы, шулай ук сурәтле-образлы фикерләве бирелгән.
Халкыбызның бай иҗатын тиешенчә җыйнау һәм фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.
Шуңа күрә мин үземнең эшемдә һәрбер фольклор төре, аның формасы һәм хәзерге елларда кулланышы турында сөйләргә булдым.
Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
-фольклор, аның жанрлары турында кыскача бәян итү;
-жанрларның килеп чыгышы, хәзерге көндәге роле;
-жанрларның милли характерда булуына тукталу;
Эшемне язганда, “Энҗе чәчтем –энҗе җыям” китаплары сериясеннән, М.Х. Бакиров, Хәмит Ярми хезмәтләреннән, мәктәп әдәбият дәреслекләреннән файдаландым.
Төп өлеш.
Фольклор сүзе ( инглизчәдән folk+lore – халык хикмәте, халык акылы ) – ХIX ахырында барлыкка килеп, төрле илләрдә киң кулланышка кергән халыкара атама.
Русларда ул, башлыча, халыкның сүз сәнгатен, ягъни авыз-тел иҗатын белдерүче термин буларак кулланыла.
Татар фән дөньясында да бу терминнарның мәгънәсе һәм кулланылышы руслардагы шикелле.
Сүз сәнгате буларак фольклор халыкның электән чыгарылып килгән традицион һәм хәзерге авыз-тел иҗатын иңләп ала, димәк, чәчмә-прозаик әсәрләрне дә, шулай ук шигъри текстларны да үз эченә берләштерә. Аның язма әдәбияттан аермалы, үзенә хас үзенчәлекләре, асыл сыйфатлары бар:
1) Телдән-телгә күчеп яшәве белән аерылып тора һәм телдән сөйләнә яки телдән башкарыла торган иҗат.
2) Коллектив-күмәк иҗат та, ягъни аны тудыруда һәм эшкәртүдә күп кенә халык вәкилләре катнаша. Тыңлаучыларның күңеленә хуш килгәндә, ул телдән-телгә күчеп китә, шомара, камилләшә.
3) Күп вариантылылык. Телдән-телгә кәчеп йөргәндә яки төрле кешеләр авызыннан сөйләгәндә, әсәрнең ниндидер бер тотрыклы вариантта гына яшәве мөмкин түгел. Ул төрле үзгәрешләргә дучар була. Моңа мисал итеп
« Сак-Сок » яки « Беренче бөтендөнья сугышы » бәетләренең, « Хан кызы » яки « Җизнекәй » дигән җырларның, « Алмапша » яки « Идегәй » дастаннарының төрле вариантлары һәм версияләре булганлыгын күрсәтергә мөмкин.
4) Фольклорда сүз төп рольне уйнаса да, ул сүздән генә торган иҗат түгел, бәлки аерым жанрларда сүзне, музыканы, биюне, театраль тамашаны бергә берләштерә торган синтетик иҗат та.
5) Традиционлык һәм дәвамлылык-күчемлелек. Фольклор традиция рәвешендә буыннан-буынга күчеп килә.
6) Милли характерда булуы. Бу үзенчәлек аның эчтәлегендә дә, шулай ук формасында бердәй дәрәҗәдә гәүдәләнә. Татар фольклорында үзәнчәлекле милли жанрлар да бар. Бәет белән мөнәҗәт менә шундый жанрлардан.
Фольклорның милли табигате бигрәк тә халыкның сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык күренә. Чөнки фольклор әсәрләрендә кулланыла торган образ-сурәтләр һәр халыкның мифологик традициясенә, яшәеш - мохитенә, көнкүреш үзенчәлекләренә һәм эстетик зәвыгына туры килеп тора. Моңа ышану өчен борынгыдан килгән традицион символларның кайсы халыкта нәрсә белдергәнлегенә игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, сары төс безнең фольклорда сагышны, мариларда мәхәббәтне, кытайларда бөеклек-затлылыкны белдерә; кара төс исә бездә кайгыны яки күңелсез-тискәре нәрсәне, ә японнарда шатлык-куанычны аңлата. Яки агачлардан каенны алып карыйк. Русларда сылу гәүдәле кызны, мариларда угылны, мордваларда һәм чувашларда кәләшне, удмуртларда яшь егетне символлаштыручы бу образ татар фольклорында еш кына кайгы-хәсрәт сагышны белдерү өчен хезмәт итә.
Каен сиртмәләрдә үстем,
Шуңа кайгылы башым.
Монда традицион эпитетларның да гаҗәеп дәрәҗәдә милли характерда булуын күрсәтеп булыр иде. Мәсәлән, русларда: «белая березонька», «ясный месяц», «добрый молодец», «буйная головушка»; татарда исә: «бер бите ай, бер бите кояш», «сөлек кебек егет», «ир-ат», «кашыкка салып йотарлык кыз», «сөйгән яр», «типсә тимер өзәрлек егет», «елан телле кайнана».
Халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде «кан алмашып» яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ-эстетик тәэсир көчен бермә-бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе», М.Фәйзинең «Галиябану», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», М.Җәлилнең «Ана бәйрәме», Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.
Татар фольклорның жанрлар системасы
Татарларда төрле фольклор жанрлары системасы формалашкан. Әлеге жанрларның күпчелеге универсаль характерда, ягъни башка халыклар иҗатындагы шундый ук жанрлар белән уртак (мәсәлән, мәкальләр һәм әйтемнәр, әкиятләр, риваятьләр, җырлар һ.б.). Шул ук вакытта теге яки бу халыкта үзләренең этник тарихына һәм рухи тормыш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә туган аерым жанрлар да бар. Мәсәлән, русларда былиналар һәм частушкалар, украиннарда думалар һәм коломыйкалар, татарларда бәетләр һәм мөнәҗәтләр.
Фольклорда, язма әдәбияттагы кебек үк, халык иҗаты әсәрләрен тормыш-чынбарлыкны чагылдыру үзенчәлегенә карап, өч төркемгә бүлү, ягъни, фәнни термин белән әйтсәк, өч төргә (русча «род») берләштерү кабул ителгән: эпоска, лирикага һәм драмага.
Татар халык иҗатының һәм традицион классик жанрларының төрләргә мөнәсәбәттә төркемләнүе түбәндәгечә:
1) Эпик жанрлар: әкиятләр, риваятьләр, легендалар, героик эпос-дастаннар, мәзәкләр.
2)Лирик жанрлар: Йола җырлары, лирик җырлар, уен-бию җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр.
3)Лиро-эпик жанрлар: бәетләр, тарихи җырлар, мәхәббәт яки көнкүреш дастаннары.
4)Драма башлангычы белән үрелгән иҗат төрләре: йола поэзиясе, халык уеннары һәм уен-бию җырлары, балалар фольклоры.
Фольклорны өйрәнүдә Н.Исәнбәт, Г.Ибраһимов, Г.Рәхим, Г.Толымбай, Ф.Туйкин, Х.Бәдигый кебекләр зур хезмәт куйган.
Мифлар.
Мифлар (грекча mythos – сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифология дигән төшенчә исә мифлар җыелмасын белдерә. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип йөртәләр. Бүгенге әдәбият та мифлар белән арасын өзми, яңа мәгънә салып, аларда эшләнгән сюжетлардан һәм мотивлардан шактый файдалана.
Ырымнар.
Ырымнар (өлешчә синонимнары- әфсеннәр, арбаулар. Имтоннар) – халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм хәрәкәт йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итеп ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формулалары яки калыплашкан магик гыйбарәләр. Ырымнарның иҗтимагый функциясе кешенең практик – утилитар ихтыяҗларына хезмәт итүгә кайтып калса да, алар сүз сәнгате әсәре булып исәпләнәләр һәм шигъри ритмга, аһәңлеккә, образлы янәшәлеккә һәм ассоциатив образларга корылуллары белән аерылып торалар.
Практик ихтыяҗ таләбеннән чыгып, ырымнар ак һәм кара ырымнарга бүленәләр.
Ырымнар тематикалары, функциональ табигатьләре ягыннан да аерылалар. Бу яктан, ягъни нинди максатта башкарылуларыннан чыгып, алар өч төркемгә бүленәләр:
-Дәвалау ырымнары яки им-томнар. Кешеләрне һәм мал-туарны төрле авырулардан дәвалауга хезмәт иткәннәр. Арпа, чуан, тиф, бүсер, эт имчәге, бизгәк, сары кебек авыруларны, йөрәк, эч һәм баш авыртуын, шулай ук төрле имгәнүләрне һәм күз тиюне дәвалуга юнәлтелгән им-тор ырымнары шушы төркемгә карый.
- Хуҗалык ырымнары. Болары игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балыкчылык белән бәйләнгәннәр.Мәсәлән, чәчүгә, урып – җыюга, корылыкка, мал үләтенә, терлекне көтүгә чыгаруга, бозауна яки сарык бәтиләрен имидән аеруга, тилгән кууга, сунарчылыкка, балык тотуга караган ырым – текстлар.
Иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки бозуга юнәлтелгән ырымнар. Бу төркемгә солдат һәм йомышлы хезмәткә бәйләнешле ырым – текстлар, мәхәббәт ырымнары – сөйдергечләр, бозым ясау яки бозым кайтару теле керә. Баланы беренче башлап мунча кертү, елаудан туктату, үсүен теләүгә бәйләнешле ырым – арбаулар да әлеге төр үрнәкләре буларак карала ала. Хәзер дә кешеләр бу ырымнарга ышанып яшиләр.
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
“Мәкаль» һәм «әйтем» дигән төшенчәләр яки жанр атамалары гадәттә бергә, янәшә кулланып йөртелә.Чөнки алар арасында охшашлык, уртаклык шактый зур. Алар икесе дә афоризмга (грекчадан – кыска һәм җор, тапкыр әйтелмә) нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы, иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәрләре. Мәкаль һәм әйтемнәрнең яшәү рәвешләре дә охшаш.
Ләкин мәкаль белән әйтем арасында шактый җитди аерма да бар. Бу аерма аларның эчтәлегендә дә, төзелешендә дә, шулай ук вазифа – функцияләрендә дә чагыла. Шуңа күрә дә алар икесе ике жанр булып исәпләнә дә.
Мәкальләрдән аермалы буларак, әйтемнәрдә фәлсәфи – дидактик хөкем чыгару, нәсыйхәт – киңәш бирү функциясе дә юк. Шушыңа бәйле рәвештә, әйтем жанрына аерымлык, хосусыйлык, конкретлылык хас булса, мәкаль жанрына, киресенчә, гомумилек, ягъни йомгакланган фикер белдерү яки күп охшаш күренешләр өчен уртак нәтиҗә чыгару характерлы.
Теге яки бу факт, яки ситуация белән очрашканда, кеше, гадәттә, шуның белән үзен таныш мәкаль - әйтемнәр арасында чагыштыру яки үзара тәңгәллек үткәрә һәм, тиешле текстка таянып, аңа бәя бирә, берәр сыйфатын калкытып чыгара. Мәсәлән, нинди дә булса гафу итәрлек хата ясаган берәүгә карата яки аның кимчелекле сыйфатына мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк, ди. Мондый чакта, әлбәттә, «Дүрт аяклы ат та абына», «Кояшта да тап бар», «Бәндә хатадан хали түгел», «Алай гына мулла кызында да була», «Үткән эшкә салават», «Энәдән дөя ясамыйк»,«Беребез дә әүлия түгел» кебек мәкаль һәм әйтемнәр күңелгә килә. Ә менә теге яки бу эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген түбәндәге мәкальләр искәртеп тора: «Калган эшкә кар ява »,«Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма », «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Татарның акылы төштән соң».
Татар фольклорындагы мәкаль, әйтемнәр арасында башка халыклардан тәрҗемә-калька рәвешендә кергәннәре яки этник культура бәйләнешләрое йогынтысында туганнары да шактый. Андый текстларның бер өлеше шәрык фольклорына бәйләнешле: «Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд тауга килә», «Хәя (оят) барда иман бар», «Мәхәббәт җамал (матурлык) теләми»,«утырган ботагыңны кисү» һ.б. Халыкның күп гасырлык тәҗрибә һәм хәтер берәмлеге булган мәкаль-әйтемнәр – искерми торган жанрлар. Аларның заман рухына туры килә торган үрнәкләре халыкның сөйләм телендә, матбугат һәм радио-телевидение тапшыруларында, шулай ук язма әдәбиятта бүген дә даими һәм актив кулланышта. Мондый текстлар хәзер дә аерым социаль төркемнәргә яки шәхесләргә төрле уңай һәм кире ситуацияләрдә иң дөрес һәм иң кулай фикер-нәтиҗәгә килүдә ориентир яки норматив өлге, үлчәм хезмәтен үтиләр, шул юл белән тормышта ипле тәртип һәм гармония урнаштырырга ярдәм итәләр.
Табышмаклар.
Мәкаль-әйтемнәр кебек үк, табышмаклар да афористик жанр булып исәпләнәләр, чөнки аларның текстларын төзүдә дә җорлык-тапкырлык һәм үткен акыллылык сорала. Бер үк вакытта әлеге жанрларның үрнәкләре, конкрет әсәрләре кечкенә күләмле булулары һәм шигырь-ритм төзелешләренең уртаклыгы буенча да бер-беренә якын торалар. Ахыр килеп күпчелек текстлары кинаялелеккә, читләтеп әйтүгә корылулары ягыннан да алар үзара охшаш. Табышмак кара-каршы әйтешүне ягъни диалогик сөйләшүне һәм кимендә ике кеше (табышмак әйтүче һәм чишүче) булуын күздә тота. Мәкаль исә һәрчак монологка корыла, аерым кеше сөйләме составында гәүдәләнә.
Табышмак ул – предмет яки күренешне читләтеп, кинаяле итеп сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләүгә исәп ителгән образлы гыйбарә яки үзенчәлекле башваткыч.
Табышмак жанрының бүгенге торышына яки язмышына да тукталып китәргә кирәк. Табигый ки, яңа чор һәм алгарышлар заманы табышмак жанрының яшәү һәм кулланылу өлкәсендә дә яңа үзгәрешләр тууга китерде. Әгәр элек татарларда табышмак әйтешү гадәте яки йоласы мәдрәсә шәкертләре арасында, аулак өй репертуарында, утырмаларда, Нәүрәз һәм Нардуган бәйрәмнәрендә, күмәк рәвештә оештырыла торган төрле уеннарда киң кулланылган булса, соңыннан инде бу традиция, өлешчә булса да, мәктәп шартларында, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларында, фольклор кичәләрендә, туй йолаларында, матбугат битләрендә яшәүгә күчте һәм хәтта профессиональ артистлар башкаруында эстрада сәхнәсенә менде. Әлеге жанрга хас четерекле сорау алымының үзенчәлекле трансформациясен һәм үстерелешен без шулай ук әдәби викториналарда һәм бүгенге КВН уеннарында да күрәбез. Һәм тагын бер яңа үзгәреш: киләчәк буынны тәрбияләүнең үтемле бер дидактик чарасы буларак, табышмак ярдәмендә баланы логик һәм поэтик-ассоциатив фикерләүгә өйрәтү мәктәпкәчә педагогикага да үтеп керде һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең зирәклеген, тапкырлыгын үстерүнең мөһим бер алымына әверелде. Бу инде, димәк, әлеге жанр, яңа шартларга ярашып, бүген дә яшәвен дәвам итә дигән сүз.
Әкиятләр.
Әкият – халык иҗатының бик борынгы жанры, шул ук вакытта әлеге жанрга караучы тылсым һәм могҗизалы уйдырмага нигезләнгән, яки маҗаралы һәм гадәттән тыш хәлләргә - вакыйгаларга корылган фантастик әсәр. Әкиятләр мифологик фикерләү һәм дөньяга мифологик карашның акрынлап кимүе һәм юкка чыгуына бәйле рәвештә барлыкка килә башлаганнар.
Соңыннан өлешчә ыруглык чорыннан ук килә торган мондый ышанулар баштагы мәгънәләрен саклап яки үзгәргән формада тылсымлы әккиятләр составына кереп киткән һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Бүгенге көндә бу жанр киң кулланыла. Бала карында чакта ук хатын-кызлар туачак сабыйларына әкиятләр сөйлиләр. Һәр гаиләдә балалар йоклар алдыннан әкиятләр сөйләтә. Мәктәп яшендә, балалар бакчаларында әкиятләрне сәхнәләштерү һаман да дәвам итә.
Риваятьләр һәм легендалар.
Риваять (гарәпчәдән «хәбәр», «хикәят» мәгънәсендә) – прозаик һәм эпик характердагы жанр, реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә яки вакыйгаларга барып тоташучы, узган ерак заман истәлекләр турында сөйләүче хикәят. Аларга нәкъ менә башкалар өчен дә кызыклы яки кирәкле булган информацияләрне саклау һәм җиткерү, гомумхалык, я булмаса билгеле бер төбәктә яшәүчеләр өчен әһәмиятле тематиканы чагылдыру хас. Риваятъләр – халыкның хәтер, тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланап калган елъязмасы.
Легенда (латинчадан, «укылырга тиешле нәрсә» мәгънәсендә) – эпик һәм прозаик жанр, могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят. Димәк, легендалар риваятьләрдән чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи информацияне, реальлекне чагылдыру дәрәҗәләре белән аерылалар.
Бүгенге көндә халык тарафыннан яңа риваять һәм легендалар иҗат ителмәсә дә, “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән дигән гомуми исем астында тупланган татар фольклорының гүзәл җәүһәрләре мәктәпләрдә, гимназияләрдә кулланыла. Алар фәнни һәм тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки татар халкының төрле чорлардагы социаль карашларын. әдәби-эстетик идеалларын гәүдәләндерәләр.
Мәзәкләр.
«Мәзәк» төшенчәсе күп кенә халыклар теленә, шул исәптән русларга грек теленнән кергән «анекдот» дигән жанр атамасына туры килә һәм хәзерге татар фольклор фәнендә нәкъ шул мәгънәдә кулланыла. Шул ук вакытта сөйләм телебездә һәм башка халыклар иҗаты турында сүз барганда , фольклористикада, җирле атамага синоним буларак, «анекдот» дигән интернациональ төшенчәнең дә кулланылуын танырга кирәктер.
Хәзерге вакытта мәзәкләр күпчелек радиода кулланыла. “Яңа гасыр” радиосында көн саен мәзәкләр ишетергә, телевизордан “Көлкеханә”, “ Шаян-шоу” тапшыруларын карарга мөмкин. Заманыбызның һәм җәмгыятебезнең тискәре якларын фаш итеп, ул бүген дә социаль гаделлек, кешеләр арасында мораль-әхлакый камиллек өчен көрәшә.
Безнең районның Кирлегәч авылы турында китап басылды. Авторлары Ә.Бәдретдинов, Н.Галимов шушы авылның мәзәкләрен әлеге китапларында укучыларга тәкъдим иткәннәр.
Бәетләр.
.
Бәет – «китап культурасы» белән бәйләнешле, язма поэзия белән фольклор арасында торучы лиро-эпик жанр. «Бәет» атамасы гарәп телендә ике юллык строфа төрен белдерүче «бәйт» сүзеннән алынган дип исәпләнелә. Бәет жанры фаҗигале һәм героик вакыйгалар, шулай ук гыйбрәтле һәм гадәттән тыш хәлләр уңае белән чыгарылган әсәрләрне берләштерә. Аларның тексты шигъри формада була һәм телдән әйтелә яки көйләп башкарыла. Хәзерге көндә халык бик күп бәетләр иҗат итә, аларны “Юлдаш”, һәр районның газета битләреннән табарга мөмкин. Безнең “Заман сулышы” район газетасында да ”Сәет Карлыгач бәете”
(1998ел, 27 нче август саны), И.Фәхриевның “Каеннар сере” бәетләре басылып
( 2009ел, 28 нче март саны) чыкты.
Балалар фольклоры.
Балалар фольклоры – шактый күләмле һәм күпкырлы иҗат. Ул зурлар тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала.
Бала багу фольклорында иң тәүге һәм иң популяр жанр, әлбәттә, бишек җырлары. Аларның төп вазифасы – баланы йоклату, йокыга талдыру. Бишек җырларында баланы явыз көчләрдән саклау, сау-сәламәт булып үсүенә, киләчәгенә бәйләнешле теләкләр ачык чагыла. Бүгенге көндә дә әниләр бу жанрдан киң куллана. Мавыктыргычлар, юаткычлар да хәзер дә кулланыла. Балалар тормышында иярмешләр, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләрне куллану бүген дә очрый.
Балалар иҗатының тагын бер төре --хәрәкәтле уен фольклоры. Монда сүз – текст хәрәкәтле уеннар белән үзара үрелеп килә. Мәсәлән,”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек яшереш”, “Әйлән-бәйлән” уеннары. Хәзерге көндә бу уеннарны балалар яратып уйный. Алар санамышларны бик яхшы беләләр, үз уеннарында еш файдаланалар.
Йола фольклоры.
Татар халык календаре, башка халыклардагы кебек, ел фасылларына һәм хуҗалыктагы эшләренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шуларга бәйле рәвештә йола фольклоры да туган. Кыш көнендә уздырылган Нардуган уңаеннан нардуган җырлары башкарылган. Бу бәйрәм вакытында муллык һәм уңышлы ел килүен теләп, камыр ашлары пешергәннәр, төрлечә күрәзәлек иткәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.
Яз көннәрендә үткәрелгән йола- бәйрәм – Нәүрүз. Бөйрәм вакытында авыл яшьләре йорттан йортка кереп, теләкләр теләгәннәр, бүләкләр җыйганнар, хуҗаларга төрле мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.
Көзге бәйрәмдә уздырылган Сөмбелә бәйрәмендә халык мул сый-ризык әзерләп урамга чыккан, төрле уен-тамашалар уздырган. Октябрь инкыйлабыннан соң бу уеннар күпме вакытлар онытылып торса да, бүгенге көндә безгә кире әйләнеп кайтты. Халык, хәзер бу йолаларны тиешенчә үтәп, күңелле ял итә, күңел ача.
Ә Сабан туе йолалары борын заманнан хәзергә кадәр үтәлеп килә.
Гаилә-көнкүреш йолалары, туй йолалары авыл җирендә сакланып калган. Авылларда бу йолаларга аеруча игътибар итәләр.
Йомгаклау.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.
Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Файдаланылган әдәбият:
1.Акберова А.Г.Мәкальләр.-Алабуга, 2003
2.Бакиров М.Х. Татар фольклоры.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008
3. Миңнуллин К.М., Кәлимуллин Җ.Х., Урманче Ф.И. Риваятьләр һәм легендалар.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
4. Миңнуллин К.М., Кәлимуллин Җ.Х., Урманче Ф.И. Халык афоризмнары.-Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
5.Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар әдәбияты, 9 нчы сыйныф.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
6.Ярми Х.Х. Татар халкының поэтик иҗаты.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967.
Мороз Иванович
Две снежинки
Снегири и коты
По морям вокруг Земли
Спасибо тебе, дедушка!