Статья о встречи с электриками в лагере
Вложение | Размер |
---|---|
yakty_hon1.doc | 27.5 КБ |
«Якты һөнәр»
Мин җәйге каникуллар вакытында дусларым белән бергә “Чулпан” лагеренда ял иттем. Анда безнең өчен төрле кызыклы һәм файдалы чаралар, очрашулар үткәрелде.
Бер көнне лагерьга кунакка район электр челтәре хезмәткәрләре килде. Алар безнең игътибарга кызыклы видеоролик тәкъдим иттеләр, электр тогыннан зарар күрергә мөмкин булган күренешләр турында сөйләделәр. Алар биргән мәгълүмат безгә мәктәптә алган белемнәребезне тагын да ныгытырга, тирәнәйтергә ярдәм итте.
Бу очрашу минем өчен аеручы күңелле булды, чөнки очрашуга безнең күршебез Гөлназ апа Хәбибуллина да килде. Ул Казан энергетика университетының 4 нче курсын тәмамлап, район электр челтәренә практикага кайткан иде.
Бу очрашудан без бик күп нәрсәләр белдек, онытып җибәргәннәрен искә төшердек. Өзелгән яки асылынып торган электр чыбыгына кагылу гына түгел, якын барырга да ярамый. Аңа кагылу һәр кеше өчен аяныч тәмамланырга мөмкин. Хәтта җирдә яткан электр чыбыкларын да 8-10 метрдан әйләнеп үтәргә кирәк. Электр чыбыкларына әйбер ыргыту, электр баганаларына менеп уйнау катгый тыела! Элект үткәргеч чыбыклар астында һәм подстанцияләр янында тукталышлар ясау, палаткалар кору, учак ягу, балык тоту да бик хәтәр. Электр үткәргеч чыбыкларга якын торган агачларны селкетеп уйнау да гомер өчен куркыныч булырга мөмкин, чөнки юеш агач аша электр тогы үтеп, кешегә зыян сала ала. Безнең авылда берничә урында трансформаторлар урнашкан. Аларга якын бару шулай ук тормыш өчен куркыныч.
Ләкин электр бик хәтәр әйбер икән дип кенә уйларга ярамый. Аннан башка безнең тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Электр безнең өйләребезне яктырта, кер юу машинасын, тузан суырткыч, үтүк, компьютерларыбызны эшләтә. Безгә бары тик аннан дөрес файдалана белергә, олылар ярамый дигән әйбергә кагылмаска гына кирәк.
Барлык электр челтәре хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлап, аларга озын гомер, эшләрендә уңышлар телисем һәм бик кирәкле, файдалы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безгә өләшкән яктылыгыгыз үзегезгә якты нур, шатлык-куанычлар булып кайтсын!
Яруллин Инсаф Илгиз улы.
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.
Кто грамотней?
Нора Аргунова. Щенята
Свинья под дубом
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Ласточка. Корейская народная сказка